Идел буе Болгарының тышкы сәясәте

Ага Базар (Родионов рәсеме, 1981)
Болгарга Илчелек килүе
Ага Базар (Бакый Урманче рәсеме, 1970)
Татарстан байрагы Татарстан тарихы

Казан ханлыгы

1552
Казан губернасы

Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самар губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы


«Татарстан» порталы

Икътисад һәм сәясәт үзгәртү

Идел Болгары урта гасыр дөньясының бик күп илләре һәм халыклары белән җанлы икътисадый һәм сәяси элемтәләр тоткан. X—XII йөзләрдә яшәгән һәм бу ил турында язган географлар вә сәяхәтчеләрнең барысы да диярлек беренче чиратта аның киң сәүдә элемтәләре булганлыгын күрсәтәләр. Бу халыкара мал алмашуның географиясе бик киң булган. Көньяктан һәм көнчыгыштан—Хәзәр иле, Кавказ, Урта Азия, Фарсы (Персия), хәтта Төньяк Һиндстан, төньяктан һәм көнбатыштан—Төньяк кабиләләре, Русь, Балтик буе һәм Скандинавия илләре, Византия Болгар белән сәүдә иткәннәр.

Сәүдә элемтәләре үзгәртү

Болгар иленнән чыгарылган яки аңа читтән кертелгән товарларның төрләрен күз алдына тулырак китерү өчен X йөздәге гарәп географиясе мәктәбенең иң атаклы вәкилләренә мөрәҗәгать итик. Аларның берсе—шул мәктәпкә нигез салган, әл-Бәлхи болай дигән: «Хәзәрдән читкә чыгарыла торган бал, балавыз аларга (хәзәрләргә) рус һәм болгар җирләреннән китерелә. Шулай ук Хәзәрдән мехлары читкә илтеп сатыла торган кондызлар бары тик Болгар, Русь һәм Куяб (Киев) илләре елгаларында гына яши, миңа билгеле булганча, аларны бүтән бер җирдә дә очрата алмыйсың». Икенчесе—әлеге мәктәпнең соңгы вәкиле, X йөз азагы авторы әл-Мөкатдәси. Узган йөзнең Шәрыкны өйрәнүче немец галиме А. Шпренгер аны «моңарчы яшәгәннәрдән иң бөек географ» дип атаган. Озак сәяхәтләре һәм бик зур әдәби-картографик эшләренең нәтиҗәсе буларак, ул 985 елда «Климатларны өйрәнүдә иң яхшы бүленеш» исемле бик әһәмиятле хезмәтен язган. Анда Урта Азиянең урта гасырдагы иң зур цивилизация үзәкләреннән берсе булган Харәземгә Болгардан китерелә һәм аннан Шәрык дөньясына озатыша торган әйберләрнең тулы исемлеге бар: «Кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары; куян һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре, кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак кун, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар, көбәләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле эре терлек. Болар һәммәсе Болгардан».

Товар төрләре үзгәртү

Кырпы җилеме — мәрсин балыкларының куыгыннан ясалган, йөзем шәрабына ачык төс бирү өчен тотылган. Балык теше — Идел һәм Кама буйларында күпләп табыла торган мамонт теше булса кирәк. Ул, әл-Гарнатый язып калдырганча, шулай ук Харәземдә чыгарылган; яисә ул рус елъязмачылары чынлап та балык теше дип аталган морж теше булырга мөмкин. Болгарлар аны төньяк кабиләләрдән ала торган булганнар.

Кондыз агынтысы — кондызның койрык яны бизләрендә ясала торган исле сыекча. Аны дару итеп кулланганнар, ислемай һәм яхшы сабын ясауга тотканнар.

Йомшак күн — мөгезле эре терлек тиресеннән иләп югары сыйфатлы итеп эшләнгән күн. Калынлыгы, чыдамлыгы һәм дым үткәрмәве белән аерылып торган. Чыдамлы аяк киемнәре, ат дирбиясе — камыт, ияр — тегү өчен кулланылган.

Сәүдә итә торган халыклар үзгәртү

Югарыда әйтелгәнчә, читкә чыгарыла торган бу әйберләрнең берише болгарларның үзләрендә эшләнгән, кайберләре күршеләреннән, әйтик, төньяк кабиләләреннән, хәзәрләрдән, кайберләре башкорт, бортас, чирмеш, ар һ. б. кебек якын күршеләрдән һәм Русьтан кайтартылган. Кайбер мехлар (болгарлар кыйммәтле мехларның байтагын төньяк кабиләләреннән һәм якындагы фин-угор күршеләрдән алганнар), куян һәм кәҗә тиресе, терлекнең бер өлеше, уклар, бүрекләр, күн, көбә, бал, чикләвек, каен агачы болгарларның үзләренеке булган. Башкортлардан сарык, Русьтан ике ягы да үткен туры кылыч, Балтик буеннан гәрәбә һәм Хәзәрдән затлы балыкның кайбер төрләрен алганнар.

Әл-Мөкатдәси исемлегендәге кайбер атамалар, мәсәлән, «славян әсирләре» гаҗәпләнү тудырырга мөмкин. Әгәр дә «әсир» дигәннән «кол»ны күздә тотсак, төньякта колбиләүчелек булмаганлыгын искә алырга кирәк. Дөрес, сугыш әсирләре булган. Әлеге сүз гарәпчәдән төгәл тәрҗемә ителмәгән. Кулъязмада ул, гарәп дөньясында гомумән ак йөзле төньяк кешеләрен атаганча, «сакалибә» дип бирелгән. Сүз дә юк, алар арасында славяннар да булгандыр, ләкин бу сүз киң мәгънә аңлаткан. Ибне Фадлан, мәсәлән, хәтта болгарларны да берничә урында «сакалибә» (саклаблар) дип атаган.

Файдасы үзгәртү

Халыкара товар алмашуда әһәмиятле арадашчы буын буларак, Идел Болгары бу сәүдәне үз кулында тоткан. Аңа аннан файда күп кергән. Шуның өстенә болгар әмире, халыкара килешенгән кагыйдә нигезендә, һәр чит илнең су һәм коры җир кәрваныннан үз дәүләте файдасына товарларьшың уннан бер өлешен алып калган. Шул ук вакытта болгар маллары үзләре дә Евразия сәүдә әйләнешендә яхшы бәя тотканнар, аннан да дәүләткә зур файда килгән, илнең икътисады үскән.

Тәнкәләр үзгәртү

Бу сәүдәдә көмеш тәңкәләр әһәмиятле урын тоткан. Башта, югарыда инде әйтелгәнчә, гарәп дирһәмнәренә охшатып ясалган тәңкәләр, ә соңрак Болгарның үзендә сугылган акчалар әйләнештә йөргән. Бу акчалар Болгар җирләрендә генә түгел, аннан еракта да—Урта Азиядә, Русьта, Балтик буе һәм Скандинавия илләрендә табылды. Билгеле булганча, алар X йөздә генә сугылганнар. XI—XII гасырлар Идел Болгарында гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә акчасыз чор булган. Әмма болгарлар ничектер җаен тапканнар, мәсәлән, элеккеге тәңкәләрне файдаланганнар. Әл-Гардизи дә аларның бу акчаларны кисәкләргә сындырып, һәр кисәген аерым акча итеп йөртүләрен язган. Ә Гардизинең XI йөздә яшәгәнлеге безгә мәгълүм инде.

Акчалы сәүдәдән тыш, Идел Болгары ерак төньяктагы фин-угор халыклары белән турыдан-туры товар алмашып сәүдә иткән. Болгарларның алар белән ничек алыш-биреш ясаганлыклары турында әйтеп киттек инде. Тагын шуны гына өстисе кала, мондый төр сәүдә шактый озак яшәгән һәм, X—XI йөзләрдәге рәвешеннән әллә ни үзгәрмәгән килеш, берничә йөз ел дәвам иткән. Мәшһүр гарәп сәяхәтчеләре әл-Гарнатый белән Ибн Баттута, болгарларда үзләре булып һәм аларның төньяк кабиләләре (visu һәм yura) белән мөнәсәбәтләре турында күп тапкырлар ишетеп, XII һәм XIV йөзләрдә дә шул ук алмашлы сәүдә ысулы яшәве хакында язып калдырганнар. Әл-Гарнатыйның болгарлар үз товарларына, мәсәлән, диңгез балыклары тоту өчен эшләгән ыргаклы сөңгеләр һәм кайбер башка тимер әйберләренә алмашка төньяк кешеләреннән «кеш тиресе алып кайтып гаять күп табыш җыялар» дигән сүзләре бу сәүдәнең файдалы булуын раслыйлар. Болгарлар, төрле сәбәпләр табып, Шәрык сәүдәгәрләрен төньякка үткәрмичә, йөз еллар буена шул табышлы сәүдәне үз кулларында юкка гына тотмаганнар, билгеле.

