Смычка (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)


Смычка (рус. Смычка) — 1920-еллар башында нигез салынган, Татарстан АССР Зәй районы Өнбия (1960-еллар башыннан Сәвәләй) авыл советына караган, 1974 елда юкка чыккан торак пункт (авыл).

Смычкка
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Нигезләнгән 1920-еллар башы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Смычка

География үзгәртү

Авыл Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы булган Шумыш елгасының башланган урынында, Зәй тимер юл станциясеннән 24 км, Яр Чаллы пристаненнән 84 км читтәрәк урнашкан булган.

Тарих үзгәртү

1920-еллар башында Өнбия авылыннан 46 гаилә аерылып чыгып, элек җирбиләүче алпавыт Н. М. Крыжановский җирләре булган урында төпләнгән (алпавытның Отрада утары, мең дисәтинә җире, ат заводы булган. Революция вакытында утар талана, идарәче үтерелә)[1]. Яңа нигезләнгән авылга ул вакытта киң таралган сүз, эшче сыйныф һәм игенчеләр сыйныфы бергәлеген (рус. союз) аңлаткан «Смычка» исеме бирелгән[2]. Беренче күчеп утыручыларның фамилияләре билгеле түгел.

Оешкан вакыттан (1920-еллар башы) авыл Өнбия авыл советына, соңрак, 1960-еллар башында Өнбия авыл советы бетерелгәч, Сәвәләй авыл советына караган. 1959 елның 26 мартыннан — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән яңадан Зәй районнарында [3].

Крестьяннарны күмәк хуҗалыкларга берләштерү башлангач, 1929—1930 елларда авылда «Смычка» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырылган, 1935 елда рәис булып Комиссаров эшләгән.

Бөек Ватан сугышы фронтларында (1941—1945 елларда) авылдан 21 кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

1950-еллар башында күмәк хуҗалыкларны эреләндерү барышында, 556 га сөрүлек җире булган «Смычка», «Прогресс» (Шумыш), «Память Крупской» (Красная Звезда), «Победа» (Новоселовка) артельләре «Свобода» (Өнбия) авыл хуҗалыгы артеленә кушылган, 1959 елдан башлап эреләндерелгән «Родина» (үзәге Чубыклы) колхозы составында[4].

1950 елның июлендә авылда 51 хуҗалыкта 235 кеше яшәгән, күпчелеге руслар, авылда башлангыч мәктәп, клуб, кибет эшләгән.

Мөстәкыйль хуҗалык итүдән мәхрүм калган Смычка авылы кешеләре авылдан төрле төзелешләргә китә башлый. Күпчелек халык Зәй шәһәренә барып урнаша.

1974 елның июнендә ТАССР Югары Советы Президиумының «Зәй районы авыл советларын үзгәртү, үзәкләрен күчерү, кайбер торак пунктларын исәптән чыгару турында»гы Указы нигезендә, авыл гамәлдән чыгарылган, торак пунктлар исемлегеннән сызылган[5][6].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Деревня с тремя жителями в Заинском районе. zainsk-inform.ru, 21.06.2013
  2. Смычка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 218.
  3. История деревни Алексеевка. Заинский район. «Милләттәшләр» порталы
  4. Онбия. Tatarica. Татарская энциклопедия
  5. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. kremnik.ru, 17.06.2014(рус.)
  6. Чубуклинское сельское поселение. О поселении. 2021 елның 31 август көнендә архивланган. Зәй районы рәсми порталы, 3.12.2020