Төп менюны ачу

Мендель Хатаевич, рус. Мендель Маркович Хатаевич (1893-1939) — ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы (беренче) сәркатибе (1925-1928). РСДРП (б) әгъзасы (1913 елның августыннан).

Мендель Хатаевич
М.М.Хатаевич.jpg
Туган телдә исем Мендель Маркович Хатаевич
Туган 22 март 1893(1893-03-22)
Һомел
Үлгән 30 октябрь 1937(1937-10-30) (44 яшь)
Мәскәү
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Русия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Ленин ордены
Хатаєвич Мендель Маркович автограф 1934.png

Commons-logo.svg Мендель Хатаевич Викиҗыентыкта

Мендель Хатаевич
1
Flag of Tatar ASSR (1954).svg ВКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе
Вазыйфада
5 ноябрь 1925 ел – 7 июнь 1928 ел
Аңа кадәр Иван Морозов
Дәвамчысы Михаил Разумов
Туган 10 (22) март 1893
Һомел, Һомел өязе[d], Могилөв губернасы, Русия империясе
Үлгән 30 октябрь 1937(1937-10-30)[1] (44 яшь)
Мәскәү, ССҖБ

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
М.М. Хатаевич
 
Төрмәдә төшкән рәсеме. 1937

1893 елның 10 мартында (22 мартында) Һомел шәһәрендә туган. Яһүд башлангыч мәктәбен тәмамлагач, теш табиблыгына укый, гәҗит сатучы булып эшли, 19 яшендә гәҗит киоскы тотучы булып китә. 1913 елда Һомелдә большевиклар фиркасенә кабул ителә. 1914 елда, яшерен басмаханәдә листовкалар бастырганда, жандармнар кулына эләгә һәм Көнчыгыш Себергә сөрелә. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң гына, амнистия буенча иреккә чыга, Петроградка кайта.

Октябрь инкыйлабыҮзгәртү

1917 елның мартында РСДРП (б) үзәк комитеты М. Хатаевичны, Полесье большевиклар оешмасын тергезү өчен, Һомелгә җибәрә. Алманнар Һомелне басып алганга кадәр, фирканең Һомел шәһәр комитеты рәисе урынбасары булып тора. 1918 елның февраленнән Самарда фирка шәһәр комитеты рәисе булып сайлана.

Ватандашлар сугышыҮзгәртү

Самарны ак чехлардан саклаганда, каты яраланып, аларга әсир төшә. 1918 елның 7 октябрендә Кызыл Армия шәһәрне азат иткәч, төрмәдән чыгарыла. Ак полякларга каршы, Врангельгә каршы хәрәкәтләрдә дивизия сәяси бүлеге башлыгы буларак катнаша.

Фирка эшчәнлегеҮзгәртү

1937 елның 9 июлендә кулга алына, 30 октябрендә атып үтерелә[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1935 Ленин ордены № 1423 – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм планнарны арттырып үтәгәне өчен.

Кызыклы фактҮзгәртү

Киев суды 7 кешене (Сталинны, Молотовны, Постышевны, Кагановичны, Косиорны, Хатаевичны, Чубарьны) 1932-1933 елларда Украинада ачлык китереп чыгаруда (голодомор) гаепле дип тапты[3].

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Борцы за счастье народное. 2 нче китап. Казан: ТКН, 1983.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү