Калып:Баш бит/Вакыйгалар/16 ноябрь
Корея Халык Демократик Җөмһүриятендә — ана, Исландияда — исланд теле, Украинада — радио, телевидение һәм элемтә, БМОда — халыкара толерантлык көне
- 1855 — педагог, «Яңа әлифба» авторы Имаметдин Сәйфуллин туа.
- 1869 — төзелеше ун елга сузылган Сүәеш каналы рәсми рәвештә ачыла.
- 1916 — Кызыл Армия лейтенанты, җәлилче Зиннәт Хәсәнов туа.
- 1934 — «Алиса могҗизалар дөньясында» әкиятенә илһамландыручы Алиса Лидделл вафат.
- 1937 — татар язучысы Кояш Тимбикова дөньяга килә.
- 1945 — ЮНЕСКО оеша.
- 1956 — Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов туа.
- 1957 — Азатлык радиосының Чаллыдагы даими хәбәрчесе Гафиулла Газиз туа.
- 1962 — татар җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллин дөньяга килә.
- 2004 — Русия Конституция мәхкәмәсе татар теленең латин графикасына күчүен тыя.