Давид Фёдорович (Фишелевич) Ойстрах (1908 елның 17 (30) сентябре, Одесса1974 елның 24 октябре, Амстердам) — совет скрипкачысы, альтист, дирижёр, педагог. ССРБ Халык артисты (1953). Ленин (1960) һәм беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1943) лауреаты.

Давид Ойстрах
Туган телдә исем рус. Давид Ойстра
Туган Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Одесса, Херсон губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 октябрь 1974(1974-10-24)[1][3][4] (66 яшь)
Амстердам, Нидерланд
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Украина Совет Социалистик Республикасы
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре дирижёр, университет профессоры, эскрипкәче, әлтис, музыка педагогы, музыкачы
Эш бирүче Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Детская музыкальная школа № 1 им. М. П. Фролова[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Тамара Ивановна Ротарева[d]
Балалар Ойстрах, Игорь Давидович[d]

 Давид Ойстрах Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Давид Ойстрах 1908 елның 17 (30) сентябрендә Одесса шәһәрендә яһүд гаиләсендә туа. Әтисе — икенче гильдия сәүдәгәре Фишель Давидович Ойстрах[5][6], әнисе — Бейла Шепселевна Ойстрах (1880—1942 елдан соң)[7][8]. Бабасының, икенче гильдия сәүдәгәре Дувид Мошкович Ойстрахның Екатерининская урамында икмәкханәсе булган (шулай ук әлеге урамда аның өч катлы йорты була)[9]. 1908—1932 елларда Д. Ф. Ойстрах Екатерининская урамы, 29 йортта Кумбари керем йортында әти-әнисе белән яши[10]. Әнисе Одесса опера театры хорында җырлаган.

Биш яшеннән алып скрипкада һәм альтта уйнарга өйрәнә (укытучысы Пётр Столярский), башта шәхси рәвештә, ә 1923 елдан алып — Одесса музыка-драма институтында (хәзер А. В. Нежданова исемендәге Одесса милли музыка академиясе), аны 1926 елда тәмамлый. Институтта махсус гармонияне һәм полифонияне композитор Николай Вилинский җитәкчелегендә өйрәнә. Студент булган чакта Одесса симфоник оркестры белән солист һәм дирижёр буларак чыгыш ясый.

1926—1928 елларда — Одесса Посредрабис солисты. 1927 елда Киевта Александр Глазуновның скрипка өчен оркестр белән концертын башкара, оркестр белән автор үзе җитәкчелек итә. 1928 елда скрипкачының Ленинградта дебюты була, бер елдан соң Мәскәүдә чыгыш ясый һәм тиздән анда даими яшәү урынына күчә. 1932—1934 елларда һәм 1941 елдан — солист, 1961 елдан Мәскәү филармониясе дирижёры.

1935 елда 2 нче Бөтенсоюз уенчы-башкаручылар конкурсында җиңү яулый һәм шул ук елда Г. Венявский исемендәге Халыкара скрипкачылар конкурсында икенче бүләк ала (Жинетт Невё җиңүче була). Ике елдан соң Брюссель шәһәрендә Изаи исемендәге конкурста җиңә һәм дөньяга таныла.

 
1938 ел афишасы

1942 елда хатыны, улы һәм әнисе белән Мәскәүдән Свердловскка эвакуацияләнә. Сугыш елларында уенчы хәрби-шефлык эшләрдә актив катнаша, мобилизация пунктларында, госпитальләрдә, камалышлы Ленинградта, Төньяк флот алдында солист буларак чыгыш ясый. 1943 елдан пианист Лев Оборин һәм виолончельче Святослав Крушевский белән ансамбльдә уйный. Әлеге ансамбль Крушевскийның вафатына кадәр гамәлдә була (1963 елга кадәр). 1942 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Сугыштан соң актив концерт эшчәнлеген башлый. 1945 елда Мәскәүдә Иегуди Менухин (сугыштан соң ССРБга килгән беренче чит ил башкаручысы) белән берлектә Иоһанн Бах концертын башкаруы тамашачыларда зур кызыксыну уяткан. 1946—1947 елларда «Скрипка концерты үсеше» циклын оештыра, анда ул Ян Сибелиус, Эдвард Элгар, Уильям Уолтон концертларын һәм махсус аның өчен язылган Арам Хачатурянның концертын башкара. Скрипкачыга Дмитрий Шостакович, Нью-Йорк шәһәрендә 1955 елда башлангыч гастролләрендә башкарган Оркестр белән скрипка өчен концертын багышлый. Шулай ук альтист буларак та чыгыш ясый.

О. Клемперер, Ю. Орманди, К. Кондрашин, Г Караян, Д. Митрополус һәм башкалар җитәкчелегендәге оркестр белән чыгыш ясый. Дөньяның күпчелек илләрендә гастрольләрдә була.

1934 елдан Мәскәү консерваториясендә (1939 елдан — профессор, 1950 елдан — скрипка кафедрасы мөдире). Аның укучылары арасында — улы Игорь, Беренче П. Чайковский Халыкара конкурсы җиңүчесе В. Климов, В Пикайзен, С Снитковский, О. Каган, М. Готсдинер, Л. Бруштейн, Л. Фейгин, Л. Исакадзе, Г. Кремер, О. Крыса, А. Винницкий һәм башка скрипкачылар.

Беренче биш (1958 елдан 1974 елга кадәр.) П. Чайковский исемендәге Халыкара конкурсларда «скрипка» номинациясендә жюриның алыштыргысыз рәисе була.

Шактый көчле шахматчы була, үз вакытында аның 1937 елда Д. Ойстрах откан, Мәскәүдә С. Прокофьев белән очрашуы җәмәгатьчелек тарафыннан зур кызыксыну уяткан[11].

Улы Игорь шулай ук скрипкачы була, Мәскәү консерваториясендә әтисенең студенты һәм аспиранты була, алга таба әти һәм улы еш кына дуэт булып чыгыш ясыйлар[12].

Музыкант 1974 елның 24 октябрендә чираттагы концерттан соң берничә сәгатьтән соң Амстердамда (Нидерланд) йөрәк өянәгеннән үлә. Мәскәүдә Новодевичье зиратында (7 нче участок) җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

Хатыны — Тамара Ивановна Ротарева, пианист. Улы — Игорь Давидович Ойстрах (1931—2021), скрипкачы, дирижёр, педагог. ССРБ Халык артисты (1989).

Иҗат үзгәртү

Давид Ойстрах — рус скрипкачы мәктәбенең иң танылган вәкилләренең берсе. Аның репертуарына И. С. Бах, В. А. Моцарт, Л. Бетховен, Р. Шуман, Б. Барток, П. Хиндемит, С. С. Прокофьев һәм Д. Д. Шостаковичның классик һәм романтик әсәрләре кергән.

Скрипкачка С. С.Прокофьев, Д. Д. Шостакович, Н. Я. Мясковский, М. С. Вайнберг, А. Хачатурянның кайбер иншалары багышланган.

1961 елдан дирижёр буларак актив чыгыш ясый, бу өлкәдә мастер исемен яулый.

Скрипка әсәрләре редакциясен нәшер иткән. Мәкаләләрне, шул исәптән «Минем юл» автобиографик язмаларны язган.

Бүләкләр һәм исемнәр үзгәртү

  • Бөтенукраина скрипкачылары конкурсының 1 нче премиясе (Харьков, 1930)
  • Бөтенсоюз музыкант-башкаручылар конкурсының 1 нче премиясе (Ленинград, 1935)
  • Г. Венявский исемендәге халыкара скрипкачылар конкурсының 2 нче премиясе (Варшава, 1935)
  • Э. Изаи исемендәге халыкара скрипкачылар конкурсының 1 нче премиясе (Брюссель, 1937)
  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1942)[13]
  • ССРБ Халык артисты (1953)
  • Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1943) — концерт-башкару эшчәнлеге өчен
  • Ленин премиясе (1960) — музыкаль-башкару сәнгате өлкәсендә күренекле казанышлар өчен
  • Ике Ленин ордены (1946, 1966)
  • Ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (шул исәптән 1937)
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
  • «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медале
  • Финляндия Арысланы Ордены (1966)
  • II Леопольд ордены (1967, Бельгия)[14]
  • Ике «Грэмми» премиясе (1970, 1974)[15]
  • Берлин сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты (ГДР, 1961)
  • Лондондагы Король музыка академиясенең мактаулы әгъзасы (1959)
  • Римда «Санта-Чечилия» Милли академиясенең мактаулы әгъзасы (1961)
  • Бостонда Америка фәннәр һәм сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы (1961)
  • Швециянең Король музыка академиясенең мактаулы әгъзасы (1969)
  • Бетхов җәмгыятенең мактаулы әгъзасы
  • Венада музыка дуслары җәмгыятенең мактаулы әгъзасы
  • Будапешт консерваториясенең мактаулы профессоры (1968)
  • Кембридж университетының мактаулы музыка докторы (1969)
  • Gramophone журналының дан залына кертелгән[16].

Фильмография үзгәртү

 
Д. Ф. Ойстрахның тууына 100 ел тулуга багышланган Россия Банкының истәлекле тәңкәсе. 2 сум, көмеш, 2008 ел
  • 1954 — «Бәйрәм кичәсендә»
  • 1960 — «Илһамлы сәнгать» (документаль)
  • 1988 — «Музыкаль абонемент. Д. Ойстрах» тапшырулар циклы
  • 1994 — «Давид Ойстрах: Халык артисты?» (документальны, режиссёр Б. Монсенжон)
  • 2008 — «Давид Ойстрах. Скрипка даһие» (документаль, режиссёр Н. Тихонов)

Хәтер үзгәртү

  • 2006 елда Д. Ойстрах исемендәге Хәйрия фонды гамәлгә куелган[17]. Фонд Д. Ойстрах исемендәге Мәскәү халыкара скрипачылар конкурсы уздыра.
  • Пярну шәһәрендә (Эстония) скрипкачы истәлегенә музыкаль фестивальләр даими үткәрелә.
  • 2008 елның 1 сентябрендә Россия Банкы әйләнешкә Д. Ойстрахның тууына 100 ел тулуга багышланган ике сум номиналлы көмеш истәлекле тәңкә чыгарган.
  • 2016 елның 26 апрелендә Одессаның Затонский урамы Давид Ойстрах урамына әйләнә[18].
  • Арам Хачатурянга багышланган «Кылыч белән бию» (РоссияӘрмәнстан, 2019, режиссер Йосып Разыков) нәфис фильм-байопикында Давид Ойстрах ролен Александр Ильин башкарган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Брокгауз энциклопедиясе
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  4. Munzinger Personen
  5. Запись о рождении Давида Ойстраха в канцелярии городского раввина Одессы (1908): Отец указан как «Фишель Давидович Острах (Ойстрах)». 2020 елның 29 июль көнендә архивланган.
  6. Яков Коваленский «Гений скрипки».
  7. Давид Ойстрах в списках эвакуированных в Свердловск (1942).
  8. Бейла Ойстрах в списках эвакуированных в Свердловск (1942).
  9. Екатерининская улица.
  10. Жилой дом Кумбари. әлеге чыганактан 2021-09-24 архивланды. 2022-05-24 тикшерелгән.
  11. Ботвинник М. М. Аналитические и критические работы 1928—1986: Статьи, воспоминания. — М.: Физкультура и спорт, 1987. — С. 42-43
  12. Штильман А. Игорь Ойстрах рассказывает. Моменты жизни в фотографиях // Семь искусств. — В. июль. — № 7 (20).
  13. Артур Штильман Сыновья… К 80-летию Игоря Ойстраха // Семь искусств : журнал. — В. февраль. — № 2 (15).
  14. Ойстрах Давид Фёдорович (1908—1974).
  15. Давид Ойстрах на сайте премии «Грэмми»
  16. Gramophone Hall of Fame. Gramophone.
  17. Благотворительный фонд имени Давида Ойстраха.
  18. Горсовет официально переименовал улицы и переулки в Одессе, уступив Сергею Кивалову.

Әдәбият үзгәртү