Википедия:Бәйгеләр/Татар җирләре җәмгыяте/2021/Катнашу

Викимарафон   Катнашу   Белешмәләр   Бәяләү   Нәтиҗәләр   Оештыру  
Орхон әлифбасының ихтималый бабасы булган Иссык әлифбасындагы иң борынгы язуы
Орхон әлифбасының ихтималый бабасы булган Иссык әлифбасындагы иң борынгы язуы

Үткәрелү, бәяләү һәм бүләкләү вакытлары үзгәртү

  • Бәйгенең старты: 31 август 2021 (UTC буенча 00:00, Мәскәү вакыты буенча 03:00:00 тән).
  • Бәйгенең финишы: 30 сентябрь 2021 (UTC буенча 23:59, Мәскәү вакыты буенча 1 октябрьнең 02:59:59 мизгеленә кадәр).
  • Жюри бәяләү эшчәнлеген тәмамлый һәм нәтиҗәләрне белдерә: 15 октябрь (план)
  • Техник оештыручылар финалистларның контакт мәгълүматларны туплап, призларын җибәрә: ? (план)
  • Бәйге нәтиҗәләре буенча пост-релизны бастыру: ? (план)

Призлар үзгәртү

  • Призлар фондының спонсорлары: «Минем Татарстан 2020/2021» һәм «Татар 4.0 - 2021» чикләрендә үз призларын алу өчен мәгълүматны тапшырмаган җиңүчеләр.
  • Призлар фонды 32392.45 сум тәшкил итә һәм Финалистлар арасында алар туплаган баллар нигезендә таратыла.
  • 500 сумнан ким суммаларга дәгъва кылучылар элек бик аз булуы өчен (күбесе контакт мәгълүматларын тапшырмаган), бу тапкыр шундыйлар бүленүгә кертелмиячәк һәм болар белән элемтәгә керү каралмый.
  • Гадәттәгечә катнашучы сертификатлары һәм финалист дипломнары әзерләнә, баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Википедиядә Татар җирләре җәмгыяте илчесе» (ингл. Wikipedia Tatar Lands Social Worlds Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була. ""
  • 1 нче, 2 нче һәм 3 нче урын ияләре шулай ук Сәләт берләшмәсе истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк.

Катнашучылар үзгәртү

  1. Чарада Викимедиа проектларында хисап язмасын булдырган кулланучы гына катнаша ала (теркәлү турында) укырга теләсәгез
  2. Бәйгедә бер хисап язмасы астында гына катнаша
  3. Бәйгегә кертелгән мәкаләләрне үз хисап язмасына кереп булдыра
  4. Минималь критерийларына туры килүче материал тудыра һәм катнашу сертификатына ия була.
  5. Бәйге чикләрендә булдырылган мәкаләләрне бәяләүдә кулланылган критерийларны кабул итә

Википедия белән яңа таныша башлаучылар өчен катнашу турында видео-күзәтү

Финалистлар үзгәртү

  • 4 квалификацион мәкалә язган һәрбер катнашучы марафон финалистлары исемлегенә кертелә, бәйле диплом белән бүләкләнә.
  • Приз фонды финалистлар язган мәкаләләр өчен туплаган баллар суммасы бүленә.
  • приз ала алу өчен
    1. теркәлгәндә яки бәйге беткәнче хисап язмаларының көйләүләрендә контакт электрон адресны билгели — призёрлар белән элемтәгә керү өчен бердән-бер ысул, кеше җавап буларак бер атна эчендә үзенең банк картасына акчаның күчерелүе өчен мәгълүматны кайтарырга тиеш
      • Башка кулланучыларга миңа хатлар язарга рөхсәт итү пунктын тамгалау
      • түбәндә Саклау төймәсенә басу
    2. оештыручылар такымының вәкиле үзләренә хәбәр җибәрүдән бер атна эчендә җавап кайтара, приз акчасының күчерелүе өчен үз банк картасы мәгълүматларын билгели
    3. Россия Федерациясендә салым агенты статусы булмаганнары үз илләренең салым җыю инспекциясе белән мөнәсәбәтләрен үзе хәл итә — Россия эчендә түләнергә тиешле салымнар өчен Викимедиа РУ үзе хисап тота һәм аларны приз акчасыннан чыгара.

Мәкаләләр үзгәртү

Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләр кабул ителә:

  1. Урын - Мәкалә Википедиянең татар телле бүлегендә (tt.wikipedia.org) яңа булдырылган яки яхшыртылган.
  2. Тел - Әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килгән эчтәлек
  3. Вакыт - Үзгәртүләр бәйге вакытында ясалган — 2021 елның 31 август 0:00 белән 2021 елның 30 сентябрь 23:59 (UTC) вакытлары арасында яңа булдырылган — Казан/Мәскәү сәгате белән бу 31.08.2020 (3:01) белән 1.10.2021 (2:59) арасына туры килә.
  4. Тема - Бәйге темасына туры килә (Дөньядагы бар татар җирләренең бүгенге һәм тарихи дәүләт, муниципаль һәм иҗтимагый төзелеше, эшлеклеләре, башка бәйле феноменнары)
  5. Күләм - Мәкалә кимендә 3000 байтка баетылган.
  6. Тамгалау - Мәкаләнең бәхәс битенә урынлы бәйге калыбы урнаштырылган: яңа мәкалә өчен  • тулыландырылган мәкалә өчен
  7. Дисквалификацияләнмәгән - Татарча Википедия кагыйдәләрен хөрмәт итә:
    1. Мәкаләне үзегез яздыгыз (плагиат, копи-паст түгел һәм башкача авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау).
    2. Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел (тиз бетерелә һәм саналмый)Татарстанга караган тематик мәкаләләр агачын тикшерү.
    3. вандализм, нигезсез фикерләр яки спам түгел,
    4. Яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар
    5. һәм башкалар.


Тулылыгы һәм форматлануы буенча үрнәк алырлык яхшы мәкаләләр: Мансур Мозаффаров, ТАССРның төзелүе, Татарстан Республикасының милли музее, Зәңгәр шәл (спектакль), Идел-Урал (гәҗит, Берлин), Шәриф Камалның музей-фатиры (Казан)

Күбрәк балл җыя алу өчен игътибар итәрлек әйберләрбәяләү тәртибе һәм кабул ителгән тематик эшне җиңеләүтү юллары

Татар җирләре үзгәртү

Бәйге максатлары өчен, татар җирләре феноменнары арасына шулай ук түбәндәге дәүләт һәм административ төбәкләре территорияләрендә урын алган иҗтимагый вәзгыятьләр керә:

Гамәлдәге нәтиҗәләре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү