Alt (төймә)

санак төймәсарының төймәсе
(AltGr (төймә) битеннән юнәлтелде)

Alt (ингл. alternate — алмаштырырга, чиратлаштырырга) — Amiga-дагы һәм IBM PC’га ярашлы санак төймәсарындагы төймә. Аның төп билгеләнеше — башка төймәләрнең әһәмиятен үзгәртү. Apple Macintosh төймәсарында аңа 

Ctrl, Windows һәм Alt төймәләре
Option дигән төймә туры килә. Alt — ул модификатор-төймә, мәсәлән Ctrl кебек. Гадәттәгечә, Alt төймәсе кулланучы төймәләргә басуны эшкәрә торган программага хәбәр итәргә тели торган вакыйгалар микъдарын киңәйтү өчен кулланыла. Мәсәлән, сүзләр мөхәррир программасында F төймәсенә басу «f» символын куя, ә шул ук программада Alt + F төймәләр тиңдәшлегенә басу мөхәррирнең «File» дигән сайлагына күчерә.

Кагыйдә буларак, санак төймәсарында ике Alt төймәсе була. Берсе аның Буш ара төймәсенең уң ягыннан, икенчесе сул ягыннан, урнашканнар. Гадәттәгечә, бу төймәләр «сулдагы Alt төймәсе» (Alt) һәм «уңдагы Alt төймәсе» (AltGr) дип аталалар.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Өстәмә символларлы латин әлифбасы белән куллана торган тел өчен җәемле төймәсарларда (мәсәлән, AZERTY дигән француз теле өчен җәем — диакритик билгеләре белән) махсус символларның бер өлеше киңәйтелгән әлифба хәрефләренә алмаштырылган. Аларны кертү өчен уңдагы Alt төймәсе белән кулланырга кирәк; андый төймәсарларда уң яктагы Alt төймәсе гадәттәгечә Alt Gr дип маркировкаланган. Шул ук төймә күптән түгел барлыкка килгән символларын (мәсәлән, евровалютасы символын) кертү өчен кулланыла, ә кайбер төймәсарларда — диакритиклы символларны кертү өчен.

Xkb-да (X.Org Server)

Shift + AltGr төймәләр тиңдәшлеге (AltGr + 
Shift төймәләр тиңдәшлегеннән аермалы буларак, ягъни, төймәләргә басу эзлеклелегенә карапCompose төймәсе кебек кулланыла.

Шул ук вакытта Alt төймәсенең берәр әлифба-саннар төймәсе белән комбинациясы ничек «үлгән төймәләр» кебек, шулай ук гадәти символларны кертү өчен дә кулланыла ала.

Еш кына күренә торган төймәләр тиңдәшлекләре:

Төймәләр тиңдәшлекләре Программа Гамәл
Alt + F4 Барлык программаларда Программаны ябу (сирәгрәк — аерым тәрәзәне)
Alt + F7 Кайбер программаларда Эзләү диалогын чакыру
Alt + F10 Кайбер файл менеджерларында Каталоглар агачын чакыру
Alt + Tab Windows-ларда, DE-ның һәм кайбер *nix өчен WM-ның зур өлешләрендә Икенче ачылган программага күчү (төгәлрәге — тәрәзәгә)