Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте – Таврида мөфтияте

дини оешма (Кырым, Украина / РФ)

Таврида мөселман Диния нәзарәте белән бутамагыз
Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте белән бутамагыз

Мөселманнарның
Үзәк Диния нәзарәте
– Таврида мөфтияте
рус.  Центральное духовное управление мусульман – Таврический муфтият
Баш-фатир:

295044, Кырым Республикасы, Акъяр, Беренче Атлы армия ур., 66

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

.Әнвәр Әхтәмов

Мөфти

шәех Руслан Сәетвәлиев

Нигезләү
Кырым мөселманнары Дини үзәге базасында

2014 ел

cdumk.ru

Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте – Таврида мөфтияте (рус. Центральное духовное управление мусульман – Таврический муфтият, ЦДУМТМ) ― Кырым Республикасының бөтен территориясендә җирле мөселман җәмгыятьләрен берләштерә торган үзәкләштерелгән дини оешма. Кырым ярымутравы территориясендә 1831 елдан бирле Таврида мөфтияте гамәлдә булган [1].

Таврида мөфтияте 2010 елдан ярымутрауда эш иткән Кырым мөселманнары Дини үзәге (рус. Духовный центр мусульман Крыма) базасында оештырылган. Оештыру һәм идеологик яктан ул Әхмәд Тамим җитәкчелегендәге Украина мөселманнарының Диния нәзарәте белән бәйле була [2]. Таврида мөфтияте, ярымутрау хакимиятләренең тулы хуплавы һәм ярдәменнән файдаланып, Кырымда үз эшчәнлеген проблемасыз диярлек үстерә [2].

ТарихҮзгәртү

 
Мөфтиятнең штаб-фатиры (Акъяр, Беренче Атлы армия ур., 66)

Моны да карагыз: Кырым кризисы

Кырымны Россиягә кушканнан соң, Кырым мөселманнары 2014 елның язында килеп чыккан яңа сәяси-хокукый чынбарлыкка җайлашырга мәҗбүр була. 1992 елның 31 августында Акъярда мөселман җәмгыятьләре вәкилләренең Бөтенкырым җыены барышында оештырылган Кырым мөселманнары Диния нәзарәте 2015 елның 27 февралендә Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте буларак Россия хокукый кырында теркәлү уза [3].

Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтенең Кырымтатар Милли Мәҗлесе белән мөнәсәбәтләре катлаулана, низаг үзара гаепләү ташлау һәм параллель дини оешмалар оештыру белән бергә бара [2]. 2016 елның 19 ноябрендә Киевта кырымтатар мөселман оешмалары делегатлары корылтае уза, анда Украинаның 14 ислам җәмгыятеннән 40 делегат катнаша. Делегатлар Киевта (Киев, Җиңү проспекты 67/1) Кырым Автономияле Республикасы мөселманнарының Дини идарәсе (Кырым мөселманнары Дини идарәсе, Qırım Musulmanları Diniy İdaresi) төзергә карар итә, аның җитәкчесе итеп элек Кырым татарларының Киев якташлыгы идарәсе каршындагы мөселманнарның рухи кыйммәтләре комитетын җитәкләгән Айдер Рөстәмов сайлана[4].

Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтенә Кырым мөселманнары өстеннән тулы контроль урнаштыруга, нигездә, мөселманнарның ярымутраудагы ике төркеме каршы тора. Болар – ярымутрауда калган Хизб ут-Тәхрир дини партиясе тарафдарлары һәм хәбәшиләрне(рус.) берләштергән Таврида мөфтияте.

2014 елның августында Кырым мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте — Таврида мөфтияте теркәлү узган, аның төп эшчәнлеге Кырым мөселманнары Дини идарәсенең кырымтатарларга йогынтысын киметүгә юнәлдерелгән була [5] һәм, кайбер мәгълүматлар буенча, Россия хакимиятләре тарафыннан хуплану таба [6][7][8].

Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте Россия хакимиятләре белән тулы хезмәттәшлек итү юлына баскач, аңа каршы тору өчен оештырылган Таврида мөфтиятенең әһәмияте вакытлыча кими, әмма бу дини оешма барыбер Россия хакимиятләре тарафыннан басым инструменты сыйфатында кулланылуын дәвам итә. Таврида мөфтияте үз эшчәнлеген ачыктан-ачык гамәлгә ашыра, ярымутрауның барлык территориясендә дини чаралар уздыра [2].

