Lua хатасы: not enough memory. Google ChromeGoogle ширкате тарафыннан җитештерелүче һәм WebKit йөрткечен кулланучы браузер. Microsoft Windows өчен беренче бета-юрамасы 2008 елның 2 сентябрендә чыга , ә беренче даими юрамасы — шул ук елның 11 декабрендә ук барлыкка килә. «StatCounter» мәгълүматлары буенча браузер популярлыгы буенча өченче урында, ә 2011 елның гыйнвар аена аның базар өлеше 15,55 % тәшкил итә.[3]

ТарихыҮзгәртү

Алты ел дәвамында Google ширкәтенең башкарма директоры Эрик Шмидт аерым бер браузер барлыкка китерүне хупламый килде. Ул моны «Google-ның әле кечкенә генә бер компания» булуы һәм аның «браузерлар сугышы»на керәсе килмәве белән аңлатып килде. Ләкин ширкәткә нигез салучылар, Сергей Брин һәм Ларри Пейдж, Mozilla Firefox компаниясенең берничә уйлап табучысын эшкә яллыйлар, менә шунда инде Шмидт Chrome турында үзенең фикерен әйтә: «ул шул кадәр әйбәи иде, хәтта ул минем карашымны да үзгәртергә мәҗбүр итте».[4]

Башта Chrome бары тик Microsoft Windows өчен генә чыгарыла иде, ләкин соңрак (9 декабрь, 2009 ел) Linux һәм Mac OS X өчен dev- һәм beta-юрамалар чыгарылды[5][6]. Беренче очракта әлеге ОС'лар өчен Chrome Windows'тагы кебек тулы көчкә эшләми иде, мәсәлән, кыстыргычларны синхронизацияләү, ләкин 5.0.* тармактан башлап барлык функционаллек тигезләшә[7].

ЛицензияләреҮзгәртү

Браузер үзенә бер төрле лицензия - EULA ярдәмендә тарала.

Браузер кодының бер өлеше[8][9], яисә бөтен код[10] Chromium BSD лицензиясе кебек төрләрдә ачылган.

Браузерның махсус битләреҮзгәртү

Боларны ачу өчен бирелгән кодларны юллама тасмасына куярга кирәк.

Юлламалар Тасвилама
about:cache Кэшны күрсәтү.
about:crash Хата турындагы битне күрсәтә.
about:credits Chrome'да кулланучы уйлап табулар.
about:dns DNS язмаларны күрсәтә
about:flags Ябылган (эксперименталь) мөмкинчелекләрне ачу.
about:histograms Төрле хисап язмаларының графиклары
about:inducebrowsercrashforrealz Google Chrome да ялгышлык җибәрү. Бу параметр уйлап табучылар тарафыннан ялгышлыклар киткән вакытларны карау өчен кулланыла.
about:memory Кулланучы кушымталар һәм кыстыргычлар турында мәгълүмат җиткерә
about:plugins Урнашкан «ярдәмлекләр»не (плагиннарны) крсәтә.
about:shorthang Кыстыргычның «өленеп калуы»н тикшерү. Уйлап табучылар тарафыннан системаны тикшерү өчен файдаланыла.
about:terms Google Chrome хезмәтләрен күрсәтү шартлары.
about:version
about:
Җыелманың һәм юраманың саны. about: – аналогы.
view-source:[URL] Битнең чыгарылма кодын карау

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. https://www.thewindowsclub.com/google-chrome-reason-revealed
  2. https://googleblog.blogspot.com/2008/09/google-chrome-now-live.html
  3. http://gs.statcounter.com/#browser-ww-monthly-201007-201007-bar
  4. Julia Angwin (9 июль, 2009 ел). Sun Valley: Schmidt Didn’t Want to Build Chrome Initially, He Says. WSJ Digits Blog. әлеге чыганактан 2012-03-17 архивланды. 14 июль, 2010 ел тикшерелгән.
  5. Linux өчен Google Chrome'ның бета-юрамасы чыгарыла. Google (???). әлеге чыганактан 2012-03-17 архивланды. 9 декабрь, 2009 ел тикшерелгән.
  6. Йөкләү бите. 9 декабрь, 2009 ел тикшерелгән.
  7. Google Chrome Mac һәм Linux өчен(ингл.)
  8. Google Code — Chromium: «Chromium is the open-source project behind Google Chrome.»
  9. Chromium Developer Documentation 2010 елның 12 ноябрь көнендә архивланган.: «Google Chrome is built with open source code from Chromium»
  10. Google Chrome Terms of Service. Google. 2 сентябрь 2008 ел тикшерелгән.

Lua хатасы: not enough memory.

СылтамаларҮзгәртү