Михаил Разумов
Михаил Разумов, (фирка псевдонимы, чын исеме Арон Иосифович Арханцев, рус. Разумов Михаил Осипович (1894-1937) — РКП(б) Башкортстан өлкә комитетының җаваплы сәркатибе (1924-1927), ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1928-1933). 1913 елдан РСДРП(б) әгъзасы.
Михаил Разумов Арон Арханцев | |
---|---|
Туган телдә исем | Михаил Осипович Разумов (Арон Иосифович Арханцев) |
Туган | 1894 Чернигов губернасы Глухов (Сумы өлкәсе, Украина ) |
Үлгән | 30 октябрь 1937 Мәскәү |
Милләт | яһүд (рус[1]) |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | сәясәтче, фирка эшлеклесе |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре |
Михаил Разумов | |
---|---|
ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе | |
Вазыйфада 1928 ел – 1933 ел | |
Аңа кадәр | Мендель Хатаевич |
Дәвамчысы | Альфред Лепа |
РКП(б) Башкортстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе | |
Вазыйфада 1924 ел – 1927 ел | |
Аңа кадәр | Рубен Восканов |
Дәвамчысы | Эдуард Юревич |
Туган | 1894[2] Һлухив, Чернигов губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 30 октябрь 1937[2] Мәскәү, СССР |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1894 елда Чернигов губернасы Глухов (хәзерге Украинаның Сумы өлкәсе) шәһәрендә туган. Үсмер еллары Донбасста үтә. 1913 елга хәтле мәктәптә (4 сыйныф) һәм гимназиядә (2 сыйныф тәмамлый) укый һәм конторчы булып эшли. 1913 елда Петербургка китә, Обухов заводына эшкә керә. 1914 елда кире Луганскига кайта. 1915 ел башыннан патша армиясендә хезмәттә. Җәй көне ике аягы да яраланып, озак вакыт лазаретта дәвалана.
Инкыйлаб
үзгәртүПетроградта Шуралар хакимиятен урнаштыруда катнаша. 1919 елда Әдис хәрби округы сәяси идарәсе башлыгы. Көньяк фронтның Кызыл Армия бүлгеләрендә сәяси идарә инспекторы. 1920 елда янәдән Донбасста фирка-шура хезмәтендә: Донецк губерна эшче-крестьян инспекциясе башлыгы, губерна башкарма комитеты рәисе.
Фирка эшчәнлеге
үзгәртү- 1922-1924 елларда РКП(б) Орел губерна комитеты, Башкортстан өлкә комитеты сәркатибе.
- 1927-1928 елларда Кытайда хәрби киңәшче (8 ай төрмәдә утыра).
- 1928 елның июленнән ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе. Казанда яңа зур сәнәгать районы (Ленин районы) корыла. Каты кул белән җөмһүрияттә күмәк хуҗалыклар коруны, кулаклардан арынуны оештыра. 1933 елда язгы чәчүне 1 майга, урып-җыюны һәм дәүләткә икмәк тапшыру планын 14 сентябрьгә төгәллиләр. Җөмһүриятне уңыш белән котларга М.И. Калинин килә. Авыл хуҗалыгындагы уңышлары өчен ТАССР Ленин ордены белән бүләкләнә (1934). Ленин ордены белән М.О. Разумов һәм ТАССР ХКШ рәисе Кыям Абрамов та бүләкләнә (1935).
- 1933-1937 ВКП (б) Көнчыгыш Себер край комитеты сәркатибе.
Сәяси золым
үзгәртү1937 елда кулга алына һәм атып үтерелә. 1956 елда исеме аклана. 2005 елда Ленин орденына хокукы кайтарыла [3]
Китаплары
үзгәртүКитаплары |
---|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1935 Ленин ордены — Татарстан АССР белән уңышлы җитәкчелек өчен.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
Әдәбият
үзгәртү- Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
Сылтамалар
үзгәртү- 1898-1991 ССРБ һәм коммунистлар фиркасе тарихы буенча белешмәлек
- Себердә Сталин терроры 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Россия архивлары 2009 елның 6 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сахаров-үзәк
- ↑ 2,0 2,1 Историческая энциклопедия Сибири / мөхәррир В. А. Ламин — Новосибирск: 2009. — ISBN 5-8402-0230-4
- ↑ Фирканең Татарстан өлкә, җөмһүрият комитетлары беренче сәркатипләре, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-11-17