Кулланучы бәхәсе:Рашат Якупов/Архив (2013)

Соңгы шәрех: «Тавыш бирүләр» темасында 10 ел элек элек Рашат Якупов язды

Vugar 1981 → NKOzi үзгәртү

Здраствуйте Рашат. Пожалуйста перемените мою учетную запись на NKOzi. Благодарю. --Vugar 1981 (обсуждение) 17 гый 2013, 13:41 (UTC)Җавап бирергә

  Эшләнде--Рашат Якуп (обсуждение) 17 гый 2013, 15:07 (UTC)Җавап бирергә

Кирәксез төркемнәрне бетерү үзгәртү

Һөнәрләре һәм милләтләре буенча шәхесләр төркеме һәм Кулланучы:Derslek тарафыннан башка кирәксез дип билгеләнеп бетерелгән яки бетерүгә куелган төркемнәрнең урынлы-урынсыз булулары турында фикерегезне белдерсәгез иде. Ихтирам белән,--frhdkazan (обсуждение) 19 фев 2013, 07:53 (UTC)Җавап бирергә

Идарәчеләргә Википедия принципларын һәм кагыйдәләрен бозу рөхсәт ителәме? үзгәртү

Монда карап алсагыз иде.--frhdkazan (обсуждение) 20 фев 2013, 05:15 (UTC)Җавап бирергә

Киңәш һәм ярдәм сорыйм. үзгәртү

Мин булдырган мәкаләләрне, төркемнәрне һәм гомүмән Татар Википедиясенә кертемемне яклау өчен бирелгән аңлатмалар (үрнәк), һәм соңгыларга нигезләнеп башка администраторның яклавы (үрнәк ru:ВП:Дифф) игътибарга алынмаган очракта, кертемемне администратор тарафыннан кабатланып ясалган нейтраллек, дөрес төркемләү һәм этика принципларын бозучы, үзгәртүләр сугышына охшаш кыланышлардан ничек якларга дәвам итә алуым, мәкалә яки төркем юк ителгән очракта аларның кире кайтарылуын ничек оештыра ала алуым мәсьәләсендә киңәш һәм ярдәм сорыйм. Кулланучыга ышамаган төркемләү эшем эчен Википедиянең үсешендә катнашудан бер тапкыр вакытлыча тоелдым инде, соңгы алынган кисәтү башка администраторлар тарафыннан Бетерү битендәге бәхәс эчендә белдерелгән Википедия принципларына карамастан ясалды. Күзәтелгән кыланышлар систематик булганлыгын раслаган берничә аерым үрнәкне түбәнрәк күрсәтәм. Ихтирам белән,--frhdkazan (обсуждение) 22 фев 2013, 19:10 (UTC)Җавап бирергә

Соң җавап бирүем өчен гафу. Кызганычка каршы, якын арада бу проблеманы өйрәнеп, нәтиҗә ясый алмыйм. Зинһар, Derslek әфәнде белән компромисны табып карагыз.--Рашат Якуп (обсуждение) 24 фев 2013, 11:08 (UTC)Җавап бирергә
Бер администраторның шәхси проблемалары аркасында Википедия кагыйдәләрен яңадан-яңа бозып торуы мәсьәләсендә компромисс эзләү торышлыгы, Татар Википедиясе - энциклопедия түгел, ә анархия мохите дигән сүз түгелме? Татар Википедиясе администраторларга иртәме-соңмы ачыклык кертергә туры киләчәк: урнашкан статус квоны саклаумы, әллә бүлекне популярлаштырумы әһәммиятлерәк. --frhdkazan (обсуждение) 5 мар 2013, 18:22 (UTC)Җавап бирергә
Сорау нидән гыйбарәт булганын аңлап бетермәдем. Зинһар, кирәкмәгән коткылар таратмыйк. Derslek кулланучысы — Татар Википедиясе җәмгыяте тарафыннан сайланган идарәче. Аның белән компромиска килеп, проблемаларны тыныч һәм интеллигент рухта чишәргә тырышыгызчы.--Рашат Якуп (бәхәс) 9 мар 2013, 08:32 (UTC)Җавап бирергә
  • Derslek әфәнденең кайбер кыланышларының кагыйдәләргә туры килмәгәнен 2012 елның апрель-майларында сиздем - минем инглиз теленнән тәрҗемә юлы белән язганым мәкаләләргә (мәс. Гыйльми хезмәтче) Википедия кагыйдәләре белән тиешлечә дәлилләнмәгән һөҗүм итә башлавыннан. Аңлаганымча - мәсьәлә фикер һәм тормыш тәҗрибәсе төрлелегенә төрәлә.
  • Шул вакыттан бирле фланглардан яклаучы редут төзү кебек мәкаләләр ярдәмендә позицион көрәш алып барам (Мәс. Туган тел, Беренчел тел, Икенчел тел, Халыкара тел, һ.б.) :)
  • 2013 елның февраль ае башында бәхәс процедурасы һәм башка кагыйдәләрен бозуы кабул ителмәслек дәрәҗәгә чыкканы сәбәпле, түзмичә башка администраторларның игътибарын җәлеп итергә тиеш булдым. (огонь на себя).
  • Бетерүгә куелган Төркем:Татар милләтле шагыйрьләр һәм башкалар, бәхәс процедурасын алып барылмыйча бетерелгән Төркем:Татар геологлары/Төркем:Татар социологлары кебекләр мәсьәләләрдә сезнең һәм Ильнур әфәнденең яклавыгыз өчен зур рәхмәт. Бу минем Википедия:Проект:Төркемләү эшчәнлегем өчен иминлек флангларын тудырды, әлегә аларны әкрен-әкрен киңәйтү өстендә эшлим.
  • Кагыйдәләрне сакларга дип сайланган шәхеснең үзенең кагыйдәләрен бозмавы хәерлерәк булыр иде. Киләчәккә тәкъдим: Администратор булып сайлану алдыннан намзәтнең Википедия кагыйдәләрне белү һәм алар буенча эшли алу буенча имтихан үтүен тәкъдим итәм. Мәсьәлән - беренче унлыкка кергән Википедияләрдә кабул ителгән 5-10 мәгънәле (чыганаклар белән расланган) үзгәртүләре булуы.

Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 9 мар 2013, 13:05 (UTC)Җавап бирергә

Елгалар үзгәртү

Мин Haqmar әфәндедән елгалар скриптын алып аны тәрҗемә иттем: Терентьевка. Бу мәкаләләрне ясауга ничек карыйсыз?--Ilnur efende (обсуждение) 25 фев 2013, 16:41 (UTC)Җавап бирергә

Яхшы фикер, тик башта ачыкларга кирәк: күләме, тематик киңлек (кайсы регионнар елгалары һ.б.) нинди? Перспективасы булган мәкаләләрне бот ярдәмендә төзүне хуплыйм, ләкин волапюк телендәге Википедия тәҗрибәсен кабатлыйсы килми.--Рашат Якуп (обсуждение) 25 фев 2013, 19:56 (UTC)Җавап бирергә

Бюрократ үзгәртү

Сәлам! Бюрократы булмаган Вкипедия бүлегендә бу статусны ничек алып була икән, белмисезме? Ягни беренче бюрократ ничек куела?--Ilnur efende (обсуждение) 5 мар 2013, 17:13 (UTC)Җавап бирергә

Хәерле кич! Моның өчен бүлектә сайлаулар үткәрергә кирәк. Сайлау уңай тәмамланса, стюардларга хат языла.--Рашат Якуп (обсуждение) 5 мар 2013, 17:58 (UTC)Җавап бирергә

Nurbot үзгәртү

Кулланучы:Nurbot-ка бот статусын бирегез әле, ике бот бергә ничек эшләвен (тизлеген) тикшерәсе килә. Рәхмәт)--Ilnur efende (бәхәс) 5 апр 2013, 18:41 (UTC)Җавап бирергә

  Эшләнде. Ләкин бот эшләре белән игътибарлырак булыгыз, зинһар :)--Рашат Якуп (бәхәс) 7 апр 2013, 07:32 (UTC)Җавап бирергә

МедиаВики:Disambiguationspage үзгәртү

Hi Рашат Якупов! I need help at the mediawiki page mentioned above and saw that you are admin here. You can find my question here. Could you please have a look? Thank you --Knopfkind (бәхәс) 14 апр 2013, 03:18 (UTC)Җавап бирергә

Hi! Yes, you're right, they're the same.--Рашат Якуп (бәхәс) 18 апр 2013, 12:13 (UTC)Җавап бирергә
Thanks for your answer! Then can you please add the template to МедиаВики:Disambiguationspage? Thanks --Knopfkind (бәхәс) 18 апр 2013, 12:39 (UTC)Җавап бирергә

ВП:Мөһимлек үзгәртү

Яңа мәкаләләр язганда кулланма итеп тотарга ВП:Мөһимлек кагыйдәсе буенча тавыш бирүдә катнашырга чакырам. - Derslek (бәхәс) 17 апр 2013, 16:44 (UTC)Җавап бирергә

Хуп.--Рашат Якуп (бәхәс) 18 апр 2013, 12:13 (UTC)Җавап бирергә
Саган фикере белән тулысынча килешәм -- барлык Википедияләр өчен даими кулланма булган кагыйдәләрнең татарча вариантын тәрҗемә итү юлы белән үстерү җитә. Үзебез язып, тавыш бирү юлы белән үстерү - башкалар инде татыган хаталарны кабатлау була. Кайсы телдән тәрҗемәсе өстенрәк булу мәсьәләсенә килгәндә, я Википедия бүлекәренең үсеш дәрәҗәсе (рус.), я Википедия бүлекләрен кулланучылар cаннары критерийларны тәкъдим итеп була. --frhdkazan (бәхәс) 18 апр 2013, 12:58 (UTC)Җавап бирергә

Кагыйдәләрне бәхәсләшмичә, аларны тавыш бирү аркылы гына кабул итү ВП:Нәрсә түгел, ВП:5 кагыйдә һәм ВП:Консенсус принципларын боза. Өстәмә буларак, ТатВикида, кагыйдәдә берәр нәрсә ачыклык белән билгеләнмәгән очракта, мәкаләләр язуда, үзгәртүләрне кертүдә яки аларны яклауда нәрсәгә таянырга булачагы билгесез (Рус Википедиясе кагыйдәләреме, Инглиз Википедиясе булсын, башкалармы...). Бу мәсьәләләрне төзәтергә кирәклеген күрсәтер өчен, ВП:Мөһимлек һәм башка тавыш бирүләрдә   Каршы булырга исәбем бар.--frhdkazan (бәхәс) 20 апр 2013, 16:44 (UTC)Җавап бирергә

Википедияның стандарт кагыйдәләренең татарчасы үзгәртү

--frhdkazan (бәхәс) 18 апр 2013, 16:43 (UTC)Җавап бирергә

Рөхсәт ителә, әлбәттә, ләкин андый төрдәге кагыйдәләрне тавыш биреп кабул итәргә кирәк.--Рашат Якуп (бәхәс) 19 апр 2013, 13:01 (UTC)Җавап бирергә

Югарыда күрсәткәнегез принцип күзлегеннән карап, ТатВикиның Төркем:Википедия:Тавыш бирүләр системасы аркылы узмаган кагыйдәләрне Төркем:Кабул ителмәгән Википедия кагыйдәләре төркеменә тупладым, {Кагыйдә} тамгасын юк иттем һәм Википедия:Кагыйдәләр бәхәсе битендә Эшләп чыгарылмаган кагыйдәләр бүлегенә күчердем.--frhdkazan (бәхәс) 22 апр 2013, 17:47 (UTC)Җавап бирергә

Тавыш бирүләр үзгәртү

Википедиянең төп принциплардан берсе - Википедия:Консенсус: Тавыш бирү кагыйдәләрне кабул итү нигезе була алмый. Башкасы - Википедия:Кагыйдәләр белән баш ватмагыз. Википедия нигезен булдыручы бу һәм башка кагыйдәләрне (мәс.ВП:Мөһимлек) бездә кабул итү һәм үстерү өчен тавыш бирү кирәкме?--frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2013, 12:54 (UTC)Җавап бирергә

Бәхәслектә җавап бирдем.--Рашат Якуп (бәхәс) 19 апр 2013, 12:59 (UTC)Җавап бирергә
Җавабыгыздан файдалы мәгълүмат алдым, рәхмәт. Өстәмә куелган сорауларга да фикерегезне белдерсәгез иде.--frhdkazan (бәхәс) 20 апр 2013, 06:08 (UTC)Җавап бирергә
  • Югарыда телгә алынган җавабыгызда күрсәтелгән тәртипкә нигезләнеп кагыйдә чыгару тәкъдимемне бәхәскә чыгарырга ярдәм итә алмассызмы?
Татар Википедиясендә кабул ителгән кагыйдә ачык җавап бирмәгән (яки бөтенләй кабул яки эшләп чыгарылмаган) очракларында - киңәш өчен алдынгы Википедияләргә (булсын төрек, рус, һ.б.) мөрәҗәгать ителә. Шундый очракларда аларның тәкъдимнәре аерылып торса, мәсьәләне иң алдынгы Википедия (әлегә Инглиз Википедиясе) тәкъдим иткәненчә, кабул ителмәслек очракта - ВП:Консенсус принцибыннан чыгып, ВП:Бәхәслектә игълан ясалып бәхәсләшү тәртибендә хәл ителә.--frhdkazan (бәхәс) 23 апр 2013, 15:02 (UTC)Җавап бирергә
Хөрмәтле Фәрхад әфәнде! Сезнең Википедия кагыйдәләрен сыйфат ягыннан яхшырту омтылышы мактауга лаек, моның өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Минем дә, нәкъ Сезнең кебек үк, Татар Википедиясендә җәмәгатьчелек тарафыннан расланган тулы кагыйдәләр җыелмасын күрәсе килә. Ләкин, кызганычка каршы, хәзерге вакытта Википедиябездә язучылар кеше саны күп түгел, шунлыктан ресурслар да юк булып чыга. 4-5 активист көчен сыйфат ягыннан аксыган мәкаләләрне яхшыртуда, аңлаешлы татар әдәби телендә яңа мәкаләләр язуда калдыру, миңа калса дөресрәк булыр. Кагыйдәләргә килгәндә, ихтияҗ туганда, алар идарәчеләр көче белән тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (бәхәс) 29 апр 2013, 15:21 (UTC)Җавап бирергә
Югарыда ясалган принципиаль тәкъдимемнең сәбәбе нәкъ аз булган ресурсларның көчен кагыйдәләр турында бәхәсләшү урынына файдалы эшкә юнәлтү өчен.--frhdkazan (бәхәс) 29 апр 2013, 16:51 (UTC)Җавап бирергә

Тавыш бирүләрдә ВП:Консенсус мәсләген кулланырга чакыру үзгәртү

ТатВики'ның Викимедиа Фонды карамагында үсә килгән Википедия һәм башка проектларының төп нигезләренә (рус.) таянып эш итү яклы булсагыз, тавыш бирү процессына чыгарылган Яңа идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау, Мөһимлек һәм башка кагыйдәләр кабул ителерлек дип санаган очракта фикерегезне "  Каршы түгел" дип белдерергә чакырам.--frhdkazan (бәхәс) 30 апр 2013, 07:15 (UTC)Җавап бирергә

Әйдәгез, велосипедны яңадан уйлап чыгармыйк һәм кирәкмәгән гамәлләр ясамыйк. Тавыш бирүдә конкрет сорау куела: ризамы, каршымы. "  Каршы түгел" дигән формулировкалар белән болай да авыр барган кагыйдәләрне чыгару процессын туктатмыйк, саботаж оештырмыйк.--Рашат Якуп (бәхәс) 5 май 2013, 14:36 (UTC)Җавап бирергә
"  Каршы түгел" буларак тавыш бирүемнең нигезе - ТатВикидагы уйлап чыгарылган велосипед гадәтләрен мөмкин кадәр хөрмәтләргә торышуым. ВП:5 кагыйдә һәм ВП:Консенсус мәкаләсен укыган мантыйклы шәхес Википедиядә тавыш бирүнең урынсызлыгын, Википедиянең нигез мәсләкләрен бозу (аларга тугрылыклы булмау) дигәнен аңлый ала. Берәр канун конституциягә туры килмәгәндә, канунны өстен куя алмыйм. Ихтирам белән,--frhdkazan (бәхәс) 5 май 2013, 16:27 (UTC)Җавап бирергә
Моңа кадәр инде Сезгә аңлатырга тырыштым: 4-5 активист булган Татар Википедиясен башка Википедияләр белән чагыштырырга ярамый. 2009 елның җанлануыннан соң Татар Википедиясендә инде берничә берничә буын активист алышынды, практика барлык бәхәсләрнең ничек баруын күрсәтте. Сез идеаль консенсусны тәкъдим итәсез, ләкин безнең шартларда ул мөмкин түгел, Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге фикерен белдерүнең бердәнбер реаль юлы ул — тавыш бирү. Тагын бер тапкыр кабатлыйм: моны вакыт һәм практика күрсәткән. Идарәчеләр өчен кулланма ясау - кызыклы һәм кирәкле фикер, ләкин аны да бер катнашучы гына түгел, ә берничә кеше (шул исәптән, идарәчеләр) эшләргә тиеш. Бу эш белән шөгыльләнү теләге булса, тавыш бирү тәмамлангач, идарәче вазифаларына гариза бирегез.--Рашат Якуп (бәхәс) 5 май 2013, 17:53 (UTC)Җавап бирергә

Forced user renames coming soon for SUL үзгәртү

Hi, sorry for writing in English. I'm writing to ask you, as a bureaucrat of this wiki, to translate and review the notification that will be sent to all users, also on this wiki, who will be forced to change their user name on May 27 and will probably need your help with renames. You may also want to help with the pages m:Rename practices and m:Global rename policy. Thank you, Nemo 3 май 2013, 17:17 (UTC)Җавап бирергә

Where is the list of users, who will be renamed?--Рашат Якуп (бәхәс) 5 май 2013, 14:37 (UTC)Җавап бирергә
Рашат Якупов/Архив (2013) кулланучысының битенә кайтырга.