Бакыр Тау

(Бакыр базы (Сарман) битеннән юнәлтелде)

Бакыр Тау (Сармандагы бакыр руднигы) — тау токымнарын эшкәртү сәнәгате тарихи истәлеге. Сарман районы үзәге янәшәсендә урнашкан туристлык объекты. ХVIII гасырдан калган, тикшерелгән һәм әле дә сакланган иң иске рудниклардан санала. Мәгарә озынлыгы 2 000 метрга җитә. Эчендә бозылмый торган, саф сулы күл бар. Һава температурасы +7 С.

Рудникка керү юлы

Тарих үзгәртү

 
Лабиринтларның берсендә
 
Туристлар мәгарәдә

Бакыр чыгарылган мәгарәләрнең бүгенгә кадәр бик азы гына сакланып калган. Белгечләр аңлатуынча, моның сәбәбе элекке вакытта кулланылган технологияләргә бәйле. Сармандагы рудникларда җир асты юлларын гөмбәзсыман итеп казыганнар. Почмаклап казылганнарын исә күп очракта агач белән терәткәннәр. Вакыт узгач, агач черегән һәм мәгарәләр ишелә барган. Сармандагыларының үзенчәлеге аларны бүгенге көнгә кадәр саклап калган.

Бакыр эретү сәнәгате үзгәртү

Петр I заманында Россиядә металлургия сәнәгатен үстерү сәясәте Кама елгасы бассейнында тимер һәм бакыр кою заводларының күбәюенә китерә. Шул заманнарда Ык, Мәллә, Минзәлә, Зәй, Чишмә елгалары тирәсендә бакыр рудниклары ачыла, берничә завод салына. Кама аръягын колонизацияләү әнә шул заводларны төзү эше белән дәвам итә. Бу эшне Строгановлар башлап җибәрә. Демидовлар, Твердышевлар, Мясниковлар, Красильниковлар, Мосоловлар гаять зур байлыкка ия була. Каманың түбән агымында иң өлкән бакыр заводларының берсе Сарайлы бакыр эретү заводы була. Ул Алабугадан 7 км ераклыкта Каран елгасы буенда урнашкан була. Әлеге завод 1698 елда Калугин мөлкәтеннән казна кулына күчкән. Заводка Каманың сул ягындагы күп кенә рудниклар (шул исәптән, Сарманның бакыр базы) караган.

Бакыр эретүче шведлар үзгәртү

1709 елның 27 августында Полтава буенда җиңелгәч, әсир төшкән шведларның байтагын Кама буена күчереп утырталар. Алар арасында тау эшләрен әйбәт белүчеләр дә була. Алабуга хакимнәре рөхсәте белән, шведлар бакыр эретү мичләрен яңача корып, бакыр хәзерли башлый. Россия тау эшләре башлыгы В.Н. Татищев (1686-1750) 1720 елда монда туктала, швед әсирләренә хезмәт хакын арттыруга ирешә, аларга католик диненнән православиегә күчмичә дә рус кызларына өйләнергә рөхсәт ала. 1721 елда Төньяк сугышы тәмамлана, шведлар өйләренә кайтып китә. Сарайлы бакыр эретү заводында, аңа бәйле рудникларда эш сүлпәнәя.

1718 елда Россиядә көмеш тәңкәләр белән бергә бакыр акчалар чыгару башлана, бакырга ихтыяҗ арта. 1720 елның 28 ноябрь Указы белән махсус Берг-коллегия төзелеп, барлык бакыр кою, тимер эшләү заводлары аның карамагына бирелә.