Борынгы Болгарның якын күршеләре—Хәзәр каханлыгы һәм Киев Русе булган. Болгар үзенең оешу дәверендә Хәзәр иленә аерым бер бәйлелектә яшәгән, ләкин X йөзнең 60 нчы елларыннан, каханлык таркалганнан соң, ул Идел буенда бердәнбер феодаль дәүләт булып калган. Болгарның Киев Русе белән тышкы-сәяси мөнәсәбәтләре, аз-маз каршылыкларны исәпләмәгәндә, үзара татулыкка нигезләнгән булган. 985 елда Киев кенәзе Владимир үзенең гаскәр башы Добрыня белән Болгар иленә яуга барган. Славяннар болгарларны җиңгәннәр Һәм бәрелеш азагында солых төзелгән. Рус елъязмачылары теркәп калдырганча, шунда болгарлар: «Ташлар йөзеп йөреп, колмак суга бата башласа гына, безнең арада дуслык бетәр»,— дигәннәр, имеш. Бу аларның үз күршеләре белән ихлас күңелдән дус яшәргә теләгәнлекләрен күрсәтә. Һәм шуннан соң болгарлар белән борынгы руслар арасында берничә тапкыр сөйләшүләр булган, тынычлык килешүләре төзелгән. 1006 елда, мәсәлән, сәүдә килешүе ясалган, шуның нигезендә ике якның да сәүдәгәрләре Болгар һәм Русьның шәһәр һәм авылларында бернинди тоткарлыксыз алыш-биреш итәргә рөхсәт алганнар. Болгарларның, югарыда инде әйтелгәнчә, 1024 елда рус җиренә ачлык килгәч, русларга ярдәм итүләрен дә шундый ук дуслык гамәле дип карарга кирәк.

Сәяси элемтәләре үзгәртү

Киев Русеның Идел Болгары белән сәяси мөнәсәбәте нигездә тынычлыкка корылган булса да, XII йөздә, үзәге Владимирга урнашкан Төньяк-Көнчыгыш Русе оешу белән, рус-болгар мөнәсәбәтләре тарихында яңа дәвер башланган. Атап әйткәндә, ул Андрей Боголюбский һәм аның варисларының Болгарга бер-бер артлы яуга чыгулары белән башланып киткән. Киев Русе шулай да Болгардан ерактарак яшәгән, аның сәяси үзәге Днепр буенда булган. Ә менә башка Русь, үзәге Югары Иделдә булган Төньяк- Көнчыгыш Русь барлыкка килгәч, көнчыгышка һәм көньякка таба юнәлештә, Иделдән Каспийга кадәр һәм шуннан бөтен Шәрык дөньясына юл бөтенләй диярлек ачылган. «Бөтенләй диярлек» дип әйтергә туры килә, чөнки бу юлда, Идел буйлап чак кына түбәндә, Шәрык капкасын ябып, Болгар дәүләте аркылы утырган. Менә шуңа күрә дә Боголюбский башлап җибәргән яулар Болгарга ябырылган.

Хәрби бәрелешләре үзгәртү

Болгар-Рус килешүләренә аерым мәкаләсе быгышланган.

