Айнур Тимерханов

Айнур Тимерханов, Айнур Әхәт улы Тимерханов (1974 елның 26 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Иске Икшермә) — тел галиме, лексикограф, филология фәннәре докторы (2007), доцент, ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография (сүзлекләр төзү) бүлеге җитәкчесе, Болгар ислам академиясе проректоры (2019—2021)[1], ректор (2021-2023)[2]. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты (2017 елның 17 мартыннан).[3] Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).

Айнур Тимерханов
Туган телдә исем Айнур Әхәт улы Тимерханов
Туган 26 март 1974(1974-03-26) (50 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Иске Икшермә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тел галиме, ректор
Җефет Гөлнара
Балалар кызлары Иделә, Зәмирә
Бүләк һәм премияләре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге - 2023«Фидакарь хезмәте өчен» медале - 2024

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1974 елның 26 мартында Татарстан АССР Саба районы Иске Икшермә авылында туган. Мәктәп елларында инглиз телен яратып өйрәнә. Чит телләргә бәйләп һөнәр сайлауга мәктәптәге инглиз теле укытучысы Анатолий Герман юл күрсәтә.

Казан дәүләт педагогика институты чит телләр факультетының инглиз-гарәп телләре бүлеген бик яхшы билгеләренә тәмамлый (1996, гарәп теле укытучысы Александр Михеев), запастагы офицер.

19961999 еллардаТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге аспиранты. «Хәзерге татар телендә эш кәгазьләре теле» дигән темага докторлык диссертациясе яклый (2006, җитәкчесе профессор Ф. А. Ганиев).

1992 елда Төрек мәгариф үзәгендә (Самсун, Төркия) лекцияләр укый

19941995 елларда Каһирәнең Әл-Әзһәр университетында (Мисыр) белем ала.

Югары уку йортларының яшь укытучылары өчен халыкара алмашу программасы кысаларында (Junior Faculty Development Program; инглиз, гарәп телләре) Америка грантын отып, Индиана университеты (АКШ, Блумингтон, 2003), Чикаго университеты (АКШ, Чикаго, 2004), Флориданың Атлантик университетларында (АКШ, Бока Ратон, 2015) стажировка уза, ТР һәм РФ телләр сәясәте, татар лексикографиясенең үсеше турында лекцияләр укый.

Хезмәт юлы үзгәртү

1995 елдан укыту эше белән шөгыльләнә: төрле елларда Татар дәүләт гуманитар институты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан федераль университетларында, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында [4] юристлар белән инглиз, гарәп, татар телләренә өйрәтү программасы буенча дәресләр алып бара.

1995—2005 елларда — Татар дәүләт гуманитар институтының инглиз теле, контрастив лингвистика кафедралары ассистенты, өлкән укытучысы.

2003—2006 елларда — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге фәнни хезмәткәре, өлкән фәнни хезмәткәре.

2005—2008 елларда — Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының инглиз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты.

2005—2019 елларда — Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы тел белеме һәм чит телләр кафедрасы доценты, профессор.

2006—2007 елларда — Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аспирантура белән идарә итү башлыгы.

2008—2010 елларда — Казан (Идел буе) федераль университетының чагыштырма филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр кафедрасы профессоры.

2007—2019 елларда — Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире.

2019 елның 12 мартыннан — Болгар ислам академиясендә: проректор, 2021 елның 16 гыйнварыннан — ректор в.б.[5].

Гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре үзгәртү

Теоретик һәм гамәли лексикография, тәрҗемә теориясе һәм практикасы, терминология мәсьәләләре, социолингвистика, чит телләргә өйрәтү методикасы.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Гомуми тел белеме һәм татар тел белеме, лексикография, тәрҗемә, телләргә өйрәтү һ. б. өлкәләргә караган татар, рус һәм инглиз телләрендәге 100 дән артык фәнни хезмәт авторы һәм автордашы. Үз алдына татар телен дөнья күләмендә тарату, күтәрү һәм күрсәтүне, Татар теленең алты томлы аңлатмалы сүзлеген төзеп бетерүне максат итеп куя[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Гөлнара. Кызлары Иделә, Зәмирә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Болгар ислам академиясе рәсми сайты(үле сылтама)
  2. В Болгарской исламской академии прошло заседание Совета учредителей. 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Болгар ислам академиясе сайты, 16.01.2021
  3. Ралинә Сәлимова. Равил Гайнетдин Болгар ислам академиясенең яңа ректоры турында: Тәҗрибәле кеше килде. Татар-информ, 17.03.2023
  4. Айнур Әхәт улы Тимерханов. Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы сайты(рус.)
  5. Руководство. Педагогический (научно-педагогический) состав. Болгар ислам академиясе рәсми сайты
  6. Эшләгән эшләребез күп 2019 елның 2 апрель көнендә архивланган.. КФУ сайты, 24.05.2018
  7. Указ Раиса Республики Татарстан №912 от 26 декабря 2023 года. «Республика Татарстан», 29.12.2023
  8. Рөстәм Миңнеханов Айнур Тимерхановны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Татар-информ, 30.03.2024
  9. Указ Раиса Республики Татарстан № 216 от 26.03.2024 О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд»

Әдәбият үзгәртү

  1. Эльвира Сафина. Милли хәзинә туплау юлында. «Идел», 2019 ел, март, 62-65нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү