Compose

кайбер санак төймәсарындагы төймә

Compose — кайбер санак төймәсарындагы төймә. Ул програм тәэминатына төймәсарның җәеменда булмаган символны алу өчен символлар эзлеклелеген күчерергә дигән сигнал җибәрә.

Индикаторлы Compose төймәсе Sun Type 5, 6, 7 төймәсарларында.

Мәсәлән, Compose төймәсенә басып, аннары a һәм e хәрефләренә бассаң, æ лигатурасын җыеп була.

Compose төймәсе X Window System’да «Multi_key» дип атала. XFree86’да һәм X.Org Server’да күп төрле төймәсарның җәемнарында Multi_key төймәсенең гадәттә PC’га ярашлы архитектураларда кулланыла торган күп төрле урнашуы була; еш кына аның ролен

Win төймәсе уйный. Шулай ук, XkbOptions ярдәмендә (мәсәлән, setxkbmap -option compose:rwin командасы белән) яки xmodmap утилиты белән аны билгеләп була.
Кайбер иң әһәмиятле тиңдәшлекләр
Тиңдәшлек Нәтиҗә
' a á
' A Á
" a ä
" A Ä
` a à
` A À
~ a ã
~ A Ã
^ a â
^ A Â
c a ǎ
c A Ǎ
o a å
o A Å
_ a ā
_ A Ā
; a ą
; A Ą
b a ă
b A Ă
? a
? A
Кубесе ачык

хәрефләрне тоталар

Тиңдәшлек Нәтиҗә
, c ç
, C Ç
O R ®
O C ©
t m
< < «
> > »
" <
" >
' <
' >
. .
. ^ ·
x x ×
- : ÷
^ 0
^ 1 ¹
^ 2 ²
^ 3 ³
1 2 ½
1 4 ¼
3 4 ¾
- - -
- - .
Тиңдәшлек Нәтиҗә
s s ß
S S
s o §
/ o ø
/ O Ø
- d đ
- D Đ
d h ð
D H Ð
~ n ñ
t h þ
T H Þ
a e æ
A E Æ
! ! ¡
? ? ¿
- L £
= c
= Y ¥
/ C
| c ¢
o x ¤
/ / \
o o °

Бу таблица Xorg 7’нең агымдагы төп берлекләрен күрсәтә. Шулай ук Sun/DEC/Falco де-факто стандартының теләсә нинди тиңдәшлеге белән кулланырга мөмкинлек бар. ~/.XCompose файлында конкрет кулланучыга эшкәртелә торган төймәләр тиңдәшлегләрен аларның тасвирламасын үзгәртеп кабат билгеләнүләр һәм өстәмәләр ясалалар.

Compose төймәсен шулай ук DEC’ның LK201 төмәсарлар гаиләсендә һәм аларның варисларында табарга була. Бу төймә шулай ук Sun Microsystems төймәсарларында бар.

Mac OS X’та

Option дигән төймә охшаш функцияларны тәэмин итә. Мәсәлән, 
Option төймәсенә басып торып, аннары a хәрефләренә бассаң, å килеп чыга.

Microsoft Windows Compose төймәсен тотмый, ләкин «үлгән» төймәләрне һәм AltGr төймәсен күп кенә символлар өчен тота. Кайбер символларны Alt төймәсенә басып торып, кирәкле символның ASCII-кодын яки Unicode-кодын саннар төймәсарында җыеп, китереп чыгарырка мөмкинлек бар. Кайбер программалар (мәсәлән, PuTTY), Compose төймәсен турыдан-туры тоталар.

Шулай ук AllChars дигән open-source утилит бар, ул Windows-системаларында Compose төймәсен китереп чыгара.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү