Олы Чынлы вулысы (тат. ئۈلىٰ چىٰنلىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Больше-Цильнинская волость) — Сембер губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Олы Чынлы вулысы
Үзәк Олы Чынлы
Халык саны 10079 кеше  (1913)

Үби, Иске Суыксу (Буа өязе), Югары Тимерчән, Нагаткин, Покрау һәм Сөендек вулыслары белән чиктәш булган (1890). 17[1] торак пунктта 10079 кеше яшәгән.[2]1920 елда ТАССРга кушыла, ләкин 1921 елда бөтен вулыс (Олы Чынлы, Иске Шәйморза һәм Яңа Шәйморза авылларын исәпкә алмаганда) кире Сембер губернасына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү