Әл-Хәят (мәчет, Стрежевой)

Ислам гыйбадәтханәсе (Стрежевой, Томск өлкәсе, Россия)

«Әл-Хәят» (рус. Соборная мечеть «Аль-Хаят» (Жизнь) в городе Стрежевой Томской области) ― Россия Федерациясе субъекты Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте составындагы өлкә Диния нәзарәтенә керүче Стрежевой шәһәренең җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Мәчет
Әл-Хәят
Стрежевой мәчете
Ил Россия
Шәһәр 636780,
Томск өлкәсе, Стрежевой, Бораучылар мәйданы, 6
Дин Ислам
Мәхәллә Томск өлкәсе МДН / мәхәллә 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Бина төре манарасы бина түбәсендә
Төзелеш еллары 20062017 еллар
Төп даталар:
2017 ― мәчет ачылу
Халәте гамәлдә

Стрежевойда (1978 елдан шәһәр, рәсми булмаган исеме Нефтеград) 5 меңнән артык мөселман яши, алар арасында татарлар, башкортлар, азәрбайҗаннар, казакълар, чеченнар һәм башка милләт вәкилләре бар (2017) [1]. 2010 елда шәһәр халкының (42 219 кеше) татарлар 5,9% ын, башкортлар 2,3% ын, азәрбайҗаннар 1,7% ын тәшкил иткән[2]

1967 елдан башлап, татарлар, башкортлар Томск өлкәсенең «төньяк башкаласы» булган шәһәргә килгәннәр һәм катлаулы Себер шартларына җайлашкан иң көчлеләре монда яшәп калган[3].

Томск өлкәсенең төньягында мәчет төзү турында 2006 елда җитди рәвештә сөйли башлыйлар. Бу максатлар өчен коммерцияле булмаган хәйрия фонды (Стрежевойда «Әл-Хәят» мәчете төзелеше коммерцияле булмаган хәйрия фонды) төзелә (2011 елда фонд президенты Лачин Ризаевич Байрактаров, аннары Рамил Нәзиф улы Исмәгыйлев, аның урынбасары Әхмәт Бельтоев[3]). «Әл-Хәят» мәчете 2006 елда хакимият, бизнес, җәмәгатьчелек катнашында төзелә башлый һәм 10 елга якын дәвам итә[4].

2007 елда шәһәр хакимияте Бораучылар мәйданы каршындагы буш урынны гыйбадәт йорты төзү өчен бүлеп бирә. 2008 елда бирелгән кишәрлекне чистарталар, койма белән уратып алалар, мәгълүмат щиты урнаштыралар, проектның генераль подрядчысын сайлыйлар. 2009 елда булачак бинаның нигезенә беренче субайлар сугылган. Архитектор Николай Велигжанин мәчет төзелеше фондының Попечительләр советына мәчетнең яңа дизайнын тәкъдим итә. Төзелеш мәйданчыгында ташчылар эшли башлый, алар бинаның төп диварларын төзиләр. 2010 елда манара 16 метр биеклеккә күтәрелә. Аны яңа генераль подрядчы «Росстрой-Сервис» башкарган. 2011 елда булачак гыйбадәтханә җылытылган һәм тышланган. Сентябрьдә гөмбәзләр урнаштырылган. 2012 елда тәрәзәләрне монтажлау башлана. Мәчет өчен металл койма ясалган. 2013 елда түбә һәм гөмбәзләрне бизәү тәмамлана. 2014 елда бинага коммуникацияләр кертелә, идәннәр бетонга катырыла. 2015 елда манарага ярымай урнаштырылган. Мәчетнең стеналары штукатурланган. 2016 елда агач идәннәр җәелә, эчке бүлмәләр җиһазландырыла, люстрага заказ бирелә, келәмнәр сатып алына. 2017 елда төзүчеләр җитешсезлекләрне бетергәннәр һәм территорияне төзекләндергәннәр[3].

Мәчет төзү өчен 30 млн сумнан артык акча тотылган. 2016 елда мәчет төзелеше фонды хисабына тагын 1,287 млн сумлык транш кергән. Төзелеш спонсорлары арасында Стрежевой администрациясе, «Транссиб» җәмгыяте, «Васюган», башка шәһәр оешмалары һәм эшмәкәрләр бар[5]. Рамил Нәзиф улы Исмәгыйлев мәчет төзелешенә зур өлеш керткән.

2017 елның 24 ноябрендә мәчет ачылган. Мәчет ачу тантанасында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Нәфигулла хәзрәт Әширов, Томск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Низаметдин хәзрәт Жумаев, Хант-Манси автономияле округы Диния нәзарәте рәисе мөфти Таһир хәзрәт Саматов, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенең Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Али хәзрәт Хәсәнов, Томск өлкәсе губернаторының эчке сәясәт буенча урынбасары Сергей Евгеньевич Ильиных, Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиев, Стрежевой шәһәр округы мэры Валерий Михайлович Харахорин, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Чечен Республикасы Башлыгының Ямал-Ненец автономияле округындагы вәкиле Хусейн Хамзатович Элембаев, Чечен Республикасы Башлыгының ХМАОдагы вәкиле Адлан Орзалиев, Томск өлкәсеннән, Хант-Манси автономияле округыннан, Мари Илдән имамнар, шулай ук милли диаспоралар җитәкчеләре катнашкан[6].

Стрежевой автостанциясенә якын урнашкан. Мәчетнең мәйданы 500 квадрат метрдан артык, манараның биеклеге 27 метр, гөмбәзнең биеклеге 12 метр тәшкил итә. Мәчеттә бер үк вакытта 200гә якын дин тотучы дога кыла ала[3].

Җитәкчелек

үзгәртү

2017 елдан Стрежевой мәхәлләсе рәисе, имам-хатыйб Жуманазар хәзрәт Иманкулов[3].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү