Абдурәим Рәшидов

Абдурәим Рәшидов, Абдурәим Исмаил улы Рәшидов (кырымтат. Abdureim İsmail oğlu Reşidov, кырымтат. Абдураим Исмаил огълу Решидов, 1912 елның 25 феврале (8 марты), РИ, Таврия губернасы (Кырым), Мамашай ― 1984 елның 24 октябре, СССР, Украина ССР, Кырым өлкәсе, Акмәсҗит) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, 1нче Украина фронтының 2нче һава армиясенең 8нче гвардия бомбага тотучы авиация дивизиясенең 162нче гвардия бомбага тотучы авиация полкының командир урынбасары, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), подполковник.

Абдурәим Рәшидов
кырымтат. Abdureim Reşidov
Туу датасы 8 март 1912(1912-03-08)
Туу урыны РИ, Таврия губернасы, Мамашай
Үлем датасы 24 октябрь 1984(1984-10-24) (72 яшь)
Үлем урыны СССР, Украина ССР, Кырым өлкәсе, Акмәсҗит
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Гаскәр төре Авиация авиация
Дәрәҗә подполковник
Җитәкчелек иткән эскадрилья командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыАлександр Невский орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1958

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1912 елның 25 февралендә (8 мартында) Таврия губернасы Мамашай (хәзерге Акъярның Орловка) авылында туган. Милләте — Кырым татары. Туган авылындагы мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, авиация остаханәсендә җыючы булып эшли. Акмәсҗиттә Осоавиахимның гражданнар авиациясе мәктәбен тәмамлый (1932). 1933 елда хәрби хезмәткә алынып, башта Луганск хәрби очучылар мәктәбендә укый, 1934 елдан Әдис хәрби авиация мәктәбе курсанты. Очучылар мәктәбен тәмамлагач, Харкауда 10нчы армия разведка эскадрильясында һәм 14нче корпус авиация отрядында хезмәт итә. 1938 елда Хәрби-һава көчләренең команда составын камилләштерү курсларын төгәлли, резервтагы 160нчы авиация полкына җибәрелә. 1940 елның июненнән 5нче бомба ташлаучы тиз очышлы авиация полкының өлкән очучысы.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елның гыйнварыннан эскадрилья командиры. «Хәрби бурычларны үтәгәндә кыю һәм оста очучы итеп күрсәткәне өчен», Көньяк фронт сәргаскәре фәрманы белән 1942 елның февралендә Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Кызыл гаскәр хәрби-һава көчләре академиясе каршындагы авиаполк командирларын һәм штаб җитәкчеләрен камилләштерү курсларын төгәлләгәч, 1нче бомба ташлаучы авиакорпусның 293нче бомба ташлаучы авиация дивизиясенең 854нче авиаполкының эскадрилья командиры булып хезмәт итә. 2нче Украина фронтының 5нче һава армиясе составында Днепр елгасы өчен, Кировоград, Корсунь — Шевченко, УманьБоташан юнәлешендә һөҗүмнәрдә катнаша, Көнбатыш Украина, Польша, Чехословакия, Алмания күгендә сугыша. 1945 елның февраль аена кадәр, дошман гаскәрләрен бомбага тоту өчен, 166 сугышчан очыш ясаган. Һава сугышында аның экипажы дошманның 8 истребителен бәреп төшергән. Советлар Берлеге Каһарманы исеме 1945 елның 27 июнендә бирелгән [1].

Сугыштан соң үзгәртү

1949 елда очыш тактикасы курсларын тәмамлаган. 1958 елда подполковник Рәшидов отставкага чыга. Башта Налчык шәһәрендә, 1967 елданАкмәсҗит шәһәрендә яши[2]. 1984 елның 24 октябренда вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Звезды немеркнущей славы. Симферополь, 1984.
  4. Дҗураева Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964.
  5. Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Ташкент, 1984.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү