Яңа Саклау мәчете

Яңа Саклау авылы мәчете (Сарман районы, Татарстан, Россия)

Яңа Саклау мәчете (рус. Ново-Сакловская мечеть) ― Татарстанның Сарман районы Саклаубаш авыл советы[d] авыл җирлеге составындагы Яңа Саклау авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). [1] Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Мәчет
Яңа Саклау мәчете
Ил Россия
авыл 423368 Татарстан, Сарман районы, Яңа Саклау, Тукай ур.
Координатлары 55.480868, 52.904949
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы янәшәдә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2020
Төзелеш еллары 20202021 еллар
Төп даталар:
2020 (төзелеш башлану)
2021 (ачылу)
Халәте гамәлдә

1760―1780 елларда барлыкка килгән, Минзәлә өязе Богодаровка (1918 елдан Югары Юшады) волостена[2] караган авылның беренче исеме ― Мансур Саклавы. [3] 1877 елгы мәгълүматлар буенча, шул чорда ук авылда мәчет булган, аның каршында мәктәп эшләгән. [4][5] 1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Мансур Саклау (Яңа Саклау) авылында 507 кеше (250 ир-ат һәм 257 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар. [6]

Татарстан территориясендә мәгариф тарихын өйрәнгән галим В. М. Беркутов (1926―2015), Минзәлә өязе турында сөйләгәндә, 1906 елда эшләп торучы мәктәпләрдән Саклау мәктәбен дә язып үтә.[7] 1905 елдан мәктәп мулла йортында булса, 1914 елда мәктәп өчен аерым йорт салына. Совет власте елларында ул башлангыч мәктәп булып, 1979 елга кадәр эшли. Талантлы шагыйрь Кәшшаф Кормашев (1891–1947) Яңа Саклау мәктәбендә эшләгән. [8]

Имамнар

Мәчеттә имамлык вазифасын башкарып, мәктәптә мөгаллимлек иткән дин әһелләре:

  • Бикмөхәммәт Нигъмәтулла улы Карашаев (1801–1887)
  • Мөхәммәтзариф Бикмөхәммәт улы Нигъмәтуллин (1885–1893) (аталы-уллы икесе дә Карашай-Саклау авылы мәдрәсәсен тәмамлаганнар)
  • 1890―1923 елларда Зыятдин Мөхәммәтсафин ― имам-хатыйп һәм мөгаллим
  • 1923 елдан мәчет ябылганчы ― МәхүбрахманЗыятдин улы Мөхәммәтсафин

Мансур Саклавы (Түбән Саклау, хәзерге исеме Яңа Саклау) авылы керәшен татарлары авыллары янәшәсендә урнашкан (хәзерге Минзәлә районына керүче Кадрәк (аралары 6 км), Түбән Юшады (8 км), Югары Юшады (11 км) һ. б. авыллар).[9] Авылның үзендә дә керәшен гаиләләре яшәгән, аерым керәшен (христиан) зираты булган. Имамнарның ислам диненә кире кайтуга өндәүләре нәтиҗәсендә, әлеге гаиләләр әкренләп исламга кире кайталар. Муллалар керәшеннәрне исламга өндәгән өчен үзләрен каты җәза көткәнен белгәннәр. Мисалга, Кәүҗияк мулласы Габделгани хәзрәтнең керәшеннәрне исламга өндәгән өчен 1892 елда Байкал артына сөрелүен Морад Рәмзи язып калдырган. [10]

Мөселман татарлар белән керәшен татарлар аралаш яшәгән Кадрәк авылы Яңа Саклау мәчетенә мәхәллә итеп кушыла.[11]

Яңа бина

үзгәртү

Авылның Г. Тукай, М. Горький һәм Чишмә урамнары чатында [12] төзелгән мәчетнең бер катлы яңа кирпеч бинасы 2021 елда сафка баса. Мәчетне булдыруда авыл эшмәкәре И. Гобәйдуллин башлап йөри. Бина электр белән җылытыла, сайдинг белән тышланган. Манарасы бина янәшәсендә. 30-40 кешене сыйдыра.

Мәчетнең хәзерге имамы ― Рөстәм хәзрәт Нуриев.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Саклов-Башское сельское поселение. 2019 елның 17 июль көнендә архивланган. О поселении
  2. История административно-территориального деления Республики Башкортостан (1708-2001). Сборник документов и материалов. Уфа: Китап, 2003. - 536 с.
  3. История административно-территориального деления Республики Башкортостан (1708-2001) - Мое Семейное Древо
  4. История деревни Новое Саклово. 2023 елның 29 июнь көнендә архивланган. Татары без границ
  5. Новое Саклово.
  6. Населённые места Российской империи в 500 и более жителей: с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г. / под ред. Н. А. Тройницкого. — СПб., 1905. — С. 241.
  7. Дореволюционные школы на территории Татарстана: Историко-педагогический справочник. – Казань: РИЦ «Школа», 2007. – 420 с.
  8. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. Казан, 2020. 109-110нчы бит.
  9. Деревня Новое Саклово. komandirovka.ru
  10. Морад Рәмзи. Тәлфик әл-әхбәр вә тәлкыйх әл-әсәр фи вакаиһи Казан вә Болгар вә мөлекәт-татар. Уфа, 2017.
  11. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 40-41нче бит.
  12. Деревня Новое Саклово — карта

Әдәбият

үзгәртү
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. ISBN 978-5-6044058-7-1
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 40-41нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү