Scroll Lock

санак төймәсарының төймәсе

Scroll Lock — санак төймәсарының төймәсе. Ул курсор төймәләренең тәртибен үзгәртү өчен кулланыла (асылыннан чыккан функциясе). Scroll Lock режимы кабынган чакта курсор төймәләре экранны күчерә торган функцияны эшлиләр (өскә, аска, сулга, уңга), ә сүнгән чакта — курсорның урынын үзгәртү функциясын. Гадәттә, Scroll Lock кабынган мы, юк мы, төймәсардагы өч яктылыкдиодларының берсе күрсәтә.

IBM төймәсарында Scroll Lock төймәсенең һәм индикаторының урнашуы

Функцияләре үзгәртү

Бу төймәнен функцияләре конкрет програм тәэминәтенә бәйле.[1][2]

Мәсәлән, Microsoft Excel Scroll Lock төймәсен курсорны идарә итү төймәләре белән документы əйлəндерү режимын кабызу өчен кулланыла (асылыннан чыккан функциясен башкара). Шундый ук рольны бу төймә Lotus Notes-та башкара.

Linux консолендә Scroll Lock текстны əйлəндерү режимын туктату өчен кулланыла.

Күп төрле электрон KVM-күчереп ялгагычларда Scroll Lock-ка икеләтә басу күчереп ялгагыч белән идарә итү режимын кабыза.

Punto Switcher дигән җәемне автоматик күчереп ялгагычта Alt + Scroll Lock төймәләр тиңдәшлеге транслитерация ясар өчен кулланыла.

Казаклар: Яңадан сугыш (укр. Козаки: Знову війна) дигән санак уенында Scroll Lock миссия ясар өчен кулланыла.

Борынгы төргәкләр IV: Обливион (ингл. The Elder Scrolls IV: Oblivion) дигән санак уенынының рус юрамасында Scroll Lock төймәсарның җәемен үзгәртү өчен кулланыла.

GoTView программасында Scroll Lock яктылыкдиодының җемелдәүен видеоны басып алу индикаторы итеп чыгарырга була.

Scroll Lock шулай ук күчереп ялгагыч итеп A4Tech X7 дигән тычканда макрослар белән куллану төрләрен алмаштыру өчен кулланыла.

Тарих үзгәртү

Scroll Lock төймәсе беренче тапкыр 83-төймәле IBM PC/XT һәм 84-төймәле IBM PC/AT төймәсарларында килеп чыккан. Соңыннан ул «киңәйтелгән» 101-төймәле төймәсарларга да күчкән.

Macintosh төймәсарларында беркайчан да Scroll Lock төймәсе булмаган.

Кайбер төймәсарларда Scroll Lock төймәсе юк, чөнки тычкан тәгәрмәче белән кулланырга җайлырак.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
 ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Искәрмәләр үзгәртү

  1. IBM: IBM PC User Manual. Page 5-20: "This key is interpreted by appropriate application programs as indicating that the use of the cursor-control keys should cause windowing over the text rather than cursor movement. Pressing the Scroll Lock key a second time reverses the action. The keyboard routine simply records the current shift state of the Scroll Lock key. It is the responsibility of the system or application program to perform the function."
  2. IBM Personal Computer Technical Reference (Revised ed.). IBM Corporation. March 1983.