1172 елда болгар җирләренә Андрейның улы Мстислав җитәкчелегендә рус гаскәрләренең яңа һөҗүме ясала, аңа Мөрәм һәм Рязань кенәзләре дә кушыла. Болгарлар моңа 1209 һәм 1218 елларда Рязаньга һәм Устюгка яу җибәрү белән җавап кайтаралар. 1220 елда Ашлыга Святослав явы килә. 1221 елда килешү ясала, ә 1229 елда тынычлык солыхына имзалар куелып ныгытыла. Ике якның да сәүдәгәрләренә дәүләткә пошлина түләп тоткарлыксыз сәүдә итәргә ирек бирелә, сугыш әсирләре азат ителә һәм алда нинди дә булса аңлашылмаучылык чыккан очракларда мөнәсәбәтләрне уртак тырышлык белән җайга салырга дип килешенә. Шуңа өстәп 1229 елда, Русь илендә яңадан ачлык башлангач, икмәк белән тагын ярдәм итүне һәм бер елдан соң болгар осталарының, Юрьев шәһәренә барып, русларга искергән чиркәүләре урынына яңа чиркәү салып бирүләрен, төзелеш өчен ташны да үзләре алып баруларын әйтергә кирәк. Җыеп әйткәндә, тыныч мөнәсәбәтләрне саклау өчен әйбәт җирлек әзерләнә. Әмма бөтен Көнчыгыш Европаны монголларнын басып алуы аркасында бу ике илнең һәм ике халыкның язмышы башка төрлерәк юнәлеш ала. Болгар үз бәйсезлеген югалта һәм яңа дәүләт—Алтын Урдага кушыла, Русь иле дә Урдага буйсындырыла.

Тарихи чыганаклар үзгәртү

X йөз башында яшәгән фарсы географы Ибне Рустәнең «Асыл хәзинәләр» китабыннан: Болгарлардагы азык-төлек, башка төрле байлык һәм аларның диннәре хакында «Болгарлар игенче халык, алар бодай, арпа, тары һәм башка төрле бөртекле ашлык үстерәләр. Аларның күпчелек өлеше ислам дине тота, авылларында мәчет һәм мәктәпләре, мөәзиннәре һәм имамнары бар. Ә мәҗүси булганнары һәр очраган таныш кешесе алдында башын түбән иеп исәнләшәләр...

Аларның кием-салымы мөселманнарныкы кебек үк; зиратлары да нәкъ мөселманнардагыча. Аларның төп байлыгы — сусар тиресе. Аларда тәңкә акча сугу юк; сусар тиресе акча урынына йөри. Һәр тире ике дирһәм ярым тора. Түгәрәк, көмеш дирһәмнәр аларга алыш-биреш иткәндә мөселман илләреннән керә».

Әхмәт ибне Фадланның «Рисалә»сеннән:

Болгарларның гореф-гадәтләре, яшәү урыннары турында

«Алар барчасы бүрек кия. Падиша атка атланып чыкканда берүзе була, беркемне ияртми һәм ялгызы гына йөри. Ул базар аша үткәндә һичкем утырып торырга тиеш түгел,— [һәркем] башлыгын сала һәм аны култык астына кыстыра. Падиша үтеп киткәч, янәдән бүрекләрен башларына кияләр. Падиша катына кергәндә дә нәкъ шулай ук, олысы вә кечесе, хәтта үзенең уллары һәм туганнары да, аңа караулары була, башлыкларын салып култыкларына тыгалар. Аннары [алар] падишага таба караган килеш иелеп алалар, аннары ул аларга утырырга кушканчы басып торуларында булалар, һәм аның каршысында утырган һәркем, тәртип кушканча, тезләнгән килеш утырып тора һәм кыстырган башлыгын күрсәтми һәм аның катыннан чыккач [кына] башына кия. Алар барчасы киез өйләрдә [торалар], тик аерма шунда гына, падишаның әрмән паласлары түшәлгән өенә бер меңләп һәм аннан да ишлерәк кеше сыя ала. Аның уртасында рум парчалары белән бизәлгән тәхет тора».

XVIII йөз тарихчысы В. Н. Татищевның моңарчы сакланмаган рус елъязмасыннан күчереп алган тасвирламасыннан: Болгарлар белән руслар арасындагы сәүдә иреге турында «6514 (1006) ел. Күп бүләкләр белән [Идел] болгарлары килделәр, Идел һәм Ока буе шәһәрләрендә курыкмыйча сату итәргә Владимирдан рөхсәт сорадылар, аларга Владимир бик теләп ирек куйды. Һәм бөтен шәһәрләргә барырга, һәркайда һәм һәрни белән теләгәнчә сату итәргә аларга тамга салды, ә рус купецларына үзләренең наместникларыннан тамга алып курыкмыйча Болгарга сәүдәгә йөрергә боерды».

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү