Print Screen

санак төймәсарының төймәсе

Print Screen (кыскача — PrtScr яки Print Scrn) — санак төймәсарының төймәсе. Гадәттә Break һәм Scroll Lock төймәләре белән бер бүлемндә урнашкан. Шулай ук PrtScr белән SysRq бер төймәдә урнашканнар. Нигез салган операцион системаларының иртә юрамаларында PrtScr төймәсенә басу стандарт принтер портына (гадәттә LPT1) агымдагы экран торышының төгәл күчермәсе (ASCII коды режимында) җибәрелгән, һәм, кагыйдә буларак, бу мизгелдә нәрсә экранда булган — шул бастырып чыгарылган.

 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Print Screen белән бүгенге көндә куллану үзгәртү

 
IBM PC-ларның төймәсарында Print Screen төймәсенең урнашуы (Windows, АКШ төймәсар җәеме)

График интерфейсы белән кулланучы заманча операцион системаларның күбесе, PrtScr төймәсенә басканда, агымдагы экран торышының сурәтен алмашу буферына җибәрәләр. Шулай итеп алынган экранның сурәтен «скриншот» дип атыйлар.

Скриншотны ясаганнан соң, аны буфердан төрле сурәтләр белән эшли ала торган программаларга күчереп була, мәсәлән MS Paint-ка. Аннан соң, шушы сурәтне бастырып чыгарырга була, яки аны саклап калып, шушы яки башка программаларда эшкәртеп була. Әгәр скриншот тулы-экран текст режимында ясалган булса, алмашу буферына текст кына күчә, һәм аны текст мөхәрриренә өстәргә мөмкинлек була.

Microsoft Windows операцион системаларында, PrtScr төймәсенә басканда бөтен экран сурәте алмашу буферына җибәрелә, ә Alt төймәсенә басып торып PrtScr төймәсенә басканда — агымдагы тәрәзә сурәте генә алмашу буферына күчә[1].

Кайбер GUI Linux операцион системаларында PrtScr төймәсенә басканда төрле параметрлар белән скриншотны саклап калу диалогы ачыла.

Искәрмәләр үзгәртү