Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (Иске Шәйморза)

Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (рус. Музей «Земля и люди» имени А. Ш. Абдреева) — Татарстанның Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Авыл тарихы, Социалистик Хезмәт Каһарманы Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриевның тормыш юлы, татар һәм чуаш халкының мәдәнияте белән таныштыра.

Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чүпрәле районы
Урын Иске Шәйморза
Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее
Нигезләү датасы 1982
Урын 422460 ТР, Чүпрәле районы, Иске Шәйморза, Тукай ур., 4.
Директор Гөлназ Рәис кызы Җаббарова
Рәмилә Әхмәтгәрәй кызы Әбдриева
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

1956 елда материаллар җыю эше башланган. Тарих укытучысы Әминә Заһит кызы Азизова башлап йөри. Музейны нигезләүче — күмәк хуҗалык рәисе Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев (19232005) — Социалистик Хезмәт Каһарманы, 3 Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены кавалеры.

1982 елның 26 маенда музей рәсми төстә ачылган.

Экспонатлар үзгәртү

Музей фондында 9 500 (төп фондта 7 000) саклау берәмлеге. Экспозиция авыл тарихын чагылдыра. 9 күргәзмә залы булдырылган. Этнография залы XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы татар һәм чуаш халкының көнкүреш җиһазлары һәм кием тупланмасын күрсәтә. Экспозициядә шулай ук татар гаиләсенең торак йорты интерьеры торгызылган. Башка залларда Октябрь инкыйлабыннан соңгы авыл тарихы, пионер һәм комсомол оешмалары төзелеше тарихы, авылда күмәк хуҗалык оешу, Бөек Ватан сугышы чоры тасвирлана.

Чүпрәле районы хакимияте заказы буенча Ә. Ш. Әбдриевның 75 яшенә сынчы Альфред Хәйрулла улы Габдрәшитов аның бюстын эшли. Бюст музейга бүләк ителгән[1].

Экскурсияләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү