Кече Баграж (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Кече Баграж (рус. Малый Баграж), халыкчан атамасы «Никкүчтем» ― Татарстан АССР Зәй районы Поповка (1959 елдан Баграж) авыл советларына караган, 1964 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[1].

Кече Баграж
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Малый Багряж
Тышкы рәсемнәр
Авыл кешеләре, авыл зираты фотосурәтләре.

География үзгәртү

Авыл Дала Зәе бассейны Баграж елгасы кушылдыгы Кече Баграж инеше башланган урында, урман читендә, Зәй тимер юл станциясеннән 9 км, Яр Чаллы пристаненнән 69 км ераклыкта урнашкан булган[2][3].

Урамның ике ягын Кече Баграж инеше аерып торган һәм анда урамның бөтен озынлыгы буенча өч буа булган.

Координатлар: киңлек 55.301788, озынлык 52.177823[4].

Тарих үзгәртү

Авылга 1920―1921 елларда хәзерге Зәй районы Югары Баграж авылыннан элекке җирбиләүче алпавыт В. В. Молостов җирләренең бер өлешенә күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Яшәү өчен җирләр уңайлы булмаган: таулы урын эләккән һәм авыл халкы сусызлыктан интеккән. Тиздән тирә-як авыллар Кече Багражны «Никкүчтем» дип атап йөртә башлаган. Әлеге атама халык теленә ныклап кереп урнашкан [2]. «Баграж» исеме удмурт сүзе — буера (бура), аш (су чишмәсе), ягъни «буралы чишмәдән» ясалган [5]. Беренче күченүчеләр ― тимерче Архип Муханов, Иван Матрушин (икесе дә кире Югары Багражга әйләнеп кайта), Яков Тарасов, Семён Лысманов, Ион Салашов, Георгий Большаков, Евстафий Кустовский, Михаил Борисов, Демьян Григорьев, Афанасий Муханов, Василий Урамов, Игнатий Носов, Мануил Тарасов, Василий Степанов[3].

Авыл, нигез салынган көненнән башлап, Поповка [6] , 1959 елдан Баграж (үзәге Урта Баграж) авыл советларына караган [1].

1930 елга кадәр Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волостенә керә. 1930―1935 елларда ― Сарман, 1935 елдан ― Зәй, 1962 елдан ― Чаллы, 1972 елдан ― Зәй районнары составында[1][7].

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1929―1930 елларда авылда «Октябрь» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла (озак еллар рәис булып Семён Лысманов эшли).[2].

Авылда башлангыч мәктәп (укытучы Гаврил Муханов), клуб эшләгән. Бәйрәмнәрдән Святки, Пасха, Сабан туе, «дуңгыз ашы» (4 ноябрь, авылның престол бәйрәме) бәйрәм иткәннәр [3].

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмыйлар: Георгий Большаков, Филипп Большаков, Селивестор Григорьев, Гурий Елизаров, Евстафий Кустовский, Филипп Лысманов, Кирилл Матвеев, Макар Матрушин, Яков Михайлов, Пётр Муханов, Фёдор Никитин, Ион Салашов, Афанасий Степанов, Яков Тарасов, Иосиф Трофимов, Фёдор Урамов, Емельян Фёдоров, Николай Григорьев [3].

Сугыштан соң, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, «Октябрь» (Кече Баграж), «8 Март», Вахитов исемендәге (икесе дә Сарсаз-Баграж) авыл хуҗалыгы артельләрен берләштерәләр, яңа хуҗалыкка Вахитов исеме бирелә (үзәге Сарсаз-Баграж). 1959 елда Кече Баграж авылында 32 крестьян хуҗалыгы, 370 гектар сөрүлек җир булган. 1959 елда Вахитов колхозы «Ленин юлы» (Югары Баграж), «Марс» (Урта Баграж) колхозлары белән берләшә, эреләндерелгән хуҗалыкка Вахитов исеме бирелә (1970 елдан «Үрнәк» колхозы) [8][9].

Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеген югалткан авыл халкы тарала башлый. Күпчелек гаилә Зәй шәһәренә (аларның күбесе Зәй шәһәренең Полевой (Кыр) урамында урнашкан) һәм якын-тирәдәге нефть сәнәгате белән бәйле шәһәрләргә күченә. 1962 елда беренче булып Зәйгә (Ульянов урамына) Иван Григорьев күчә. Соңгы гаилә 1970 елда гына бу урыннарны ташлап китә [3].

1964 елда авыл торак пунктлар исемлегеннән төшерелә. Авылның зираты сакланган.

Шәхесләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Малый Багряж (Кече Баграж). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 150-151.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Багряжское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-10-03, retrieved 2021-10-03 
  2. 2,0 2,1 2,2 Малый Багряж (Кече Баграж). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Реноме, 1994. – С. 150-151
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Забытая деревня Никкучтем. Туганайлар, 17.03.2019
  4. Ур. Малый Багряж. Заинск на карте
  5. Ирина Чернова. Ямьле минем – Багражым. Безнең мирас, 21.04.2015
  6. Поповское сельское поселение. О поселении, archived from the original on 2021-08-28, retrieved 2021-10-03 
  7. История села Сарсаз Багряж (Сарсаз Баграж). Татары без границ
  8. История села Верхний Багряж (Югары Баграж). Татары без границ
  9. Верхний Багряж (Югары Баграж). // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С.36-37
  10. Григорьев, Николай Демьянович. Предупреждение и преодоление ошибок фонетического характера в русской речи учащихся татарской школы
  11. Именитые люди района. zainsk.tatarstan.ru, 13.08.2014