Әхмәтгәрәй Әбдриев

Әхмәтгәрәй Әбдриев (Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев, 4 октябрь 1923(1923-10-04), Иске Шәйморза, Олы Чынлы вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР4 декабрь 2004(2004-12-04) (81 яшь), ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Әхмәтгәрәй Әбдриев
Туган телдә исем Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев
Туган 4 октябрь 1923(1923-10-04)
Иске Шәйморза, Олы Чынлы вулысы, Буа кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 4 декабрь 2004(2004-12-04) (81 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

1923 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар (мишәр).

Хезмәт эшчәнлеген Бөек Ватан сугышы елларында, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сталин исемендәге колхозда хисапчы булып эшли. (Буденновск районы).

Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942-1943 елларда 72 укчы полкында минометчик булып хезмәт иткән. Яралана, госпитальдән соң туган ягына кайта. 1943 елдан башлап үз авылында колхозчы булып эшли, партоешма секретаре итеп сайлана. Аннары партия һәм совет эшендә була: Буденново районы Башкарма комитетының дәүләт тәэминаты бүлеге өлкән инспекторы, 1950-1955 елларда-партиянең Буденово райкомы секретаре ярдәмчесе.

1956 елда Чүпрәле районында колхоз рәисе итеп сайлана. Аның җитәкчелегендә колхоз матди-техник базаны ныгыта, авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын һәм терлекчелекнең продуктивлылыгын арттыра, җитештерүнең югары нәтиҗәлелегенә ирешә, социаль өлкә үсешенә, кадрлар әзерләүгә, тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә һәм дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын сату буенча биш еллык планны үтәүдә ирешкән уңышлары өчен Әхмәтгәрәй Шакирҗан улына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале белән бүләкләнә.

Хуҗалык белән 30 елдан артык җитәкчелек итә, 1988 елда пенсиягә чыккан.

Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1959-1963 еллар), XXII партия съезды делегаты, 3 нче һәм 4 нче Бөтенсоюз колхозчылар съездлары делегаты итеп сайланган. 1969-1986 елларда ил колхозлары Советының даими әгъзасы була.

Иске Шәйморза авылында яшәгән. 2004 елның 4 декабрендә вафат була.

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
Ә. Ш. Әбдриев исемендәге музей
  • Аның исеме Россиянең Кораллы көчләренең төп храмында мәңгеләштерелгән, һәм Хәтер мемориалында мәңгегә уелып калган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. Казань, 2003
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. — Казань, 2006
  • Сайт Tatarile
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. — Москва, 2006

Тышкы сылтамалар үзгәртү