Википедия:Бәйгеләр/Татар җирләре җәмгыяте/2021/Бәяләү җәдвәле

Преквалификация коралы кабул иткән мәкаләләрдән очраклы сайланган битләрен бәйләү тәртибе. Түбәндәге җәдвәл буенча эчтәлекләре бәяләнә, тутырылганы бәхәс битендә урнаштырыла.

Татар җирләре җәмгыяте 2021 вики-марафоны бәяләү җәдвәлеҮзгәртү

«Татар җирләре җәмгыяте 2021» бәйгесе чикләрендә булдырылган яңа мәкаләне бәяләү җәдвәле:

# Критерий күрсәткеч
1 Кереш өлеше: Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге (калганын укымасам, нәрсә белүем җитә, юк - бар - темага юлны ача - җитәрлек аңлата) 0-1-2-3
2 Мәгълүмати калыплар: {{УК}} яки тематик карточкасы, {{Тышкы сылтамалар}}, {{Бу темага Татнетта}}, башка төр навигацион калыплар 0-1-2-3
3 Тексттагы вики-сылтамалар: Мәкаләдән башкаларга вики-сылтамалар урнаштырылган (0/1-9/10-50/50+, визуаль) 0-1-2-3
4 Бирегә нәрсә сылтый: Мәкалә Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-9/10-50/50+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 0-1-2-3
5 Мәкалә сурәтләнгән 0-1-2-3
6 Чыганаклар: Мәгълүматны тикшереп алу өчен бәйсез чыганакларга искәрмәләр, сылтамалар, аларның күләме, табу җиңеллеге һәм абруйлылык дәрәҗәсе 0-1-2-3
7 Төркемләү төгәллеге 0-1-2-3
8 Мәкалә структурасы: Стандарт бүлекләре барлыгы, детальлелеге 0-1-2-3
9 Татар фәнен һәм чыганакларын популярлаштыру: ТР ФАнең татар институтлары, Татмедиа һәм Бөтендөнья татарлар конгрессы басмалары мәкаләләренә, Викимәгълүмат элементында — «Tatarica» энциклопедиясенең бәйле татар/рус версияләренә сылтама урнаштыру 0-1-2-3
10 Татар теле һәм стиль: Белешмә-энциклопедик стильдә, нейтраль караштан, лексика сайлавы. 0-1-2-3
Нәтиҗә: 0-10-20-30

Казый --~~~~