Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее

Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее (рус. Краеведческий музей Дрожжановского района) — Татарстанның Чүпрәле районы үзәге Иске Чүпрәле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле төбәге тарихы, татар һәм чуаш халкының мәдәнияте белән таныштыра.

Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чүпрәле районы
Урын Иске Чүпрәле
Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1990
Урын 422470 ТР, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле, Дзержинский ур., 4.
Директор Гөлназ Рәис кызы Җаббарова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Филиаллары үзгәртү

Тарих үзгәртү

1970 елда район пионерлар йортында (директоры Рафаил Сирачетдин улы Субаев) туган якны өйрәнү почмагы ачыла.

1990 елның 16 мартында музейга элекке хәрби комиссариат бинасы бирелә. 19912000 елларда ТР милли музее филиалы.

2011 елның 1 гыйнварында муниципаль бюджет оешмасы статусы ала. 2013 елда музейга элекке Агробанк бинасында урын бирелә.

Музей директорлары: 19901993 елларда Рәфәгать Фәтхелислам улы Низамов (19331993), 1994 елдан Рәдиф Рафаил улы Субаев[1].

Экспонатлар үзгәртү

Төп фондта 2 030, фәнни-ярдәмче фондта 1 363 саклау берәмлеге. Музейда тарихчы-галим Һади Атласи, фронтовик-шагыйрьләр Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, җырчы Габдулла Рәхимкулов, Камал театры актерлары Һидаят Солтанов, Ринат Таҗетдинов, академик Ирек Фәхретдинов, чуаш драматурглары Николай Ефремов(чуаш), Анатолий Чебанов, шагыйрә Валентина Тарават һ. б. турында мәгълүмат тупланган.

Палеонтология, этнография бүлекләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында экспозиция бар. Татар һәм чуаш халкының көнкүреш әйберләре тупланган.

Экскурсияләр үзгәртү

Сылтанмалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дрожжановский краеведческий музей. 2019 елның 25 июль көнендә архивланган. Культурный дневник школьника(рус.)