Insert (төймә)
Insert, яки Ins — IBM PC’га ярашлы санак төймәсарының төймәсе. Ул «өстәү» режимынан (бу режимда текст мөхәррире өстәү урыныннан башлап сүзләрне яза, һәм аны биттә уңяккарак урнаштыра) «алмаштыру» режимына (бу режимнда төймәсардан кертә торган сүзләр, моңа кәдәр анда булган сүзләрне, узләре белән алмаштыралар) һәм кирегә күчәр өчен ясалган.
Ctrl + Insert төймәләр тиңдәшлеге «күчермə алу» боерыгына охшаган, ⇧
Shift + Insert төймәләр тиңдәшлеге «өстәү» боерыгына охшаган. Бу төймәләр тиңдәшлеге, Ctrl + C эшләмәгән урыннарда да, әйтик, Corel Draw’та, эшлиләр.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq |
Scroll Lock |
Pause Break |
||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Total Commander һәм FAR Manager файл менеджерларында Insert төймәсе файлны/папканы тамгалар өчен хезмәт итә.
Соңгы вакытта, Delete төймәсен зурайту максатында, PC’ның һәм ноутбукларның чыгарыла торган төймәсарларында, Insert төймәләре югала башлады.
Macintosh санакларының төймәсарларында Insert төймәсе юк, аның урынында Fn яки Help төймәсе урнашкан.