СтруктураҮзгәртү

Таврида мөфтияте Кизләү шәһәренең де-юре Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Хан-Җәмигъ мәчетен үз кулында тота [9].

Мөфтият составында берничә дистә мөселман җәмгыяте исәпләнә, алар арасында РФ Юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узган мөселман җәмгыятьләре дә бар [2].

2016 елның көзендә Таврида мөфтияте лидерлары, Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтен әйләнеп узып, мөстәкыйль рәвештә, Россия хаҗ-миссиясе кысаларында хаҗилар төркемен җибәрергә планлаштыра, әмма уңышсызлыкка дучар була. Килеп туган вәзгыятьтә алар хаҗиларны Украина мөселманнары Диния нәзарәтенә караган структуралар аша җибәрергә карар кыла, моның өчен каты тәнкыйтькә һәм шелтәгә дучар була [2].

2016 елның 14 ноябрендә ярымутрауның көч структуралары Кизләү шәһәренең үзәк (җәмигъ) мәчетендә (Хан Җәми) тикшерү-тентү уздыра. Шәһәрнең «Хан Җәми» мөселман җәмгыяте имамы Габделганиев фикеренчә, мәчеттә табылган экстремистик характердагы китапларны мәчеткә "билгеле бер кешеләр" ташлаган. Биредә төрек авторы, Коръән мөфәссире Сәид Нурсиның(рус.) (1870―1960) тыелган китаплары турында сүз бара [10][11].

Таврида мөфтияте ярдәме белән ярымутрау мөселманнары ел саен бөтен Кырымда ― шәһәрләрдә, авылларда, мәчетләрдә һәм йортларда Рамазан аенда ифтарлар, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид бәйрәме, Бакчасарай районында изге Искәндәр (Къарлы Азиз) каберен бергәләп зират кылу кебек чаралар үткәрә [12].

Таврида мөфтияте эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып чын ислам китапларын тәрҗемә итү, бастыру һәм тарату тора. Китаплар төрле дини фәннәр буенча нәшер ителә: дин нигезләре (Гакыйдә), Ислам кануннары (Фикһ), Коръән тәфсире, Хәдисләр, Гарәп теле грамматикасы, Пәйгамбәрнең, аның сәхабәләренең тормыш юлы, исламда иң танылган галимнәрнең биографияләре, балалар өчен китаплар һ. б. Шулай ук вакытлы басмалар ― «Мирас» журналы һәм «Мерхаба» балалар журналы чыга.

Таврида мөфтияте каршында ир балалар һәм кыз балалар өчен мәдрәсәләр эшли.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Деятельность ЦДУМТМ. Сайт ЦДУМТМ(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Э. С. Муратова. Мусульманская община Крыма в 2016 году 2020 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган.. // Ислам в мультикультурном мире: межконфессиональное согласие и преодоление радикализма. VI Казанский международный научный форум. К.: КФУ, 2017. ISBN 978-5-00019-884-1
  3. Муфтият Крыма перерегистрировался по законодательству РФ (2015-03-05).
  4. В Киеве создано Духовное управление мусульман Крыма (2016-11-20). 2020-08-01 тикшерелгән.
  5. Муратова Э. Мусульмане Крыма в новых политических реалиях // Восток. Афро-азиатские общества: история и современность. 2016. № 5. С. 168.(рус.)
  6. Ислам в СНГ: Крымские хабашиты поменяли вывеску. әлеге чыганактан 2020-01-31 архивланды. 2020-08-01 тикшерелгән.
  7. Украинских мусульман встревожило создание в Крыму и Донбассе "марионеточных исламских структур". 2020-08-01 тикшерелгән.
  8. ДУМК: Параллельный муфтият в Крыму попытка властей внести раскол в ряды крымских мусульман. 2020-08-01 тикшерелгән.
  9. Самый большой ифтар в Крыму провели в мечети Хан-Джами г. Евпатория 2019
  10. Мусульмане Евпатории просят главу Крыма остановить беспредел.(үле сылтама) saitevpatorii.com, 25.11.2016(рус.)
  11. Мухетдинов Д., Хабутдинов А. Крым: мусульманская община в контексте общего развития региона // Ислам в современном мире. 2014. № 4 (36). С. 57(рус.)
  12. Мусульмане г. Бахчисарай празднуют Маулид 2018

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү