Николай Дмитриев

Николай Дмитриев, Николай Константин улы Дмитриев, рус. Дмитриев Никола́й Константи́нович (1898 елның 28 августы, Мәскәү1954 елның 22 декабре, шунда ук) — төрки телләр белгече, филология фәннәре докторы (1938), профессор (1930), ССРБ ФА мөхәррир-әгъзасы (1943), РСФСР педагогика академиясенең хакыйкый әгъзасы (1945), Башкорт АССР (1947), Чуаш АССР (1957), Төрекмәнстан ССР (1950) атказанган фән эшлеклесе.

Николай Дмитриев
Туган телдә исем Николай Константин улы Дмитриев
Туган 28 август 1898(1898-08-28)
Мәскәү
Үлгән 22 декабрь 1954(1954-12-22) (56 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Пәтницки зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Һөнәре тел галиме
Эш бирүче СПДУ Көнчыгыш факультеты[d]
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1898 елның 28 августында Мәскәүдә туган. Өченче Мәскәү гимназиясен алтын медальгә (1916), Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1920), Мәскәү көнчыгыш телләре институтын (1923) тәмамлаган. Тел гыйлемендә Ф.Ф. Фортунатов (1848-1914) һәм аның шәкерте В.К. Поржезинский (1870-1929) мәктәбе тарафдары. Төрек, гарәп, фарсы телләре буенча махсуслашкан. 30 дан артык телне белгән. Фәнни хезмәтләрен инглиз, итальян, француз, алман телләрендә иркен яза алган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

Телләрнең үзара йогынтысын өйрәнү фәнни эзләнүләренең үзәгендә тора. Н.К. Дмитриев ССРБда төрки телләрне өйрәнү мәктәбенә нигез салучыларның берсе. Башкорт, кумык, төрек, азәрбайҗан, гагауз, кырымтатар, төрекмән, татар, чуаш телләре буена фундаменталь хезмәтләр авторы. Төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы буенча күптомлык хезмәтнең җитәкчесе. Төрки һәм славян телләренең үзара йогынтысын өйрәнә. Милли мәктәпләрдә рус һәм милли телләрне укыту методикасын төзүчеләрнең берсе. Марксизм-ленинизм хезмәтләрен төрки телләргә тәрҗемә итүчеләр өчен ачылган курслар белән җитәкчелек итә.

  • Рус телендә төрки алынмаларны тикшереп, 2 меңләп алынма сүз таба.
  • РСФСР педагогика академиясен, РСФСР милли мәктәпләр институтын оештыруда башлап йөри.

Шәехзадә Бабичның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итеп, 1925 елда Мәскәүдә аерым китап итеп бастыра.

Китаплары үзгәртү

  1. Строй турецкого языка. М. 1939.
  2. Грамматика кумыкского языка. М., 1940.
  3. Грамматика башкирского языка. Л., 1948.
  4. Строй тюркских языков (Сборник избранных трудов). М., 1962.

Хәтер үзгәртү

Уфадагы урамга исеме бирелгән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. С. Галин . Тел ачкычы – халыкта. Уфа: «Китап», 1999. ISBN 5-295-02592-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү