Әсгать Сәфәргалин
Әсгать Сәфәргалин, Әсгать Газизулла улы Сәфәргалин (Сафаргалин Асхат Газизулинович, 1922 елның 8 августы, РСФСР, Татарстан АССР, Минзәлә кантоны, Семиостров волосте, Иске Кормаш – 1975 елның 26 августы, СССР, Украина ССР, Харьков өлкәсе, Харьков) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссам. 1958 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Харьков өлкәсе рәссамнары берлеге җитәкчесе. Өлкә комсосомол оешмасының Советлар Союзы Герое Александр Зубарев исемендәге премиясе лауреаты, Украина ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1968). Рәссамнар Васил Маликов (1924―1984) һәм Зилфәт Басыйровның (1927―2000) авылдашы.
Әсгать Сәфәргалин | |
---|---|
Туган телдә исем | Әсгать Газизулла улы Сәфәргалин |
Туган | 8 август 1922 РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Иске Кормаш |
Үлгән | 26 август 1975 (53 яшь) СССР, Украина ССР, Харьков өлкәсе, Харьков |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РСФСР СССР |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Харьков дәүләт дизайн һәм сәнгать академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Елена Ивановна |
Бүләк һәм премияләре | |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү«Безнең авыл»
Безнең авыл иң матуры дисәм,
Үпкәләмәс микән башкалар?
Беренче кат безгә килгән һәркем
Үз җанына тиңдәш ямь табар.
Карашларын биһуш итеп, шул ямь
Өч рәссамны бүләк иткән безгә...[1]
Фәйрүзә Мөслимова
1922 елның 8 августында Татарстан АССР Минзәлә кантоны Семиостров волосте (хәзерге Актаныш районы Иске Кормаш авыл җирлеге) Иске Кормаш авылында туган. Бабасы Рәхмәтулла ит сату белән, әтисе Газизулла авыллардан икенче чимал, йомырка җыйнап, байларга тапшыру, вак-төяк сату белән шөгыльләнгән. Хуҗалыкларны күмәкләштерү башлангач, икесен дә авылдан сөргәннәр[2].
Рәсем ясарга абыйсы Әхәттән (1904―1995; 1944 елдан Иске Байсарда укытучы булып эшләгән) өйрәнгән. Беренче рәсемнәре «Яшь ленинчы» газетасында, «Пионер каләме» журналында басылган[2]. 1938 елда Казан сәнгать училищесына укырга кергән, әмма аны 1947 елда гына тәмамлый алган. Дүртенче курста укыганда, сугышка алына. Яуларның берсендә, камалышка эләккәч, командирын соңгы сулышына кадәр җилкәсендә алып кайта. Әсирлеккә эләгеп, аннан качкан, 19 көннән совет гаскәриләре ягына чыга алган. Госпитальдә бераз дәвалангач, яңадан фронтка китә[2].
Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, Украинага китә. 1953 елда Харьков сәнгать институтын (хәзерге И. П. Котляревский исемендәге Харьков милли сәнгатьләр университеты[d]) тәмамлый (1951 елда әлеге вузны якташы Мәснәви Хәертдинов тәмамлаган булган; остазлары А. Кокель, П. Котов, М. Рыбальченко, Л. Чернов). Диплом эше – «Икмәкләр өлгерде» картинасы. Харьковта төпләнеп, 22 ел иҗат итә. Харьков өлкәсе рәссамнары берлеге җитәкчесе итеп сайлана[2].
Иҗаты
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. |
1953 елдан республика, Бөтенсоюз һәм чит ил сәнгать күргәзмәләрендә катнашучы. Шәхси күргәзмәләре: Харьков (1954, 1977). Картиналары белән Алмания, Болгария, Кипр, Япония һ.б. илләрнең сәнгать сөючеләре танышкан. Нәкышче рәссам. Станок рәсеме өлкәсендә эшли. Жанр картиналары остасы. Әсәрләрендә тормыш, гади көнкүреш шатлыклары, якты киләчәккә омтылыш күрсәтелә [3]. Майлы буяу белән яза. Әсәрләре Украинаның милли сәнгать музеенда, Харьков, Львов, Донецк, Севастополь, Запорожье һ. б. сәнгать һәм туган якны өйрәнү музейларында, Украина, Алмания, Япония, Канада, Италия һәм башка илләрнең галерея һәм шәхси коллекцияләрендә тәкъдим ителгән[4].
Төп картиналары
үзгәртү«Каникуллар» (1954), «Яфрак» (1957), «Дуңгыз караучылар» (1960), «Студент язы» (1961), «Уңыш» (1962), «Шәфкать туташы» (1965), «Ахирәтләр» (1966), «Май яңгыры» (1967), «Кое буенда» (1967), «Хезмәт семестры» (1968), «Уңдырышлы җир» (1968), «Җигегез, егетләр, атларны» (1970), «Язгы сулар» (1971), «Савымчылар» (1971), «Яшьлек» (1973), «Җир чәчәк ата» (1974), «Авыл хезмәтчәннәре» (1975) һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Харьков өлкәсе комсосомол оешмасының Советлар Союзы Герое Александр Зубарев[d] исемендәге премиясе
- 1968 ― Украина ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Хәтер
үзгәртүТышкы рәсемнәр | |
---|---|
Бюсты. |
- Актанышта бюсты куелган[5].
- Актаныш районы туган як музеенда (директоры Мирсил Әһлетдинов) рәссам иҗатына багышлап күргәзмә оештырылган.
- 2023 елның декабрендә туган авылы Иске Кормаш мәдәният йортында «Өч рәссамлы авыл» кичәсе уздырылган[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Гөлсәрия Нәгыймова. Өч рәсссамлы авыл. «Мәдәни Җомга», 17.11.023, 3 45, 19нчы бит.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 195нче бит.
- ↑ Дух советской эпохи на жанровых полотнах Асхата Сафаргалина. Позитив красок Дарьи Орловой. Дзен. 31.03.2023(рус.)
- ↑ Асхат Газизулинович Сафаргалин (08.08.1922 - 26.08.1975). Артхив(рус.)
- ↑ Бюст Сафаргалина Асхата Газизулиновича.(үле сылтама) Культурный дневник школьника
Әдәбият
үзгәртү- Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 195нче бит.
- Мәкаләләр
- Фидаил Мәҗитов. Өч даһи. «Мәйдан», 2008.
- Гөлсәрия Нәгыймова. Өч рәсссамлы авыл. «Мәдәни Җомга», 17.11.023, 3 45, 19нчы бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Сафаргалин Асхат Газизулинович. Художники Харьковщины (рус.)
- Художник Сафаргалин Асхат Газизулинович. Жизнь - это праздник!(рус.)