Портал:Чуашия/Ә сез беләсезме
- Чуашстанның Озын Куак авылының татарча, русча һәм чуашча исемнәре бөтенләй туры килми.
- Буа авылын 1896 елда Татарстанның Буа шәһәре кешеләре нигезләгән булган.
- Комсомол районында Советлар Союзы таркалгач беренче мәчет Урмай авылында торгызылса, икенчесе Тигәнәле авылында төзелә.
- Шыгырданда ел саен Минсәет Таҗетдинов исемендәге көрәш бәйгесе узып тора.
- Батыр районына татарлар килүе (йомышлы мишәрләр) 16 йөзнең 2нче яртысында Гөбенә һәм Тәтеш-Темников чик буе ныгытмаларын төзү белән бәйле.
- Чуаш автономияле өлкәсе Казан һәм Сембер губернасы өлешләреннән 1920 елның 24 июнендә барлыкка килә.
- Канаш шәһәрендә 6600 млн сум тавар әйләнелүче Чуашиядәге иң зур тимер юллар чуалышы урнашкан.
- Русия империясендә Алатыр чуаш һәм мордва халыкларының милли аң үзәкләренең берсе булып торган.