Ctrl

санак төймәсарындагы система төймәсе

Ctrl (ингл. Control сүзенең кыскартуыннан) — санак төймәсарындагы система төймәсе. Баштагы мәлне идарә итү символларын кертү өчен билгеләнгән булган ул, шуңа шулай аталган. Заманча Ctrl төймәләре PC-га ярашлы санакларга дигән төймәсарларның гадәттә әлифба-саннар өлешенең түбәнге сул һәм түбәнге уң якларында урнашканнар.

Ctrl төймәсе
 105 төймәле IBM/Windows санак төймәсары җәеме к·б·ү 
Esc F1 F2 F3 F4 F5 F6 F7 F8 F9 F10 F11 F12 PrtSc
SysRq
Scroll
Lock
Pause
Break
ТильдаӨндәү билгесе@КуштырнакларРәшәткә (төймә)Номер билгесеДоллар символыНокталы өтерПроцентЦиркумфлексИке ноктаАмперсандСорау билгесеЙолдызчык (типографика)Түгәрәк җәяләрТүгәрәк җәяләрСызу+ (төймә)BackspaceМашиналы кире апострофЁ1 (сан)2 (сан)3 (сан)4 (сан)5 (сан)6 (сан)7 (сан)8 (сан)9 (сан)0 (сан)МинусТигезлек билгесеBackspaceTab (төймә)QWERTYUIOPФигуралы җәяләрФигуралы җәяләрEnter (төймә)Tab (төймә)ЙЦУКЕНГШЩЗКвадрат җәяләрХКвадрат җәяләрЪEnter (төймә)Caps LockASDFGHJKLИке ноктаКуштырнакларВертикаль сызыкКире сызыкEnter (төймә)Caps LockФЫВАПРОЛДНокталы өтерЖМашиналы апострофЭКире сызыкEnter (төймә)Вертикаль сызыкZXCVBNMПочмаклы җәяләрПочмаклы җәяләрСорау билгесеӨтерShift (төймә)Кире кыек сызыкЯЧСМИТЬӨтерБНокта (тыныш билгесе)ЮКыек сызыкНокта (тыныш билгесе)Shift (төймә)CtrlWindows (төймә)Alt (төймә)Буш араAltGr (төймә)Windows (төймә)Menu (төймә)Ctrl
Ins Home PgUp NumLk / *
Del End PgDn 7 8 9 +
4 5 6
1 2 3 Ent
0 ,

Apple Macintosh санакларындагы Control төймәсенең функцияләре PC-га ярашлы санаклардагы Ctrl төймәсенең функцияларыннан аерылып тора; PC-га ярашлы санаклардагы Ctrl төймәсенә Macintosh-тагы 

Cmd дигән төймә якынрак.

Гадәттә Ctrl төймәсе модификатор кебек кулланыла: мәсәлән, Ctrl + C төймәләр тиңдәшлеге GNU/Linux һәм DOS консольләрендә агыштагы программаны тәмамлый. Ялгыз басулар ешрак төймәсар җәемен күчерү өчен файдаланыла, яки уеннарда кулланыла.

