Википедия:Бәйгеләр/Татар җирләре җәмгыяте
Татар җирләре
Бәйге өчен, татар җирләре кысаларына түбәндәге дәүләт һәм административ төбәкләр урнашкан территорияләр аңлашыла:
- тарихи: Аккирмән Урдасы, Алтын Урда, Әстерхан ханлыгы, Едисан Урдасы, Елец кенәзлеге, Җагалдай ханлыгы, Казан ханлыгы, Казан губернасы, Казый олысы, Касыйм ханлыгы, Кырым ханлыгы, Кырым АССР, Курск төмәнлеге, Мансур кенәзлеге, Нократ бәклеге, Нугай Урдасы, Олы Урда, Себер ханлыгы, Татарстан АССР, Төмән бәклеге һ.б.
- заманча: 大泉塔塔尔族乡 Дацюань-Татар милли волосте, Ногай районы (Дагъстан), Ногай районы (Карачай-Черкесия), Польша-Литва татарлары, Кырым Җөмһүрияте, Татарстан Республикасы, Татар диаспоралары: Австралия, АКШ, Румыния, Төркия, Финляндия, Япония һ.б.
Нигезләр
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язманы булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Мәкалә темага карый.
- Бәйге вакытында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый, мәс.:
- Мәкаләдә һәм өстәмәләрдә абруйлы чыганаклар китерелергә тиеш.
- Мәкалә һәм өстәмәләр татар телендә булырга тиеш (татар рәсми кирил яки латин әлифбасында).
- Мәкаләдә тәнкыйтьләүче калыплар - (мәсәлән, {{орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} булмаска тиеш.
- Мәкалә гади исемлек булмаска тиеш.
- Мәкалә һәм өстәмәләр Авторлык хокукларын бозмаска тиеш.
- «Гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр, өстәмәләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.
- Матди призлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла. Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
Бәйге оештыручылары
Еллар буенча
Шулай ук карагыз
- Бәйгенең концепциясе: инглизчә • русча
- Минем Татарстан
- Татар 4.0
- Төрки марафон