Иске ШәйморзаТатарстан Республикасының Чүпрәле районындагы авыл.

Иске Шәйморза
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чүпрәле районы
Координатлар 54°44'58.207"тн, 47°58'33.571"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 1223 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422460
Автомобиль коды 16, 116
Урысча топонимы Старое Шаймурзино

Тарихы үзгәртү

Сембер шәһәре төзелгәннән соң (1648 ел), Шәйморза Сембер өязе составына кертелә, 1920 елда ТАССРга бирелгәнче шунда була.

Россиядә волостьлар 1797 елда патша Павел I указы белән кертелә. Башта Иске Шәйморза Арбузов волосте сотавына кергән. 1808-1865 елларда авыл Алгаш волосте составында була. 1817 елда лашман авыллары кергән волостьлар "лашман волосте" дип үзгәртеләләр. Алар белән Казан шәһәрендәге "Низовой округ Казанского адмиралтейства" идарә иткән. Бу авылларның төп бурычы - кораблар төзү өчен агач хәзерләү була.

1865 елда волость үзәге Зур Чынлыга күчә. Биредә күп еллар буе волость старшинасы булып Еремей исемле кеше торган. Шуңа бу авылны халык Ярамай Чынлысы дип тә йөрткән, бу атама әле дә халык кулланышында.

1920 елның 27 маенда ТАССР төзелә. Аның составына Сембер губернасы, Сембер өязеннән Зур Тархан, Зур Чынлы һәм Сөендек волостьлары кертелә.[1]

1921 елның 22 сентябрендә ТАССР белән Сембер губернасы арасындагы чикләрне яңадан карап чыгалар. Нәтиҗәдә, Зур Чынлы волостеның күп өлеше Сембер губернасына кире күчерелә. зур Чынлы, Иске Шәйморза һәм Кече Шәйморза авыллары ТАССР составында калдырыла. Авыллар Татарстан составына кертелгәч, Зур Чынлы волосте Буа кантонына буйсына.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң авылларда старосталар бетерелеп, авыл Советлары төзелә. 1922 елда Татарстанда яңа административ бүленеш тормышка ашырыла. Электәге өязләр эреләнеп, кантон итеп үзгәртелә. Алар 1930 елга кадәр, яки бу идарә органннары янә кечерәйтелеп бүгенге районнар оешканчы яши. Иске Шәйморза авылы Чүпрәле районына бирелә.

1919-1924 елларда авылда мәктәпләр ачыла, укырга һәм язарга өйрәтү түгәрәкләре эшли башлый. Шул ук елларда партия һәм комсомол ячейкалары оеша. Мәдәният йортлары, китапханәләр[2] ачыла.

1927 елның декабрь аенда ВКП(б)ның чираттагы XV съезды чакырыла. Монда вак хуҗалыкларны берләштереп, күмәк хуҗалыклар оештыру мәсьәләсе карала.

1935 елда авылда МТС төзелә, урта мәктәп ачыла һәм район оеша. 1935 елда авылның үзәк урамында май-сыр заводы эшли башлый.

1958 елда МТСлар бетерелеп, техникаларны ремонтлау станциясенә (РТС) әйләндерелделәр. Андагы техника колхозларга сатып бирелде. 1959 елның октябрҗ аенда янүҗә районнарны эреләндерү кампаниясе башлангач, элеккеге Буденный, аннары Цильна районнары административ берәмлек булып яшәүдән туктады. Иске Шәйморза, Кече Шәйморза, Зур Чынлы, Яңа Чынлы, Яңа Тинчәле һәм Чуваш Шәйморзасы авыллары, аларга караган колхозлар - Чүпрәле районы, ә калган барлык авыллар һәм хуҗалыклар Буа районы составына бирелә. Тик Чүпрәлегә 1967 елда, яңа район кайткач, Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы авыллары, "Искра" хуҗалыгы белән бергә Буа районына күчә. Яңа Борындык поселыгы һәм ул территориядәге хуҗалыклар (тимер юл станциясе, ашлык кабул итү пункты, чөгендер базасы, райтоп һ.б.) тулысы белән Чүпрәле районы районы карамагына күчерелә.

1961 елда колхозга XXII партсъезд исеме бирелә.

1967 елда мәдәният йорты төзелә.

1968 елда терлекчеләр йорты сафка баса.

1973 елда колхоз идарәсенең яңа бинасы өлгерә.

1975 елнда, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына авылның уртасында һәйкәл төзелә.

1982 елда колхоз идарәсе ярдәме белән шифаханә комплексы кулланылышка тапшырыла. Ул көненә 150 кеше кабул итәрлек поликлиникадан, 50 койкалы стационардан, бала тудыру бүлеге, ашханә, һәртөрле белгечләргә җитәрлек бүлмәләрдән тора. Моннан тыш, йогышлы авырулар өчен бина, хозкорпус һәм табиблар өчен 8 квартиралы йорт төзелә.

Колхоз рәисе Әбдриев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы V чакырылыш (1959-1962ел) ТАССР Югары Советы депутаты була.

Социалистик ярышларда җиңүче буларак, 1973, 1974, 1976 елларда СССР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының күчмә Кызыл Байрагын алуга лаек була. Күп тапкырлар СССРның һәм ТАССРның авыл күргәзмәсендә катнашып, почетлы дипломнар һәм бүләкләр алуга ирешә (дипломнар, байраклар хәзер "Җир һәм кешеләр" музеенда экспонат буларак саклана.

Колхоз 1970 елда "Игенчелектә югары культуралы хуҗалык" дигән мактаулы исем өчен ярышта җиңүче итеп табыла. Һәм аңа КПССның Татарстан өлкә коммитеты, Министрлар Советы һәм профсоюзларның өлкә Советы карары белән "Игенчелектә югары культуралы хуҗалык" дигән мактаулы исем һәм диплом тапшырыла.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10 °C -10.2 °C -5.1 °C 5.5 °C 14.2 °C 19 °C 20.9 °C 18.6 °C 12.8 °C 4.9 °C -3.9 °C -9.3 °C 4.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.8 °C.[4]

