Коммуна-Луч
Викибирелмәләрнең буш элементы |
{{мәгънәләр|Коммуна
Климат =
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11.1 °C | -5.8 °C | 4.3 °C | 13.3 °C | 18.6 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 12 °C | 4.2 °C | -5.1 °C | -10.5 °C | 3.9 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[2]
География
үзгәртүАвыл Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы Сәрәпәле елгасы ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 5 км, Яр Чаллы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан булган[3]. Координаталары: 55.242022, озынлык 51.972256 [4].
Демография
үзгәртүХалык[3] | |
1930 | 1963 |
31 | 131 |
Төп халык ― руслар.
Тарих
үзгәртүЯңа торак пункт 1921 елда Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы булган Сәрәпәле елгасы ярында буш диярлек яткан җирләрдә булдырылган. Авыл барлыкка килгәнче, бу урында Сорокинның су тегермәне генә торган.
Коммунаны оештыручы һәм аның беренче рәисе ― М. И. Большаков, большевик, Ватандашлар сугышында катнашучы, Минзәлә коммунистик батальоны, соңрак 40нчы полкның (полк командиры ― булачак маршал В. И. Чуйков) взвод командиры [5].
Коммунар булырга теләгән крестьяннар Зәй волостеның төрле авылларыннан хуҗалыкларын һәм йортларын бирегә күчереп сала: Якты Күлдән ― Кириловларның өч гаиләсе, П. Миронов, Акатьев; Өнбиядән ― бертуган Салминнар; Шумыштан ― Бородиннарның ике гаиләсе, Байбатаров; Смычкадан ― бертуган Винокуровлар; Акташтан ― Огарков гаиләсе һ. б[5].
Яңа авыл хуҗалыгы артелен «Луч» (Нур) коммунасы дип атыйлар. Күмәк хуҗалыкта бергәләп эшлиләр, бер ашханәдә тукланалар, торак пунктта клуб ачалар. Кооперация буларак берләшкән берничә хуҗалык уртактан җир эшкәртә һәм җитештерелгән продукцияне җан башы саныннан чыгып бүлә[6].
Зәй волостена кайткан беренче «Фурдзон» (Фордзон-Путиловец) тракторын «Луч» коммунасы кабул итеп ала. Коммунаның үз тракторчылары булмый. Руль артына коммуна рәисе М. И. Большаков утыра.
Коммунарлар хезмәтен исәпләү камил булмый ― артельдә эшчеләрне матди яктан стимуллаштыру каралмаган була. Колхозчыларның I съездында (1934) Авыл хуҗалыгы артельләренең якынча Уставы кабул ителгәч, коммунаның һәр әгъзасының гомуми эшкә керткән хезмәте аерым исәпкә алына башлый. Шул ук елны «Луч» коммунасы күмәк хуҗалык (колхоз) итеп үзгәртеп корыла, хуҗалыкка С. М. Киров исеме бирелә.
1930 елга кадәр авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостена, 1930 елдан Акташ районы Сәрәпәле, 1948 елдан Зәй районы Поручик, 1963 елдан Якты Күл авыл советларына караган[3].
1950 елның июнендә күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, С. М. Киров исемендәге хуҗалык «Кызыл Маяк» күмәк хуҗалыгы (үзәге Поручик авылы) белән кушыла.
1962 елда Зәй ДРЭСының суыткыч буасы ложасын су белән тутыру сәбәпле, Поручик авылы Коммуна-Луч авылы янына күчерелә[7].
Зәй районы халык депутатлары советы башкарма комитетының 1974 елның 5 маенда кабул ителгән карары буенча, Коммуна-Луч бистәсе исеме гамәлдән чыгарыла, авыл Поручик исеме белән аталып йөртелә башлаган[5].
Авыл атамасы хәзерге Поручик авылының көньяк читендәге Коммунарлар урамы атамасында сакланып калган[4].
Әдәбият
үзгәртү- Коммуна «Луч». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 135.
Сылтамалар
үзгәртү- Коммуна. Tatarica. Татарская энциклопедия
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Коммуна. Tatarica. Татарская энциклопедия
- ↑ 4,0 4,1 Поручиково. Заинск на карте
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Коммуна «Луч». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 135
- ↑ Р. В. Шәйдуллин. Авыл хуҗалыгы коммунасы. Tatarica. Татарская энциклопедия
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносок:1
не указан текст