Кыям Абрамов
Кыям Абрамов (псевдоним, чын исеме Кыяметдин Алимбәк улы Хәсәнов[2], рус. Абрамов Киям Алимбекович — Татарстан АССР ХКШ рәисе (1930-1937). РКП (б) әгъзасы (1918 елдан).
Кыям Абрамов | |
---|---|
Туган телдә исем | Кыям Алимбәк улы Абрамов |
Туган | 26 май 1897 Сембер губернасы Буа өязе Иске Тинчәле авылы |
Үлгән | 9 май 1938 (40 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | сәясәтче, укытучы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | I Хөсниҗиһан Байдамшина II Зинаида Давыденко[1] |
Балалар | улы Рим (Юрий) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Кыям Абрамов | |
---|---|
6 нчы ТАССР ХКШ рәисе | |
Вазыйфада 1930 ел – 1937 ел | |
Аңа кадәр | Кәримулла Исмаев |
Дәвамчысы | Әхмәтсафа Дәүләтьяров |
Туган | 7 июнь 1897 Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 9 май 1938 (40 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1897 елның 26 маенда (7 июнендә) Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Буа районы) Иске Тинчәле авылында туган. 1911-1916 елларда (14 яшеннән) Екатеринослав губернасында француз күмер компаниясенең 1- санлы ташкүмер шахтасында забойчы ярдәмчесе, аннары забойчы булып эшли. Шахтада җимерелү булып, гарип кала: сул кулын кисәләр.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1918 елда Сембердә рус-татар мәктәбен, Буада укытучылар курсын тәмамлый.
- 1918-1920 елларда Иске Тинчәледә укытучы булып эшли.
- 1920-1921 елларда Буа кантоны Мунчәли волостенда азык-төлек комитеты инспекторы.
- 1925 елдан фирканең Алабуга кантоны Бондюг район комитетының үгетләү-пропаганда бүлеге мөдире.
- 1927-1928 елларда ВКП (б)ның Казан шәһәре Берләшкән Бистә райкомының беренче секретаре.
- 1928-1930 елларда ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм югары курсларында (Мәскәү) укый.
- 1930 елда ВКП (б) Татарстан өлкә комитетының оештыру-инструкторлар бүлеге мөдире итеп билгеләнә.
- 1930-1937 елларда Татарстан АССР [[Татарстан хөкүмәте рәисләре|халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе]].
- 1936 елда ССРБ конституциясе проекты тикшерелгәндә, ТАССРга союздаш республика статусы бирүне сорый.
Сәяси золым корбаны
үзгәртү- 1937 елның июлендә фиркадән чыгарыла.
- 1937 елның 31 июлендә кулга алына. ССРБ югары судының хәрби коллегиясе тарафыннан «Инкыйлабка каршы троцкийчы-милли террор оешмасы оештыру»да гаепләнеп, атарга хөкем ителә.
- 1938 елның 9 маенда Казанда атып үтерелә.
- 1956 елның декабренда аклана[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1935 Ленин ордены — «ике бишьеллык нәтиҗәләре өчен»
Кыям Абрамов хөкүмәт рәисе булганда, ТАССР аграр-сәнәгать республикасына әверелә, җөмһүрият зур төзелеш мәйданын хәтерләтә: Казанда синтетик каучык, авиация, моторлар төзү, СК-4, кинотасма заводлары, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, районнарда электр станцияләре төзелә. ТАССРда нефть табу эше дә К. Абрамов җитәкчелегендә башлана. Казан химия-технология институты, Казан авиация институты ачыла [2].
Кызыклы факт
үзгәртүКыям Хәсәнов бабасы Ибраһимның исемен үзенә фамилия итеп (Абрамов) ала. Аның улы Рим Абрамов та, балалар приютына эләккәч, «халык дошманы улы» исеменнән качу өчен, Юрий Сергей улы Стрельцовка әйләнә. Кыям Абрамовның оныгы – Рафик Юрьевич Стрельцов [1]
Әдәбият
үзгәртү- Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991 ISBN 5-298-00652-3
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 «Республика Татарстан», № 78-79, 17.04.2003 Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «rt-online.ru» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ 2,0 2,1 «Казанские истории» сайтында
- ↑ Edu.rt.ru белем бирү порталында