Төркем бәхәсе:Оешмалар турында фәннәр

Соңгы шәрех: 10 ел элек элек Frhdkazan язды

Мәкаләләрне һәм төркемнәрне булдыручылар аларны категорияләр буенча дөрес төркемләү өчен башта шундый төркемнәрнең булдырылуы шарт. Бу сәбәпле мин бу һәм башка охшаш төркемнәрне юк итүгә каршымын.--frhdkazan (обсуждение) 21 фев 2013, 08:49 (UTC)Җавап бирергә

  • Дөрес якка уйламыйсыз. Башта мәкаләләр «иҗат итәләр», соңыннан аларны башка мәкаләләр белән категорияләр ярдәмендә бәйлиләр. Ә сезнең логикагыз да, алымнарыгыз да ялгыш. Чөнки сез башта дүрт-биш буш категория «иҗат итәсез», аннары берсе-берсенә ялгап, аларның тулы булуы иллюзиясен булдырасыз. - Derslek (обсуждение) 21 фев 2013, 09:08 (UTC)Җавап бирергә
  • {Бетерү} тамгасын юк итәргә кирәк дигән фикердә калам:
    • Гыйлемнең берәр тармагы өчен ясалган төркем булган очракта яңа мәкаләне дөрес итеп төркемләү җиңелрәктә, җайлыракта.
    • Мәкаләләрне саклау функциясеннән тыш, Википедия төркемнәре белемнең төрле тармакларының һәм өлкәләренең чикләрен билгеләү, аларның бер-берсе белән ничек бәйләнелгәнлеген күрсәтү булып тора. Төркемләрне аерым бер шәхес теләгәненчә түгел, аларның ничек үз-ара бәйләнелгәне буенча төркемләү зарур.
    • Буш булмаган (кимендә берәр мәкалә яки башка төркем кергән) төркемнәрнең булуы беркемгә комачауламый.

Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 5 май 2013, 12:00 (UTC)Җавап бирергә

«Оешмалар турында фәннәр» битенә кире кайту.