Мөхәррәм Галимов

авиация генерал-майоры

Мөхәррәм Галимов, Мөхәррәм Нигъмәт (Нигъмәтҗан) улы Галимов, бүләкләү документларында Мухарам Нигаметович Галимов (1907 елның 31 гыйнвары, РИ, Ырынбур губернасы, Чиләбе өязе, Копейск1990 елның 28 апреле, СССР, Украина ССР, Львов) ― совет хәрби эшлеклесе, авиация генерал-майоры. I класслы штурман, СССРның атказанган хәрби штурманы. 1929 елдан КПСС әгъзасы. [1]

Мөхәррәм Галимов
Туу датасы 31 гыйнвар 1907(1907-01-31)
Туу урыны РИ, Ырынбур губернасы, Чиләбе өязе, Копейск
Үлем датасы 28 апрель 1990(1990-04-28) (83 яшь)
Үлем урыны СССР, Украина ССР, Львов
Иялек Русия империясе байрагы РИ
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Гаскәр төре хәрби авиация
Дәрәҗә авиация генерал-майоры (СССР)
Җитәкчелек иткән һава армиясе баш штурманы
Бүләкләр һәм премияләр Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыАлександр Невский ордены
I дәрәҗә Ватан сугышы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
СССРның атказанган хәрби штурманы
 Истигъфада 1960

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1907 елның 31 гыйнварында Чиләбе янәшәсендәге Тугайкүл (Челябинские Копи) бистәсендә (1933 елдан Копейск шәһәре) шахтер гаиләсендә туган. Әнисе Хатирә чыгышы белән хәзерге Татарстанның Мамадыш районыннан булган. Мөхәррәм әүвәл мәдрәсәдә белем алган, аннары Чиләбедәге урта мәктәпнең 7 классын тәмамлаган. 16 яшендә шахтага эшкә чыга: өч ел Копейскиның 2нче һәм 3нче санлы шахталарында эшли. 1926―1929 елларда Свердловскида совет-партия мәктәбендә укый. Чиләбе округы (хәзерге Курган өлкәсе) Катай районы комсомол комитеты секретаре итеп билгеләнә. [2]

1929 елның 20 сентябреннән ― Кызыл Гаскәр сафында. Казанда Татар-башкорт командирлары әзерли торган хәрби мәктәпне (хәзерге танк университеты) тәмамлый. Артиллерия полкындагы уку-укыту батареясында хезмәт итә. 1931―1933 елларда Ленинградта артиллерия мәктәбендә укыганнан соң, 7нче Самар кавалерия дивизиясе составындагы артиллерия полкында утка тоту взводы командиры итеп билгеләнә. Бер елдан лейтенант М. Галимов авиациягә күчә: Ырынбур очучы-күзәтүчеләр мәктәбен (хәзерге хәрби авиация очучылар училищесы[d]) тәмамлагач, Көнбатыш хәрби округы составындагы аерым бомбага тоту авиациясе эскадрильясына юллама ала, очкыч, звено, эскадрилья штурманы дәрәҗәләренә күтәрелә.

1937 елда Испания ватандашлар сугышында[d] катнаша: республика авиациясенең 24нче бомбага тоту төркеме штурманы булып хезмәт итә. Испания күгендә 92 хәрби очыш ясаган М. Галимов ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

Кавказ арты хәрби округы штурманы майор (1939 елдан) Галимов Совет-фин сугышында катнашканнан соң подполковник дәрәҗәсе алган.

Төньяк Кавказ хәрби округының баш штурманы М. Галимов 1941 елның август-сентябрь айларында Иранга каршы походта[d], декабрь аеннан Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елның гыйнвар-май айларында – Кырым фронты[d] штурманы, аннары сугыш тәмамланганчы – 2нче Украина фронты составында 5нче һава армиясенең баш штурманы. Полковник (1943 елдан) М. Галимов Украинаны һәм Молдованы азат итүдә, Румыния, Маҗарстан, Чехословакия, Австриядән фашистларны кууда катнаша. 1942 елда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1944 елда Кызыл Байрак, Александр Невский һәм Кызыл Йолдыз орденнары, 1945 елда тагын бер I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң генерал-майор Галимов хәрби авиациядә хезмәт итүен дәвам итә. 1960 елның 17 декабрендә отставкага чыга. Украина ССРның Львов шәһәрендә яши. ДОССАФта, сугыш ветераннары комитетында вазифалар башкара.

1990 елның 28 апрелендә Львов шәһәрендә вафат булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Галимов Мухарам Нигаметович. Портал Челябинской области(рус.)
  2. Галимов Мухарам Нигаметович (Олег Каминский) / Проза.ру(рус.)
  3. Галимов Мухарам Нигаметович. 2023 елның 13 май көнендә архивланган. Энциклопедия Копейска(рус.)

Әдәбият үзгәртү

  • Рәис Зарипов. Авиация армиясе баш штурманы. Мәдәни Җомга, № 17, 5.05.2023, 16-17нче бит.
  • Галимов Мухарам Нигаметович // Челябинская область : энциклопедия / [редкол.: К. Н. Бочкарев (пред., гл. ред.) и др.]. — [Пилот. вып.]. — Челябинск : Камен. пояс, 2003—2007. — 1000 экз. — Т. 1 : А — Г. — 2003.

Сылтамалар үзгәртү