Әбү Сәид Гәрдизи

(Әл-Гардизи битеннән юнәлтелде)

Әбү Сәид Гәрдизи (‎фар. ابوسعید عبدالحی بن ضحاک بن محمود گردیزی) — 11 гасырдагы фарсы тарихчысы. Төрки кабиләләр, шул исәптән 7-10 гасырдагы татарлар, кимәкләр хакында әһәмиятле мәгълүмат калдырган.

Әбү Сәид Гәрдизи
ابوسعید عبدالحی بن ضحاک بن محمود گردیزی
Туган XI гасыр
Әфганстан
Үлгән XI гасыр
Милләт фарсы
Ватандашлыгы Газнәвиләр дәүләте[d]
Һөнәре тарихчы, сәяхәтче, җәгърәфия белгече һәм язучы

 Әбү Сәид Гәрдизи
ابوسعید عبدالحی بن ضحاک بن محمود گردیزی
Викиҗыентыкта

Хезмәтләр үзгәртү

Гәрдизи тормышы турында мәгълүмат юк диярлек. Аның исеме (нисбә) буенча ул Әфганстан Гәрдиз шәһәреннән чыккан.

Аның хезмәте «Зәйн әл-Әхбәр» (Хәбәрләр зиннәте) Гәзнәви нәселеннән Әбд Әр-Рәшид (10491053) идарә иткән чорда язылган. Анда фарсы патшалар, Пәйгамбәр Мөхәммәд, хәлифәләр, 1041 елга кадәр Һорасан тарихы тасвирланган.

«Ансад» һәм «Мәгариф» дигән китапларда Үзәк Азия җәгърәфиясе, Һиндстан һәм төрки халыклар турында язылган.

Гәрдизи төркиләр турындагы бүлектә Ибн Хөрдәдбәк, Җәйхани, Ибн Әл-Мөккаффа хезмәтләргә сылтый.

Һиндстан бәйрәмнәре хакында китапта Әбү Рәйхан әл-Бируни хезмәте телгә ала, шуңа күрә Гәрдизи — әл-Бируни укучысы булган дип фаразы бар.

Сылтамалар үзгәртү