Хөсниҗиһан Байдамшина-Абрамова

Хөсниҗиһан Байдамшина-Абрамова, Хөсниҗиһан Мортаза кызы Байдамшина — татар хатын-кызлары арасында беренче сәясәтчеләрдән, ТАССР сәнәгате страховой кассасы рәисе (1930-1937). Кыям Абрамовның (1897-1938, ТАССР ХКШ рәисе (1930-1937) хатыны. ВКП (б) әгъзасы (1919 елдан).

Хөсниҗиһан Байдамшина-Абрамова
Туган телдә исем Хөсниҗиһан Мортаза кызы Байдамшина-Абрамова
Туган 1898(1898)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Кече Әтрәч
Үлгән 1979(1979)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре сәясәтче, укытучы
Балалар улы Рим (Юрий)
Ата-ана
  • Мортаза (әти)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ире Кыям Абрамов (1897-1938)

1898 елда Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Тәтеш районы) Кече Әтрәч авылында туган. Гаиләсе Тәтешкә күчеп килгәч, Хөсниҗиһан шәһәрнең земский начальнигы гаиләсендә хезмәтче булып эшли. Тәтештә рус-татар мәктәбендә (мөдире Исхак Казаков) укый.

Октябрь инкыйлабы үзгәртү

Инкыйлабтан соң, кыска сроклы курсларда укып, укытучы була. Тенеш, Барыш авылларында укытучы булып эшли. 1919 елда фиркагә кабул ителә. Фирканең Тәтеш кантоны комитеты аны хатын-кызлар белән эшләү бүлеге мөдире итеп билгели.

Казанда үзгәртү

1922 елда ВКП (б) ның Казан шәһәре Берләшкән Бистә райкомының эшче хатын-кызлар бүлеге инструкторы. 1928-1930 елларда ире ВКП (б) үзәк комитеты каршындагы марксизм-ленинизм югары курсларында (Мәскәү) укыганда, рабфакның кичке бүлегенә укырга керә. Казанга кайткач, җаваплы вазифалар башкара: Татарстан АССР сәнәгате страховой кассасы рәисе булып эшли. Аның катнашында Казанда әртилләргә берләшкән сәнәгать һөнәрчеләре өчен хастаханә, балалар өчен ясле-бакчалар, «Крутушка» ял йорты ачыла.

Сәяси золым үзгәртү

1937 елда ире фиркадән чыгарылганда, июнь аенда Х. Байдамшинаны да фиркадән чыгаралар. Иреннән бер елга алданрак, «инкыйлабка каршы милли оешма белән бәйләнеш»тә гаепләп, хөкем итәләр. Аның эшен караганда, 1923 елда «солтангалиевче», ТАССР ХКШ рәисе К.Г. Мохтаровны яклавын исенә төшерәләр. 5 елга Казакъстанга төзәтү-хезмәт лагерена җибәрәләр. Ул анда 9 ел була.

18 елдан соң гына, 1956 елда, ТАССР югары суды аны аклый, фирка сафларында да торгызалар. Х. Байдамшина, ире, ул кулга алынгач, үзенең сәркатибе Зинаида Давыденкога өйләнгән булса да, аның исемен аклау өчен эш башлап, аклауга да ирешә. Улы Рим исеменә ТАССР министрлар шурасы каршындагы КГБ ярдәме белән 12 572 сум күчерелә. Казанда Киров урамында фатир алуга да ирешә [1]

Әдәбият үзгәртү

  1. Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991 ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 «Республика Татарстан», № 78-79, 17.04.2003 Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «rt-online.ru» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән