Марат Әхмәтов (1937)

скрипкачы, педагог

Бу КДК профессоры турында мәкалә, ТР ДШ рәисе урынбасары турында биредән укыгыз

Марат Әхмәтов
Туган телдә исем Марат Гакыйф улы Әхмәтов
Туган 9 май 1969(1969-05-09) (54 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Толстой урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре скрипкачы, педагог
Җефет Лариса Владимировна Бражник
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе

Марат Әхмәтов, Марат Гакыйф улы Әхмәтов (1937 елның 1 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― музыкант-скрипкачы, педагог, Казан дәүләт консерваториясенең скрипка бүлеге профессоры (1993). ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976).

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
И. Шакиров (с), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов Финляндия президенты Урхо Кекконен(рус.) белән очрашу алдыннан. Һелсинки, 1968

1937 елның 1 июлендә Казанда төзүче-инженер Гакыйф Гариф улы Әхмәтов гаиләсендә туган [2].

1956 елда Казан музыка училищесын, 1961 елда Казан дәүләт консерваториясен, 1964 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы аспирантураны тәмамлый (профессор Д. М. Цыганов классы).

Скрипкада уйнарга өйрәнү өчен 1943 елда, алты яшьтә Казанда П. И. Чайковский исемендәге Беренче музыка мәктәбендә Ольга Аполлоновна Соколовскаяда укый башлый, 1948 елдан Казан консерваториясе профессоры Натан Владимирович Браудеда укый. Н. В. Браудеда унбер ел: мәктәптә 1948 елдан бирле, музыка училищесында, аннары биш ел консерваториядә укый.

1944 елда Казан радиокомитеты студиясендә Татарстаннан чыккан солдатлар өчен фронтка трансляцияләнүче концертта катнаша.

1957 елның маенда беренче курсны тәмамлагач, Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша, анда Бөтенсоюз радио һәм телевидение оркестры белән бергә Альберт Леманның Оркестр белән скрипка өчен концертын башкара (дирижер – Кирилл Клементьевич Тихонов).

1960 елда Бөтенроссия скрипкачылар конкурсында катнаша (комиссиядә Давид Ойстрах, Дмитрий Цыганов, Леонид Коган, Юрий Янкелевич), дипломант исеменә лаек була. Әлеге конкурс Мәскәү консерваториясе аспирантурасына юл ача.

1961 елда Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, Мәскәү консерваториясе аспирантурасына укырга керә (остазы – консерваториядә скрипка кафедрасы мөдире профессор Дмитрий Михайлович Цыганов)[3].

Концерт эшчәнлеге үзгәртү

Студент чорыннан актив концерт эшчәнлеге алып бара. Төрле елларда Советлар Союзы һәм Россиянең төрле симфоник оркестрлары һәм дирижерлары белән чыгыш ясаган. Бела Бартокның Оркестр белән скрипка өчен 1нче номерлы концертын (дирижер Илмар Лапиньш), Натан Рахлин җитәкчелегендәге Татар филармониясенең симфоник оркестры белән Рафаэль Беляловның каприччио концертын, консерваториянең актлар залында Морис Равельнең «Чегән рапсодиясе»н (Маҗарстан дирижеры Милош Эрдеи), Сарытау филармониясенең симфоник оркестры белән Альберт Леман концертын Сарытауда башкарган. Ел саен консерватория залларында концертлар белән чыгыш ясый.

Финляндия, Төркия, Алманиядә (Гамбург, Ганновер, Любек) сольный концертлары белән чыгыш ясый. Концерт программасына алман классикасын гына түгел, татар композиторларының әсәрләрен дә кертә. Концерт программалары төрле чор скрипка өчен сочинениеләрне үз эченә ала. Репертуарында И. С. Бахтан алып хәзерге композиторларның музыкасына кадәр бар [4].

Казан консерваториясендә үзгәртү

1964 елдан Казан консерваториясендә скрипка классын алып бара. Кече сәнгать академиясендә мәктәп ачылганнан бирле эшли. Казан консерваториясендә Марат Гакыйф улы 50 елдан артык эшли. Укучыларының күбесе Казанда, консерваториядә калган, мәсәлән, профессор Марат Нәбиевич Зарипов. Анна Гөлишамбарова ― «Яңа музыка» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры. Элекке укучылары Идел буе музыка училищеларының әйдәп баручы педагоглары булып торал. Чит илләрдә: Америкада, Алманиядә, Аргентинада, Словакиядә, Италиядә, Канадада, Төркиядә һәм Тайваньда эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү