Кашшаф Кормашев - шагыйрь һәм педагог.

Кашшаф Кормашев
Туган 1891(1891)
Хәзерге Татарстанның Мөслим районы Нарат асты авылы
Үлгән 12 июль 1947(1947-07-12)
Милләт татар

Биография үзгәртү

Кашшаф Зариф улы Кормашев Уфа губернасы Минзәлә өязе Ирәкте вулысы (хәзерге Татарстанның Мөслим районы) Нарат асты авылында 1891 елда туган, 1910 елга кадәр төрле мәдрәсәләрдә укыган. 35 ел буе укытучы булып эшли. Минзәлә өязе Богодаровка (Югары Юшады) волосте Яңа Саклау авылы мәчете каршындагы мәктәптә укыткан.[1] Бер үк вакытта иҗат эше белән шөгыльләнә. 1905—1907 нче елларда татар көндәлек матбугаты зур үсеш ала. «Йолдыз», «Вакыт», «Ил», «Әльислах», «Шура», «Аң» һәм башка бик күп исемдәге журналларда демократик рухтагы, халыкчан, сәнгатьчә эшләнеше югары дәрәҗәдә булган әсәрләргә күбрәк урын бирелгән Кашшаф кечкенәдән шигырьләр, җырлар яза. Кашшаф Кормашевның революциягә кадәрле шигырьләре даими рәвештә вакытлы матбугатта, Минзәләдә чыга торган газетада, «Шура» журналында басылган. Шагыйрьнең 13 елдан артык гомере Югары Тәкермән авылында уза. Октябрь революциясен шушы авылда каршы ала һәм үзенең сүзе белән дә, эше белән дә яңа тормышны төзүгә бөтен көчен куя. Аның иҗатында колхозлашу чоры, искелек белән яңалыкның көрәше ачык чагылыш таба. Шигырьләре «Игенче», «Ленин байрагы», «Крестьян газетасы», «Себер юксыллары» кебек газеталарда күпләп басылганнар. Кашшаф Кормашев җәмәгать эшләрендә актив катнаша, авыллардагы клуб эшләрен җайга салуда булыша, стена газеталары чыгару һәм бизәүдә башлап йөри. Грамотасыз өлкән кешеләргә аң-белем бирү юлында иң алдынгыларның берсе була ул. Үзенең эш кәгазьләре арасында сакланган мәгълүматларында төрле елларда барлыгы 930 өлкән кешене укытып чыгаруы турында язып калдырган. 1930 нчы елларда ук «Ирек бүләкләре» дигән шигырьләр җыентыгын төзи. Ләкин ул кулъязма килеш калган. Аның бик күп шигырьләре төрле газета-журналларда беркем тарафыннан да тупланмаган килеш кала бирә. Педагог һәм шагыйрь Кашшаф Кормашев 1947 нче елның 12 июлендә үлеп, Теләнче-Тамак авылында җирләнә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 109-110нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1