Таврида мөселман Диния нәзарәте

дини оешма (Таврида өлкәсе, Россия империясе)

Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте – Таврида мөфтияте белән бутамагыз

Таврида мөселман Диния нәзарәте
рус. Таврическое Магометанское Духовное Правление
Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

гаскәри казый Сәет Мәхмәт

Нигезләү
Россия патшабикәсе Екатерина II указы белән

1794 ел

Таврида мөселман Диния нәзарәте, шулай ук Таврида мөфтияте (рус. Таврическое Магометанское Духовное Правление, муфтият Тавриды) ― Россия империясе Таврида өлкәсе(рус.) мөселманнарының иң югары дини оешмасы.

Тарих үзгәртү

Россия империясе патшабикәсе Екатерина IIнең 1783 елның 8 апрелендә «Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм бөтен Кубань ягын Россия державасына кабул итү турында» манифестында һәм шул ук елның 28 июнендә кул куйган Указында әйтелә:

мәчетләргә һәм аларның мәктәпләрендәге хезмәткәрләргә һәм башка шундый файдалы эшләргә җитәрлек күләмдә чыгымнар тотуны билгеләргә [1]

Таврида мөселман Диния нәзарәте 1794 елның 23 гыйнварында патшабикә Екатерина IIнең «Мөфти рәислегендә Таврида өлкәсендә мөселман руханилар идарәсен булдыру турында» (рус. О бытии в Таврической области Магометанскому Духовному Правлению под председательством Муфтия) указы [2] белән төзелә [3].

Шул ук указ белән нәзарәтнең башлыгы ― мөфти билгеләнгән. Таврида мөселман Диния нәзарәтенең беренче мөфтие ― Кырым гаскәри казые Сәет Мәхмәт әфәнде.

1831 елның 23 декабрендә император Николай I «Таврида мөселман руханилары һәм алар алып барырга тиешле эшләр турында нигезләмә»не (рус. Положение о таврическом магометанском духовенстве и подлежащих ведению его делах) раслый [4]. Нигезләмәдә Таврида мөселман Диния нәзарәтенең башлангыч штаты да расланган. Бу документ нәтиҗәсендә Кырым өчен традицион булган мөселман руханиларының буыннан күчә килүче корпоративлыгы сакланып кала.

Таврида мөселман Диния нәзарәте юрисдикциясенә Россия империясенең Көнбатыш губерналары: Вильно, Волын, Гродно, Ковно (үзәге Ковно, хәзерге Каунас), Курляндия (үзәге Митава, хәзерге Елгава) һәм Минск губерналары мөселманнары кертелә.

Алга таба Кырым мөселманнары мәсьәләләре буенча берничә норматив-хокукый акт кабул ителә, аларның иң мөһимнәре түбәндәгеләр (хронологик тәртиптә):

  • 1833 елның 22 декабре – «Таврида мөселманнары варислары арасында утарларны бүлешү һәм кече яшьтәге балалар өчен опека булдыру турында» [5]
  • 1834 елның 30 октябре – «Ата-аналарга буйсынмау турында эшләрне Таврида мөселман Диния нәзарәтендә карау тәртибе турында» [6]
  • 1848 елның 28 мае – «Таврида губернасында мөселман руханилары турында» [7]
  • 1904 елның 24 мае – «Таврида мөселман Диния нәзарәтенең штатларын раслау турында» [8]

1835 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Кырымда 1 мөфти, 1 гаскәри казый, 5 казый, 454 хатиб, 1113 имам, 931 мөәзин, 103 мөдәррис, 201 гочи булган.

Кырым сугышыннан соң (1853-1856) Кырым татарларының Госман империясе территориясенә күпләп күчеп китүеннән соң һәм торак пунктлар саны кимү сәбәпле, 1914 елга ярымутрауда бары тик 729 мәчет кенә эшләп килә, руханилар саны 5 мәртәбә кими һәм бары 942 кеше тәшкил итә [1].

 
Гаскәри казый. Ч. Вечеллио гравюрасы

Таврида мөселман Диния нәзарәте Россия империясе Эчке эшләр министрлыгына караган. Ырынбур мөселман диния нәзарәтеннән аермалы буларак, Таврида мөфтиен турыдан-туры император үзе раслаган. Өяз казыйларын мөфти билгеләгән һәм губернатор раслаган.

Таврида мөселман Диния нәзарәте кайбер үзгәрешләр белән патша хакимияте бәреп төшерелгәнче (1917) гамәлдә була [2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Айдер БУЛАТОВ (17.01.2012). Ислам в Крыму. Часть 1.
  2. 2,0 2,1 220 лет со времени учреждения Таврического Магометанского Духовного Управления. 2017 елның 1 март көнендә архивланган. Госмузей истории религии, 14.01.2014.]
  3. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1649—1825]. — Т. XXIII. — СПб., 1830. — С. 482.
  4. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1825—1881]. — Т. VI, ч. 2. — СПб., 1832. — С. 337—345.
  5. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1825—1881]. — Т. VIII, ч. 1. — СПб., 1834. — С. 782—783.
  6. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1825—1881]. — Т. IX, ч. 2. — СПб., 1835. — С. 111—112.
  7. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1825—1881]. — Т. XXIII, ч. 1. — СПб., 1849. — С. 357.
  8. Полное собрание законов Российской империи. — [Собрание 1881—1913]. — Т. XXIV, ч. 1. — СПб., 1905. — С. 539—540.

Әдәбият үзгәртү

  • П. В. Густерин. Мусульманское духовенство по законодательству Российской империи. — Саарбрюккен: LAP LAMBERT Academic Publishing, 2014. — 80 с. — ISBN 978-3-659-57965-3.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү