Сәгадәт Исхакый-Чагатай

(Сәгадәт Чагатай битеннән юнәлтелде)

Сәгадәт Исхакый-Чагатай (Төркиядә: Saadet İshaki Çağatay, 27 июль 1907(1907-07-27), Казан, Россия империясе24 июнь 1989(1989-06-24) (81 яшь), Әнкара, Төркия) — Төркия тарихчысы, язучы, төркиятче, филология докторы (1953), профессор (1953).

Сәгадәт Исхакый-Чагатай
Туган 27 июль 1907(1907-07-27)
Казан, Россия империясе
Үлгән 24 июнь 1989(1989-06-24) (81 яшь)
Әнкара, Төркия
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Әлма-матер HU Berlin
Һөнәре телбелгеч
Эш бирүче Әнкара университеты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Сәгадәт Исхакый әтисе белән. Берлин. 1931
 
Сәгадәт Чагатай әтисе (ү) һәм ире Таһир Чагатай (у) белән

1907 елның 28 июлендә Казанда Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый һәм Мәрьям Фәтхетдин кызы гаиләсендә туган. 3 яшендә әтисеннән, 4 яше тулганда әнисеннән аерылып, әтисе ягыннан әбисе Камәрия остазбикә тәрбиясендә үсә. Әтисе Г. Исхакыйны төрмәгә, соңыннан сөргенгә озаталар. Әнисе Мәрьям икенчегә кияүгә чыга. 1917 елда Казанга кайтырга рөхсәт алган Гаяз Исхакый кызын Казан Мария гимназиясенә укырга бирә. Инкыйлабтан соң, гимназия совет мәктәбе итеп үзгәртелә, 1921 елгы ачлыкта укучылар таратыла.

Ташкәнтта үзгәртү

1921-1922 еллардагы ачлыкны үткәрү өчен, Гаяз Исхакыйның энесе Әхмәтхәсән гаиләсен, әнисе Камәрия остазбикәне һәм абыйсының кызы Сәгадәтне Ташкәнтка алып китә. Ташкәнтта Әхмәтхәсән Исхакый Кәрим Тинчурин оештырган «Г. Кариевка хатирә» театр труппасына суфлер булып урнаша. Ташкәнттә мәгариф институтында уку-укыту эшләре мөдире булып эшләүче Заһидә Тинчурина, Әхмәтхәсән Исхакый үтенече белән, Сәгадәткә ярты ел рус теле һәм әдәбияты укыта:

Исхакый кызы Сәгадәткә мин ярты ел буе рус теле һәм әдәбияты укыттым. Яраттым мин ул кызны! Бик матур, мөлаем иде ул. Белем өчен янып тора. Телне бик тиз өйрәнеп алды[1].

Мөһаҗирлек үзгәртү

Шуралар берлеге белән хат алышу җайга салынгач (беренче хаты 1921 елның язында Париждан килгән), Гаяз Исхакый кызын үзе янына чакыра башлый. 1922 елның көзендә Исхакыйлар Ташкәнттан Казанга әйләнеп кайталар. Казанга кайтуга Әхмәтхәсән абыйсы һәм җиңгәсе Нурия, Сәгадәтне әтисе янына озату өчен паспорт алу артыннан йөри башлый. Кем кызы икәнен белсәләр дә, органнар паспорт бирәләр (бездән алуыгызны әйтмәгез, дигән шарт белән). Финляндия чиге аша, рәсми булмаган юллар белән китүе яхшырак, дип киңәш бирәләр. Сәгадәт Петербургта 40 көн тора. Акчасы беткәч, юрганын сатып, ашарга алырга туры килә.

Берлин үзгәртү

1922 елның 10 ноябрендә контрабандистлар ярдәме белән чик сызыгын үткәч, Финляндия чигендә аны әтисе каршы ала һәм Берлинга алып китә, гимназиягә урнаштыра. Сәгадәт гимназиядә укыганда пансионатта яши. 1927 елда Берлин университетының фәлсәфә факультетына төрки телләр бүлегенә укырга керә. Дәрелфөнүнне әйбәт тәмамлап, аспирантурага укырга кала, «социолог» белгечлеге алучы үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. Әтисенә «Яңа милли юл» журналын чыгару эшендә булыша.

Әнкара үзгәртү

1939 елда Гитлер Алманиясе Польшага бәреп кергәч, Гаяз Исхакый бөтенләйгә Төркиягә, Истанбулга күчеп китә. 1940 елда ире белән кызы Сәгадәт тә Төркиягә килеп, Әнкарада башта мәктәптә, аннары Әнкара университетында укыта башлый (Сәгадәт - төрек теленнән, ире Таһир - социологиядән). Әнкара университетының тел һәм тарих-география факультетында башта ассистент, 1943 елдан — доцент, 1953 елдан — профессор (1953 елда Румда «Denominale Verbbildungen in den Türkspachen» темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый). Сәгадәт Чагатай, профессор-тюрколог буларак, гомере буе Әнкара университетында эшли. Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт «профессор» дәрәҗәсе алгач, аңа язган хатыннан:

Тәңре озын гомерләр буена милләтеңә хезмәтеңне тулырак иттереп дәвам иттерергә насыйп итсен.

1939-1947 еллар арасында әтисе белән кызы арасында аралар суына, үзара аралашмый башлыйлар. 1947 елда гына араларны якынайту өчен беренче адымны Сәгадәт ясый: әтисенә хат яза, хат белән 100 лира акча да җибәрә. Атасы белән кызы арасында мөнәсәбәтләр җылына. Әтисе кызына 220 хат яза, шуларның икесендә генә «Сөекле кызым!» дигән сүзләр булмый.

1954 елның 23 маенда Г. Исхакый кызы һәм кияве чакыруы буенча Әнкарага, аларга яшәргә килә. Сәгадәт Чагатай болай дип яза:

Әти гомере буе Идел-Урал идеясе белән яшәде. Көннең 15 сәгатен дәүләт (Идел-Урал штаты) эшләренә багышлый иде. Аның өчен милләткә хезмәт итү тормышының чыганагы иде.

«Айаз-Таһир» вакыфы үзгәртү

1988 елда әтисе Гаяз Исхакый (1878—1954) һәм ире профессор фән докторы Таһир Чагатай (1902—1984) истәлегенә «Айаз-Таһир» (Төркестан-Идел-Урал) вакыфын оештыра. Әлеге фонд Гаяз Исхакый һәм Чагатайларның мирасын саклау һәм халыкка тарату белән шөгыльләнә. 1990 елга кадәр фонд белән Мәхмүт Таһир җитәкчелек итә.

1989 елның башында галимә Лена Гайнанова ТР ФА грифлы кәгазендә «Исхакыйның мирасын бөртекләп җыюы, кайбер китапларының булмавы турында» Сәгадәт Чагатайга хат яза. С. Чагатай җавап хаты яза, берничә китап та җибәрә.

2018 елда ТР ФА Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына оештырган фәнни-гамәли конференциягә әлеге фондтан Сәгадәт Чагатайның 32 дәфтәрдән торган, алман телендә язылган көндәлекләрен алып киләләр.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • 1935 — Чура батыр
  • 1945 — Алтын яруктан ике парча (Altun Yaruk'tan İki Parça, Ankara, Türk Tarih Kurumu Basımevi, 1945)
  • 1961 — Казакъча мәтеннәр (Kazakça Metinler, Ankara: Türk Tarih Kurumu Basımevi, 1961)
  • 1977 — Төрекчә ләhҗәләре үрнәкләре (Türk Lehçeleri Örnekleri VIII. yüzyıldan XVIII. yüzyıla kadar Yazı Dili, Ankara Üniversitesi Dil ve Tarih Coğrafya Fakültesi Yayınları, Ankara, 1977, 3. baskı, 370 sayfa) h. б.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Гаяз Исхакый (1878—1954), әнисе Мәрьям Фәтхетдин кызы. Кыз туганы (әни бер, әти башка булган сеңлесе) Суфия.
Ире Таһир Чагатай (1902—1984), Әнкара университеты прфессоры, фән докторы. Балалары булмаган.

Сәгадәт Чагатай 1989 елның 24 июнендә 81 яшендә вафат була. Әнкарадагы Cebeci Asrı зиратында җирләнә.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ландыш Әбүдәрова. Сәгадәт. «Сөембикә», 2018 ел, ноябрь, 24-27 бит. ISSN 0869-1398
  2. Азат Ахунов. Гаяз Исхаки в фотографиях. К.: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшрияты, 2018.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9