Күренекле сәяхәтче hәм галим капитан Рычков (аның гәүдәсе Бөгелмә районында, үзе биләгән Спас авылы зиратына күмелгән) ХVIII йөз башларында бу яклар тарихын, бакыр базын өйрәнә.[1]

Күренекле алман сәяхәтчесе Симон Паллас язып калдырган: «Авылдан чыгып, без сул ярдан уң ярга Кәүҗияк инешен кичтек, бераз баргач, уртача гына, әмма текә тауларда булган сәүдәгәр һәм завод хуҗасы Красильниковның бакыр руднигы калды. Анда таулар ягындагы төрле шахталар аша китерелгән соры һәм ак ташлар белән тулы, шулай ук яшел һәм зәңгәр төсләр белән телгәләнгән руданы ваталар. Ул бер ярым процент бакыр бирсә биргәндер. Шуннан соң инде алда бернинди эш тә башкарылмый».[2]

Белгечләр фикере үзгәртү

  • Чаллы спелеологы, географ Алексей Гунько (Бакыр Тауны беренче булып фәнни өйрәнүче) әйтүенчә, бу райондагы бакыр базлары 1711 елдан ук калган, тикшерелгән һәм әле дә сакланган иң иске рудниклардан санала. Сарман тирәсендә берничә урында (мәсәлән Нөркәйдә), рудник булган эзләр бар. Аларда кайчандыр Пугачёв гаскәрләре яшәп яткан булырга мөмкин, дигән мәгълүматлар бар. Галимнәр бу мәгарәләрнең тарихы тагын да тирәнрәк булу ихтималын кире какмый. Чөнки бакыр гомер-гомергә иң кирәкле казылма байлыклардан саналган. Эш коралы, сугыш кирәк-яраклары, акча — болар барысы да бакырдан ясалган.
  • Сармандагы мәгарәләрне тикшерергә чит ил белгечләре дә килеп киткән. «Мин бу эш белән инде 40 еллап шөгыльләнәм. Әмма Сарманда күргәннәрем аеруча зур тәэсир калдырды, — ди Чаллыда узган "Спелеология һәм спелестология: фәннәрнең үсеше һәм үзара йогынтысы" дигән фәнни-гамәли конференциядә Италиянең Турин университеты профессоры Ивон Джовани. — Бу рудникка бару туристлар өчен кызыклы сәяхәтнең бер өлеше булырга мөмкин»”.
  • Урал спелеологлары берлегенең элекке җитәкчесе Николай Баранов (Чиләбе): «Кызыл китапка кертелгән ярканатларның берничә төре сакланган объект буларак та, Сарман руднигын тыюлыкка әйләндерергә кирәк».[3]

Туристлык объекты үзгәртү

Мәгарәгә кечкенә генә тишектән эчкә узу өчен бераз тырышырга туры килә. 15-20 метр ара узгач, керү юлы киңәя һәм анда басып йөрергә мөмкин. Алда үзеңне ни көтәсен белмисең. Әмма барыбер ниндидер серлелек ымсындыра. Сарманнарның хыялы – бирегә туристларны җәлеп итү. Дөрес, бер мәгарә белән генә туристларны кызыктырып булмый. Сармандагы тарихи рудникларны зур туристик маршрутның бер өлеше итеп тәкъдим итәргә мөмкин. Биредә комплекс ачу белгечләргә дә кирәк. Алар үзләре дә бу мәгарәләрне тикшереп бетермәгән. Алар фикеренчә, элек бакыр чыгарылган урында музей оештыру, анда туристларны җәлеп итү тарих өчен дә файдалы, икътисади яктан да отышлы. «Чит илләрдә әллә ни әһәмияте булмаган урыннан да “кәнфит” ясыйлар: элеккеге корылмаларны теге яки бу тарихи вакыйга белән бәйләп, туристларны җәлеп итәләр. Болгар һәм Свияжск, Казандагы Иске татар бистәсендә башланган эшләр бизнес әһелләре өчен районнарга игътибар бирергә этәргеч булыр дигән өмет бар».[4])

Кызыклы факт үзгәртү

Язучы Хәниф Хәйруллин 1950 еллар башында «Ялкын» журналында балалар өчен «Бакыр базы серләре» әсәрен бастыра.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү