Модификатор-төймәләр
Модификатор-төймәләр (ингл. modifier keys) — санак төймәсарының төймәләре, алар үзләре берни дә эшләмиләр, әмма башка төймәләр белән тиңдәшлектә шушы төймәләрнең тәртипләрен үзгәртәләр.
Мәсәлән, күп төрле төймәсар җәеменәрендә A төймәсенә басу «а» хәрефен кертә, ә ⇧
Shift + A төймәләр тиңдәшлегенә басу — баш хәрефен: «А». F4 төймәсенең нинди эшкә билгеләнүе программадан карый, ә Alt + F4 төймәләр тиңдәшлеге — агымдагы тәрәзәне яба. ⇧
Shift һәм Alt төймәләрнең үзләренә генә басу бернәрсә дә эшләми (яисә ярдәмче вакыйгалар эшләргә мөмкин әле).
Джеф Раскин (интерфейслар буенча белгеч), режимнарны чын күчерүдән аермалап, модификатор-төймә басылган чакны «квази-режим» («quasimode») дип атый.
Тарих
үзгәртүЯзу машинкаларындагы чүкеччеккә икешәр литера урнаштырып була икәнлеге ачыкланган. Бер литера белән, аннары икенчесе белән алмаш-тилмәш бастыру өчен, каретканы аз гына өскә күчергәннәр — шушыннан ⇧
Shift төймәсенең исеме чыккан: «күчерү».
Видеотерминалларның беренче көннәрендә андагы гади челтәрләр беркетмәләрен (протоколларын) кул белән маташтырырга кирәк булган — ә моның өчен идарә итү символларын кертергә кирәк иде. Моның белән Ctrl төймәсе шөгыльләнгән (ингл. control — «идарәче»).
Эшлекле санакларга күп төрле төймәләр тиңдәшлекләре кирәк икәнлеге ачыкланган — шуңа күрә төймәләр тиңдәшлекләренә махус итеп IBM PC-га (1981) Alt төймәсен өстәгәннәр.
ZX-Spectrum дигән шактый очсыз дешевом йорт санагында 40 төймә генә булган. Аның үзенең модификатор-төймәсе булган — Symbol Shift, символларны кертү.
Ауропаның төймәсар җәемнәрендә Alt төймәләренең берсе AltGr (альтернатив график) сыман эшли башлаган.
График интерфейсларда беренче юл салучы булган IBM-га ярашлылыксыз төрле санаклар — Apple, Sun, Amiga — операцион система функцияларын гына эшли торган төймәләрне өстәделәр: Meta, ⌘
Cmd, Amiga. Мода артыннан куып Microsoft 1995 елда үзенең система төймәсен ясады — ⊞
Win.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Персональ санакларда
үзгәртүТөймә | Сүзгә-сүз тәрҗемә | Санак(лар) | Нинди эшкә билгеләнгән | Мөстәкыйль басу |
---|---|---|---|---|
⇧
Shift |
Күчеш | Барысы да диярлек | Зур хәреф белән язарга | Кайчагында — Caps Lock-ны сүндерү |
Ctrl | Идарәче символлар | Күбесе | Идарәче символларны кертү Хәзерге заман ОС-ларда — «кайнар төймәләр» тиңдәшлеге |
Кайчагында — телне күчерү, тычкан курсорын эзләү |
Alt, ⌥
Option |
Өстәмә функцияләр | PC, Mac | «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге; ассызылган хәреф буенча күчү | Менюга күчү (F10 белән беррәттән) |
AltGr | Альтернатив язылыш | Ауропага исәпләнгән аерым ПК-лар (заманча ОС-ларда булырга да, булмаска да мөмкин, төймәсар җәеменә карый) |
Аурупа телләренең өстәмә символларын кертү | |
⌘
Command |
Команда | Mac | «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге | |
Symbol, Symbol Shift | Символ | ZX-Spectrum һ. б. чикләнгән төймәсар белән санаклар һәм телефоннар | Тыныш билгеләрен, махсус символларны кертү | Кайбер җайланмаларда (Nokia Asha) — символлар менюсы |
Система төймәләре: Meta, ⊞
Win, Super, Amiga...) |
PC, Sun һ. б. график ОС-лы санаклар | ОС-ның тәрәзәле менедеджерының функцияләре | ОС-ның башлаугыч менюсы | |
Fn | Функция | Ноутбуклар, кечкенә һәм мультимедиа төймәсарлар | Стандарт төймәсарнын ике төрле төймәләре, яки төймә һәм санакның өстәмә функциясе. | |
Graph | График | Кайбер 1980-нче елларның өй санаклары | Псевдографик символларын кертү |
Башка җайланмаларда
үзгәртүМодификатор-төймәләр санлы фотоаппаратларда киң кулланылалар. Мәсәлән:
- Төшерү төймәсенә башка төймәләр белән тиңдәшлектә яртыбасу — экспозицияне яки фокусны теркәли.
- Дискны әләндерү — экспозицияны алмаштыра; «ISO» төймәсенә басу + дискны әйләндерү — фотоаппаратның сизгерлеген алмаштыра.
- Җыйнак фотоаппаратларда «MF» төймәсенә басу + дискны әйләндеру — кул белән фокусировка.
Кайбер фотографлар тәнкыйтьләйләр бу төзелешне, башкалар — рәхәтләнеп төймәләр белән файдаланалар.
Сылтамалар
үзгәртү- Bucky bits in the Jargon file. 2017 елның 14 августында тикшерелгән.
- K. Kimura (2001-04-15). "SandS機能お試しアプレット" (Япон телендә). Төп нөсхәдән 2002 елның 15 февралендә архивланган. 2017 елның 14 августында тикшерелгән.
- «At home modifier – Home». 2017 елның 14 августында тикшерелгән.