 
«Җир һәм кешеләр» музее

Авылда туган танылган кешеләр үзгәртү

  • Миргарифан Азизов, ТАССР министрлар шурасы рәисе.
  • Әхмәтгәрәй Әбдриев (1923-2004), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
  • Радик Хәсәнов (1955), Серго исемендәге завод («ПОЗиС» ААҖ) генераль директоры (1998-2009; 2010 елдан).
  • Әбдреев Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы – (1923-2005) - Социалистик Хезмәт Герое һәм «Алтын Йолдыз " билгесе, 3 нче Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены кавалеры;
  • Алимова Биби-Иран Кәрим кызы-Бөек Ватан сугышында катнашучы, запастагы подполковник, Япониядә 13 ел дәвамында СССР КГБ хезмәткәре , Кызыл Йолдыз һәм Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры;
  • Әхтәмова Рауза Зәйдулла кызы-шагыйрь, журналист, төрки телләр профессоры, Казахстан журналистлары җәмгыяте әгъзасы;
  • Азизов Виктор Зариф улы-биология фәннәре докторы, Киров өлкәсе авыл хуҗалыгы академиясе профессоры;
  • Азизова Гөлназ Азат кызы-филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының фәнни хезмәткәре;
  • Абдреев Мәсхүт Гәрәй улы-Казан компрессор заводы директоры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе;
  • Абдреев Фәрит Гәрәй улы - «Таттрансгаз» җәмгыятенең элемтә бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган элемтә хезмәткәре;
  • Азизов Фәһим Кәбир улы-техник фәннәр кандидаты, Россиянең атказанган автотранспорт хезмәткәре;
  • Абракипов Рифкать Җәүдәт улы-Татарстан Республикасының Атказанган табибы,ТР РКХ кардиология бүлеге баш табибы;
  • Азизов Зәки Закир улы-1 дәрәҗә Ленин ордены, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Бөек Ватан сугышы» орденнары белән бүләкләнгән;
  • Азизов Зәкәрия Насыйбулла улы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • Азизов Җәүдәт Исмәгыйль улы - "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнгән»;
  • Азизов Нуртдин Сөләйман улы - "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнгән»;
  • Азизов Рәшит Сөләйман улы - "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән»;
  • Азизов Миргалифан Җамали улы-Ленин һәм «Почет билгесе " орденнары белән бүләкләнгән;
  • Әхтәмов Нилс Рәхимҗан улы (1931-1992)- ОКБ җитәкчесе, яңа самолетларны очучы-сынаучы, Казан авиация заводының баш инженеры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты,Казан шәһәренең Мактаулы гражданины, "Почет Билгесе" һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы " орденнары белән бүләкләнгән;
  • Әхтәмова Мәхфүзә Шәрипҗан кызы - "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнде;
  • Алиуллин Миргалифан Насыйбулла улы-Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Почет билгесе», «Октябрь революциясе " орденнары белән бүләкләнгән;
  • Азизова Әминә Заһит кызы-ТАССРның атказанган укытучысы, «Хезмәт Кызыл Байрагы " ордены;
  • Алиуллов Миннерасыйх Миннулла улы-ТАССРның атказанган агрономы;
  • Әхтәмов Шакир Әхмәтҗан улы- "Ленин", «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Почет билгесе " орденнары;
  • Әхтәмов Зәкәрия Әхмәтҗан улы "Почет Билгесе" ордены;
  • Акимова Зоя Ивановна-"Ленин" ордены, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Почет билгесе " орденнары;
  • Гыймадиев Минзаһит Миргасыйм улы-эчке эшләр министрлыгы подполковнигы, "Почет Билгесе" ордены кавалеры, «КАМАЗ " ның атказанган хезмәткәре;
  • Бикчуров Сәгыйть Зәйдулла улы-ТАССРның атказанган икътисадчысы, «Кызыл Йолдыз» ордены, туган якны өйрәнүче
  • Бикчурин Ирек Сәгыйть улы - Татарстан Республикасының атказанган табибы;
  • Бикчурин Әсхәт Зәйдулла улы - Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
  • Баһаветдинов Хәбир Гарифулла улы - «Почет Билгесе " ордены;
  • Басырова Зәкия Алимҗан кызы-I дәрәҗә " Дан " ордены;
  • Воробьев Михаил Захар улы-ТАССРның атказанган механизаторы;
  • Вахитов Хәлим Җамали улы - «Почет Билгесе " ордены;
  • Вахитова Мөшфикә Әхмәтҗан кызы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Вәлитов Иниятулла Санатулла улы-II һәм III дәрәҗә «Дан» һәм «Кызыл Йолдыз " орденнары;
  • Вафин Алимҗан Вәлиәхмәт улы - "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Вахитов Гиматдин улы "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Гайнуллин Гаделша Нуртдин улы-II һәм III дәрәҗә «Кызыл Йолдыз», «Дан» орденнары, 1945 елның Кызыл мәйданында Җиңү парадында катнашучы;
  • Гайнуллин Хәйдәр Сафа улы - "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Гыймадиев Җәүдәт Касыйм улы-Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе;
  • Җаббаров Мәсхүт Җәмил улы-ТАССРның атказанган агрономы;
  • Җаббарова Зәйтүнә Алиулла кызы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Җамалиева Мөһаҗәмә Хәсән кызы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Җәләлетдинов Абзал Низам улы - "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Идрисова Фәйрүзә Санатулла кызы - Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе;
  • Ильясов Нурми 2021 елның 7 февраль көнендә архивланган. Сафи улы - «Хезмәт Кызыл Байрагы " ордены;
  • Игнатьев Дмитрий Игнатьевич - "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Камалов Изил Фәйзрахман улы – Татарстан Республикасының атказанган механизаторы;
  • Камалов Равил Фәйзрахман улы-3 дәрәҗә « Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры;
  • Камалов Иршат Фәйзрахман улы « "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены;
  • Камалов Кәшшаф Камал улы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Козырев Таһир Яхи улы « "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Мөхәммәдьяров Равил Арун улы-Татарстан Республикасының атказанган табибы;
  • Мансуров Сабир Садыйк улы - «Кызыл Йолдыз»,Октябрь революциясе орденнары;
  • Мөхитов Равил Шакир улы-ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Хезмәт Кызыл Байрагы " ордены;
  • Максимова Александр Федор кызы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Мәхмүтов Җәүдәт Фәиз улы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Насыйбуллин Нургали Нургали Нурулла улы - «Почет Билгесе " ордены;
  • Павлова Мария Александровна - «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм «Почет билгесе " орденнары;
  • Рәхимов Рәис Вәлиулла улы-Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган механизаторы «Хезмәт Кызыл Байрагы " ордены;
  • Рәхимкулов Габдулла Мөхәммәтгалим улы-1968ел-ТАССРның атказанган артисты, 1995 - Татарстан Республикасының халык артисты;
  • Рәхимова Кадрия Хәлиулла кызы-РСФСРның атказанган укытучысы;
  • Рыбачев Николай Михайлович - Татарстан Республикасының атказанган табибы;
  • Садыйков Мөбарәкҗан Шакир улы-ТАССРның атказанган механизаторы;
  • Салихов Ирек Алимҗан улы-ТАССРның атказанган академигы;
  • Сатдинов Вазыйх Идиятулла улы-Татарстан Республикасының Атказанган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре;
  • Сәмәрханова Рәйсә Мирза кызы - "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнде;
  • Госманов Габдрахман Фәйзрахман улы - «Александр Невский», «Кызыл Йолдыз " орденнары;
  • Усманов Марс Абдрахман улы-Физика-математика фәннәре кандидаты, Тула политехника институты профессоры;
  • Фәтхуллин Фидаи Нургалиевич(1931-2000) - юридик фәннәр докторы, профессор;
  • Фәтхуллин Марс Нургали улы (1939-2003) - физика-математика фәннәре докторы;
  • Фәтхуллов Җиһангәрәй Сәетгәрәй улы-Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре «Хезмәт Кызыл Байрагы " ордены;
  • Фатхуллов Вазыйх Сәетгәрәй улы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Фәхретдинов Насыйх Нуретдин улы - "Александр Невский» һәм" Кызыл Йолдыз " орденнары;
  • Федотов Анатолий Александрович-Ломоносов исемендәге Мәскәү университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы;
  • Федотов Валерий Александрович-РСФСРның Атказанган табибы;
  • Фәизов Нияз Гайс улы-ТАССРның атказанган укытучысы;
  • Фәизов Хәйдәр Гайс улы - "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Хәйруллин Ирек Нургали улы-биология фәннәре докторы, с/х академиясе профессоры, Россиянең атказанган ветеринария табибы;
  • Хәйруллин Нургали Нурулла улы - "Кызыл Йолдыз" ордены;
  • Хафизов Шамил Шаһиҗан улы-Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре;
  • Хафизов Әнвәр Шаһиҗан улы-РСФСРның Атказанган ветеринария табибы;
  • Хәмидуллина Зөберҗәт Шаһиҗан кызы-РСФСРның һәм ТАССРның атказанган төзүчесе, Ленин һәм «Хезмәт Кызыл Байрагы ";
  • Хәлиуллин Абдрахман Хәйрулла улы-РСФСРның атказанган агрономы;
  • Хәнҗәрова Зәйтүнә Шәйдулла кызы - "Почет Билгесе" ордены;
  • Хәсәнов Яхия Габделман улы - «Хезмәт Кызыл Байрагы " ордены;
  • Халитов Мортаз Камал улы-"Ленин", «Дан» орденнары;
  • Шәрифҗанова Гөлшат Сәгыйт кызы-ТАССРның атказанган укытучысы, ике тапкыр «Сорос" премиясе лауреаты;
  • Шәехова Фәридә Хафиз кызы-Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы;
  • Шакуров Хәмзә Хәмәдалим улы - «Хезмәт Кызыл Байрагы» һәм «Почет билгесе " орденнары;
  • Шакиров Сәгыйт Шакир улы-ике тапкыр «Кызыл Йолдыз " ордены;
  • Шәрәфетдинов Гәрәй Фәиз улы-ике тапкыр "Кызыл Йолдыз"ордены.

Мәдәният үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Собрание узаконений и распоряжений рабоче-крестьянского правительства РСФСР. 1920 год, 21, стр. 222.
  2. kitap.tatar.ru
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  4. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.