Бәләбәй районы

Русиядагы Башкортстанга керүче муниципаль район
(Башкортстанның Бәләбәй районы битеннән юнәлтелде)

һәм

Бәләбәй районы
баш. Бәләбәй районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930[1]
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Бәләбәй
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 101 896 (2010)[2][3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 388 метр
Нәрсә белән чиктәш Бишбүләк районы
Мәйдан 1911,2 км²
Рәсми веб-сайт belebey-mr.ru
Харита сурәте
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Бәләбәй районы Викиҗыентыкта

Бәләбәй районы (рус. Белебеевский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБәләбәй шәһәре Уфадан 180 км, шул ук районда урнашкан Аксаково тимер юл станциясенә кадәр 8 км.

Тарих үзгәртү

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География үзгәртү

Бәләбәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, иң югары җирендә урнашкан. Мәйданы 1 869 км² тәшкил итә. Бәләбәй районы Туймазы, Ярмәкәй, Бишбүләк, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк районнары белән чиктәш. Районның төп су артериясе Ык кушылдыклары Үсән белән Рә ялгалары. Районның 32%ын урманнар алып тора.

Халык үзгәртү

Районда 2023 елның башында 95852 кеше яшәгән.
85 авыл бар, иң эреләре: Аксаково (3 мең), Знаменка (2009 елда 2,03 мең кеше яши), Горький ис. Племзавод үзәге (1,21 мең), Баженово (1,17 мең), Үсән-Ивановское (0,92 мең), Мәтәүбаш (0,78 мең).

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[4][3]1959[5][3]1970[6][3]1979[7][3]1989[8][3]2002[9][3]2010[2][3]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
71 43035 73828 48621 25316 62317 360101 89696 82696 057

Район җирендә туган танылган кешеләр үзгәртү

Икътисад үзгәртү

Районда Башнефть АҖҖ «кызлары» НГДУ «Октябрьскнефть» һәм «Ишембайнефть» НГДУлары 81 нефть тишемен хезмәтләндерә.

Төп җитештерүче предпприятиеләр: «Бәләбәй заводы «Автонормаль» ААҖ; ООО «Бәләбәй предприятиесе «Автодеталь» – 183,9% һәм «Бәләбәй заводы «Автокомплект». Ул ширкәтләрнең тотрклылыгы ТольяттидагыВАЗ») и ЧаллыдагыКАМАЗ») автомобиль төзү ширкәтләренә бәйле.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

2010 елның 1 июленә Бәләбәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясен 176 предприятие җитештерә, шул исәптән 1 дәүләт предприятиесе, 1 ААҖ, 14 ҖЧҖ, 3 авыл хуҗалыгы кооперативы, 120 игенче (фермер) хуҗалык һәм 37 хосусый эшмәкәр. Аларга 109 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре туры килә, аларның 58,8% – игеннәр.

2009 елда эре хуҗалыклар 35-39% продукция җитештергән, фермерлар – 6,6-8,7%, шәхси хуҗалыкларда – 58,4-52,3%.

Мәгариф өлкәсе үзгәртү

Бәләбәй районында 37 мәктәп әлегә бар: 9 – төп, 23 тулы урта, 4 гимназия, 1 кичке мәктәп, 4 филиал (башлангыч). 9900 укучы. Гимназияләр – татар, башкорт, рус, чуаш гимназияләре. 21 мәктәп авылларда урнашкан.

9 милли мәктәпнең 5се – чуашныкы, икесе – татар-чирмешнеке (Мәтәүбаш мәктәбе, аларда төрле авыл балалары укый), 1 – чиста татар, 1 «татар-башкорт» мәктәбе.
Башлангыч һөнәри белемне алып була: һөнәри лицейларда – №№40, 46, 89.
Урта һәм югары һөнәри белем: медицина һәм педагогика көллиятләре, машина төзү техникумы, Бәләбәй механизация һәм авыл хуҗалыгын электрификацияләү машина төзү техникумы. Самар архитектура-төзелеш университетының филиалы.[12]

Матбугат үзгәртү

«Бәләбәй хәбәрләре». Иҗтимагый-сәяси газета. Оештыручылары: Бәләбәй шәһәр Советы, газета редакциясе. Башкортстандагы газеталар арасында иң борынгылардан санала, ул 1918 елдан башлап атнага 3 тапкыр чыга.[13]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/component/content/article/2-statya/7404-belebeevskij-rajon
  2. 2,0 2,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. СССР җанисәбе (1939)
  5. СССР җанисәбе (1959)
  6. СССР җанисәбе (1970)
  7. ССҖБ җанисәбе (1979)
  8. СССР җанисәбе (1989)
  9. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. http://www.belebey-mr.ru/?part_id=408,191
  13. Башкортстандагы вакытлы матбугатка елЪязма, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2011-08-17 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү