Гали Динмөхәммәтов
Гали Динмөхәммәтов (Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов, 1892, Яңа Ибрай, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 20 август 1951, Казан, РСФСР, СССР) – дәүләт эшлеклесе, 1937-1938 елларда ТатҮБК рәисе вазыйфаларын башкаручы, 1938-1951 елларда ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.
Гали Динмөхәммәтов | |
---|---|
Туган телдә исем | Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтов |
Туган | 1892 Аксубай районы Яңа Ибрай авылы |
Үлгән | 1951 Казан |
Яшәгән урын | Бутлеров урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР ССРБ |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Гали Динмөхәммәтов | |
---|---|
ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе | |
Вазыйфада 1938 ел – 1951 ел | |
Аңа кадәр | үзе ТатҮБК рәисе в.б. буларак |
Дәвамчысы | Сәләх Низамов |
ТатҮБК рәисе в.б. | |
Вазыйфада 1937 ел – 1938 ел | |
Аңа кадәр | Гомәр Байчурин |
Дәвамчысы | үзе ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе вазыйфасында |
Туган | 1892 Яңа Ибрай, Аксубай вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 20 август 1951 Казан, РСФСР, СССР |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1892 елда Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган. Ятим калып, 8 яшеннән батраклыкка яллана. 13 яшендә авылны ташлап китәргә мәҗбүр була. Уралда, Себердә (Чиләбе, Омск, Бодайбо) эшләп йөри. 1916 елда хәрби хезмәткә алына. Ватандашлар сугышында катнаша. 1920 елда фиркагә кабул ителә.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1921 елда Якутиягә фирка эшен оештырырга җибәрелә.
- 1923 елда фирка Тум губерна комитетында татар бүлекчәсе сәркатибе.
- 1926-1930 РКП (б) үзәк комитетында татар-башкорт бюросы җаваплы сәркатибе.
- 1929-1931 Мәскәүдә марксизм-ленинизм курсларында укый.
- 1932 елдан Башкортстан АССРда фирка өлкә комитетында шура-фирка контроле комиссиясе рәисе.
- 1935 елдан Омск өлкәсендә фирка эшендә.
- 1936 елдан Татарстан АССРга җибәрелә. 1937 елның сентябренда ТатҮБК рәисе вазыйфаларын башкаручы итеп сайлана. 1938 елда Татарстан АССР Югары шурасына депутат булып сайлана, аннары гомеренең азагына хәтле ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе булып эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында
үзгәртү- 1942 елдан барлык фронтларның сәяси бүлекләре каршында татар телендә газеталар чыгара башлауга булышлык итә.
- 1942 ел башыннан хәрәкәттәге Кызыл гаскәр сугышчыларына һәм хәрби башлыкларга бүләкләр җыю буенча республика комиссиясен җитәкли. Калинин фронтына бүләкләр илтеп кайта.
- 1943 елда Орел өлкәсенең туздырылган хуҗалыгын аякка бастыру, төзекләндерү өчен Татарстан АССРдан ярдәм оештыра: төзелеш материаллары, кием, азык-төлек, акча, терлек, авыл хуҗалыгы кораллары җибәрелә.
- 1945 елның февраленән ТАССРның 25 еллыгына әзерлек йөзеннән Казан урамнарын төзекләндерү эшен башлап җибәрә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Ленин ордены, 3 мәртәбә.
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен» медале
Чыганаклар
үзгәртүТатарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Сылтамалар
үзгәртү- ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.