Еш кына очрай торган Ctrl белән төймәләр тиңдәшлекләре үзгәртү

Төймәләр тиңдәшлеге Программа Гамәл
Ctrl + A WinAPI һәм GTK блән программаларда Барысында сайлау (ингл. all — «барысыда» сүзеннән)
Unix-та (командалар юлында һәм readline нигезендәге программаларда) Юлның башына күчү
Ctrl + B Сүзләр процессорларында Хәрефләрне калынайтырга яки нормальга күчерергә (ингл. bold — «калынайту (хәрефне)» сүзеннән)
Ctrl + С WinAPI һәм GTK блән программаларда Алмашу буферына күчерергә (ингл. сopy — «күчермә ясарга» сүзеннән)
Консоль программаларында Боерыкны тәмамларга
Ctrl + F Күп төрле программаларда Эзләү диалогын чакыру (ингл. find — «табырга» сүзеннән)
Ctrl + H
Unix-та (командалар юлында һәм readline нигезендәге программаларда)
Backspace
Operaда Программаларны хәбәрнамәләр өлкәсендә «яшерү» (ингл. hide — «яшерү» сүзеннән)
Башка гизгечләрдә Тарихны ачу (Mozilla Firefox, Internet Explorer, Google Chrome) (ингл. history — «тарих» сүзеннән)
Ctrl + I Сүзләр процессорларында Хәрефләрне авышлыга яки нормальга күчерү (ингл. italics — «авышлы» сүзеннән)
Ctrl + J Гизгечләрдә Йөкләүләрне (Mozilla Firefox, Internet Explorer, Google Chrome) яки сылтамалар панелен ачу (Opera)
Сүзләр процессорларында Сүзләрне ике як вертикаль крыйлардан тигезләү (ингл. justify — justification сүзеннән)
Ctrl + L Гизгечләрдә Адрес юлының эчен билгеләү
Сүзләр процессорларында Сүзләрне сул як буйлап тигезләү (ингл. left — «сул» сүзеннән)
Ctrl + N Күп тәрәзәле интерфейслы программаларда Яңа буш тәрәзә ачу (ингл. new — «яңа» сүзеннән)
Ctrl + O Күп төрле программаларда Булган файлның ачу диалогын чакыру (ингл. open — «ачарга» сүзеннән)
Ctrl + P Күп төрле программаларда Сүзләрне бастырырга (яки бастыру диалогын чакырырга) (ингл. print — «бастырырга» сүзеннән)
Ctrl + Q Кайбер программаларда Программадан чыгып китү (ингл. quit — «чыгарга» сүзеннән)
Ctrl + R Гизгечләрдә Тәрәзәнең эчен яңартырга
Сүзләр процессорларында Сүзләрне уң як буйлап тигезләү (ингл. right — «уң» сүзеннән)
Ctrl + S Күп төрле программаларда Әлеге файлны саклап калу (яки саклап калу диалогын чакыру) (ингл. save — «саклап калу» сүзеннән)
Ctrl + T Гизгечләрдә Яңа салынма бит ачу (ингл. tab — «өстәмә бит» сүзеннән)
Ctrl + U Гизгечләрдә Гизгечләрдә (Mozilla Firefox, Google Chrome) битнең кодын карау
Сүзләр процессорларында Сүзләрнең астыннан сызу, яки сызуны бетерү (ингл. underscore / understrike сүзләреннән)
Ctrl + V WinAPI һәм GTK блән программаларда Алмашу буферында сакланып калганны өстәү
Ctrl + W Кайбер GUI-лы программаларда Агымдагы тәрәзәне яки салынма битне ябу (ингл. window — «тәрәзә» сүзеннән)
Unix-та (командалар юлында һәм readline нигезендәге программаларда) Курсордан алдагы сүзгә хәтле текстны сөртү. Шушыннан — санак челтəрлəрендə хəбəрлəрдə аралашканда «^W».
Ctrl + X WinAPI һәм GTK блән программаларда Сайланган сүзләрне алмашу буферына кисеп алу («X» хәрефе кайчыга охшаган
Ctrl + Y Күп төрле программаларда Азакы гамәлдән баш тарту
Unix-та (командалар юлында һәм readline нигезендәге программаларда) Алмашу буферында сакланып калганны өстәү
Ctrl + Z Күп төрле программаларда Азакы гамәлдән баш тарту
Unix-та (командалар юлында һәм readline нигезендәге программаларда) Агышлы программаны туктатып тору һәм командалар юлына күчү (fg, bg, jobs командаларын карагыз). GVim мəсьəлəлəр аслыгына җыела.
Ctrl +
Shift + Z
Күп төрле программаларда Ctrl + Z баш тартуыннан баш тарту, яки шул ук Ctrl + Z
Ctrl + F4 MDI-лы яки TDI-лы программаларда Салынма битне ябу
Ctrl + F5 Гизгечләрдә Эчтəлекне яңарту (төрле модификациялар)
Ctrl + Tab TDI-лы программаларда Киләсе салынма биткә күчү
Ctrl + Home Сүз юллы программаларда Редактировать ителә торган документның башына күчү
Ctrl + End Сүз юллы программаларда Редактировать ителә торган документның азагына күчү
Ctrl + PgUp Күп төрле программаларда Мониторда күренә торган файлны тулы яңа биткә өскә күчерү (ингл. page up сүзләреннән — «битне өскә»). Аңлатма: Ctrl-га басмыйча PgUp-ка гына бассаң әзерәккә генә күчерә — бер генә экранның вертикаль зурлыгына
Салынма битле программаларда Үткәндәге салынма биткә күчү
Ctrl + PgDn Күп төрле программаларда Мониторда күренә торган файлны тулы яңа биткә аска күчерү (ингл. page down сүзләреннән — «битне аска»). Аңлатма: Ctrl-га басмыйча PgDn-га гына бассаң әзерәккә генә күчерә — бер генә экранның вертикаль зурлыгына
Ctrl + \ Norton Commander-да һәм аңа охшарга тырышкан программаларда Дискның тамыр каталогына күчү
Ctrl + - Гизгечләрдә Экран битенең күренү масштабын кечерәйтү
Ctrl + + Гизгечләрдә Экран битенең күренү масштабын арттыру

Әдәбият үзгәртү