Баграж (Зәй кушылдыгы)
Баграж — Татарстанның Зәй районы[1] биләмәләрендә ага. Зәй шәһәре чикләрендә Урман Зәе елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Елга озынлыгы 20 км. Елга өстендә Урта Баграж, Югары Баграж авыллары урнашкан.
География | |
---|---|
АТБ | Татарстан |
Ил | Россия |
Координатлар | 55°19'26"тн, 52°6'11"кнч |
РДСР | 10010101512111100029607 |
Нинди сулыкка коя | Урман Зәе |
Озынлык | 20 километр |
Су реестры мәгълүматы
үзгәртүРоссия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[2]
Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[2]
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101512111100029607
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102960
- Бассейн коды — 10.01.01.015
- ГӨ буенча саны — 11
- ГӨ буенча чыгарылышы — 1
Гидроним
үзгәртү«Баграж» исеме удмурт сүзе — буера (бура), аш (су, чишмә), ягъни «буралы чишмәдән» ясалган. Зәй суына коючы Ирнә елгасының аръяк кушылдыгы — Баграж инеше Урал тауларының көнбатыш итәкләрендәге карсак тармакларының берсе читеннән тын гына агып ята. Диңгез өсте тигезлегеннән 232 метр биеклектәге Баграж урманлыгыннан башлана. Озынлыгы 19 км. Бу инешнең берничә кушылдыгы бар: уң якта — Матка һәм Бурсык инешләре, сулда — Кече Баграж инеше, Чуал, Сарсаз инешләре. Уң як яры биек (чөнки Кашка тауның биеклеге — 212 метр).
Елга бассейнында Югары Баграж, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж авыллары урнашкан[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры».
- ↑ 2,0 2,1 РФ су реестры мәгълүматлары: Багряжка.
- ↑ Ирина Чернова. Ямьле минем – Багражым. Безнең мирас, 21.04.2015
Сылтамалар
үзгәртү- РФ табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайты 2015 елның 26 май көнендә архивланган.
Бу — гидрология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |