Петр Дементьев музее (Үби)

Петр Дементьев музее (рус. Музей Петра Дементьева) — Татарстанның Чүпрәле районы Үби авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, 9 Ленин ордены кавалеры, ССРБ авиация сәнәгате министры булган Пётр Василий улы Дементьевның (19071977) тормыш юлы белән таныштыра. Әлеге музей — Пётр Дементьевка илдә беренче музей[1].

Петр Дементьев музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чүпрәле районы
Урын Үби
Пётр Дементьев музее
Нигезләү датасы 2017
Урын 422464 ТР, Чүпрәле районы, Үби, Кызыл мәйдан ур., 48.
Директор Гөлнас Рәис кызы Җаббарова

Тарих үзгәртү

Музей 2017 елның 11 маенда Пётр Василий улы Дементьевның 110 еллыгы уңаеннан «Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Дементьев П. В. исемендәге Үби урта гомуми белем бирү мәктәбе» бинасында оештырыла[2].

Экспонатлар үзгәртү

Музей фондында 120 дән артык экспонат, шуларның 15 — шәхси әйбер, дүртесен министрның гаиләсе Мәскәүдән Үбигә тапшырган. Музейның экспозициясен ТР милли музееның иҗади төркеме эшләгән. Экспозициядә П. В. Дементьевның шәхси әйберләре: хәрби костюмы, Социалистик Хезмәт Каһарманы медале, фотосурәтләр, юбилейга конструкторлык бюроларыннан һәм эре авиаширкәтләрдән бирелгән бүләк-сувенирлар һ. б. файдаланылган. Документларны һәм фотосурәтләрне ТР милли музее, ТР дәүләт архивы, Сембер өлкәсе дәүләт архивы, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиазаводының хезмәт даны музее, Казан вертолет заводының хезмәт даны музее, П. В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте тапшырган.

ТР милли музее хезмәткәрләре 1979 һәм 1983 елларда Мәскәүгә махсус барып, министрның тол хатыны Евдокия Петр кызы Дементьевадан шәхси әйберләрен алып кайта. Экспозициядә каһарманның балалык чоры һәм үсмер вакытлары, министр булып эшләгән еллары тасвирлана.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү