Әхмәтгәрәй Рамазанов
Әхмәтгәрәй Рамазанов, Әхмәтгәрәй Насыйбулла улы Рамазанов (хәрби документлары буенча Сергей Николаевич Ромазанов, 1901 елның 25 октябре, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Высококолково вулысы, Әбдри (Лабит) — 1979 елның 3 декабре, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан авиация генерал-лейтенанты (27.06.1945).
Әхмәтгәрәй Рамазанов | |
---|---|
Туу датасы | 25 октябрь 1901 |
Туу урыны | Самар губернасы, Әбдри |
Үлем датасы | 3 декабрь 1979 (78 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү |
Иялек | Русия империясе→ ССРБ |
Гаскәр төре | авиация |
Дәрәҗә | авиация генерал-лейтенанты |
Җитәкчелек иткән | сәяси бүлек |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1959 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәскәүнең Данилов зиратындагы кабер ташы фотосы. |
1901 елның 25 октябрендә Россия империясе Самар губернасы Ставрополь өязе Высококолково вулысы (хәзерге Сембер өлкәсе Яңа Малыклы районы) Әбдри (Лабит) авылында биш балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган[1]. Әтисе Насыйбулла, әнисе Гүзәл-Нәвал. Әтисе туган авылыннан 20-25 гаиләне алып чыгып китә һәм Идәй дигән яңа авылга нигез сала. Әхмәтгәрәйнең балачагы һәм үсмер еллары шул авылда узган. 1914-1918 елларда авылда бай керәстияннарда батрак булып эшли. 1919 елдан Кызыл Гаскәрдә. 1923-1924 елларда Петроград шәһәр шурасы (Петросовет) депутаты. Ватандашлар сугышы вакытында Польша фронтында (1920), Төркистанда, хәзерге Таҗикстан территориясендә басмачыларга каршы (1924-1927), Халхин-Гол елгасында Япония хәрби көчләренә каршы (1939) сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
Ф. Энгельс исемендәге курсларда сәяси җитәкчеләрне яңадан әзерләү ел ярымлык курсларын (Петроград, 1922), очучылар мәктәбен (1934), Эшче-керәстиян Кызыл гаскәренең проф. Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясе каршындгы яңадан әзерләү курсларын (Мәскәү, 1937), Сәяси җитәкчеләрнең берьеллык югары курсларын (Мәскәү, 1941) тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышында 1941 елдан катнаша: Ерак Көнчыгыш фронтында сәяси бүлекнең авиация буенча өлкән инспекторы, фронтның ССРБ Хәрби-һава көчләре штабы башлыгы урынбасары. 1942 елдан Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре хәрби комиссары. 1942 елның маенда Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре нигезендә 2нче Һава армиясе оешкач, аның комиссары итеп билгеләнә. Мәскәүне, Сталинградны саклау, Курск дугасы, Днепрны кичү, Корсунь-Шевченко, Висла-Одер, Берлин операцияләрендә катнаша. 1942-1947 елларда ССРБ Хәрби-һава көчләренең 2нче Һава армиясе Хәрби шурасы әгъзасы һәм сәргаскәрнең сәяси өлкә буенча урынбасары.
1947-1959 елларда (запаска чыкканчы) ССРБ Һава һөҗүменнән саклану Хәрби-һава көчләренең Ерак Көнчыгыш, Бакы бүлгеләре һәм ССРБ Ерак араларга очучы авиациясе Хәрби шурасы әгъзасы булып эшли.
Икенче һава армиясендә сәяси эш белән авиация генерал-лейтенанты Рамазанов җитәкчелек итте. Ул күп һәм җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Нинди генә һава хәле булмасын – гыйнвар суыгында да, апрель җепшегендә дә генерал гаскәрләрдә булды. Еш кына ул бер көндә үзенең По-2 очкычында берничә аэродромда булып, бөтен җирдә очучылар каршында чыгышлар ясый, аларны әйди, хуплый, аларга хәрби бурычларны аңлата иде. С. А. Красовский, авиация маршалы
|
Хәрби журналист
үзгәртүКүп санлы мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. «Вестник Воздушного флота» журналында дистәләрчә фәнни хезмәте дөнья күрә.
Хезмәте
үзгәртү- Годы и люди. «Вестник воздушного флота», 1957, № 11–12; 1958. № 1–4.
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Александра Ильинична (1904-1991). Балалары:
улы Игорь (1929-2006)
кызы Ида (1938-1952)
Хәтер
үзгәртү- Воронеж өлкәсе Семилуки шәһәрендә урамга исеме бирелгән.
- Мәскәү, Сембер, Львов шәһәрләрендәге тарихи һәм сугышчан Дан музейларында авиация генерал-лейтенанты Ә. Н. Рамазановның сугыш елларындагы эшчәнлеге, батырлыгы турында сөйләүче экспозицияләр оештырылган.
- 2024 елда Яңа Малыклының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында катнашып Герой исеменә лаек булган данлыклы якташлары истәлегенә Дан аллеясы ачылган. Дан аллеясы проектын башкаручы – якташлары скульптор Игорь Фролов[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Ике Ленин ордены
- Биш Кызыл Байрак ордены
- 2нче дәрәҗә Суворов ордены
- 1нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- Польша сугышчан ордены
- Чехословакия сугышчан ордены
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Истории малой родины. Село Абдреево Новомалыклинского района. Новомалыклинский историко-краеведческий музей
- ↑ Генерал Рамазанов истәлегенә. «Өмет» , 19.09.2024
Әдәбият
үзгәртү- Конев И. С. Записки командующего фронтом. 1943–1944. М., 1989.
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5 (Р-Т). Казань, 2010.
- Рафис Могыйнов. Лачын йөрәкле Әхмәтгәрәй. «Мәйдан», 2005 ел, май, 150-152 бб.
Сылтамалар
үзгәртү- РАМАЗАНОВ Ахметгарай Насибуллович. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
- Ә. Н. Рамазанов «Милләттәшләр» порталында