IBM PC’га ярашлы санак

архитектура буенча IBM PC’га, XT’га һәм AT’га якын санак

IBM PC’га ярашлы (ингл. IBM PC compatible) — архитектура буенча IBM PC’га, XT’га һәм AT’га якын санак. Ул, IBM PC архитектураларына охшаган санакларның программ тəэминатларын, турыдан-туры (аппарат тəэминатларының эмуляторлары белəн, мәсәлән, QEMU белəн, кулланмыйча) эшлəтеп җибəрергə мөмкинлек бирә. Мондый санаклар күп итеп җир йөзендә таралгач (һәм алар шəхси санаклар базарында һичшиксез беренчелекне яулагач), IBM фирмасы исеме өзелеп калды, һәм аларны гади «шəхси санак» (ШС), яки ингл. Personal Computer (PC), дип атый башлаганнар.

IBM PC’ның беренче клонын Thomas Data Products чыгарган. Аңа функцияләр буенча төп нөсхә белән ярашлы BIOS’ны ясарга хокуклар чикләмәләре булмаулык булышты.

Архитектурасы

үзгәртү

IBM PC’га ярашлы санаклар 8086-чы[1] белән ярашлы микроэшкәрткечләр базасында төзелделәр. Гадәттәгечә, клоннарда җайланмаларның берничә оригиналь адреслары (COM (RS-232) һәм LPT-порт кебек) сакланып кала.

IBM PC’га ярашлы шəхси санакларга киңəйтелү үзенчәлекле — төрледән-төрле җайланмалар киңәйтү шиннары аша (ISA, PCI, AGP һ.б.) тоташтырылырга мөмкин. Микроэшкәрткечне һәм ОХҖ-ны һәрвакыт алмаштырып була.

Эволюциясе

үзгәртү

Чын IBM PC’да 20 разрядлы хәтер адресациясы булган. 80286 эшкәрткечләре барлыкка килгәч адресация киңәйтелде, үзенең чиратында шушы хәл күбрәк күләмле ОХҖ-ны кулланырга мөмкинлек бирде.

Базарда беренчелекне яулаткан Microsoft’ның һәм Intel’ның озакка сузылган хезмәттәшлеге, яңа «Wintel» дигән сүз тудырды. Ул Intel’ның эшкәрткече белән һәм Microsoft’ның Windows дигән операцион системасы белән кулланыла торган шəхси санакны аңлата. Әмма бу бер генә әлеге архитектура белән куллану мөмкинлеге түгел. Мәсәлән, IBM PC’га ярашлы санак башка әзерләүчеләрнең эшкәрткечләрендә эшли ала (беренче чиратта — AMD) һәм MS-DOS, FreeDOS, GNU/Linux һәм башка операцион системалар белән кулланыла ала.

Башкару

үзгәртү

Кагыйдә буларак, IBM PC’га ярашлы өстәл санаклары, ноутбуклар, кайбер планшетлар (фр. planchette — сүзгә-сүз тәрҗемә «такта») һәм серверлар булалар. X86-архитектуралы эшкәрткечләр X86-ярашлы операцион системаларны урнаштырып була дигән ышанычлык бирми. Мәсәлән, x86-смартфонына Microsoft Windows’ны урнаштырып булмай, чөнки моңа шулай ук BIOS[2] өчен чакыруларның үзгәрткече кирәк.

Искәрмәләр

үзгәртү