Зөфәр Харисов, Зөфәр Назыйм улы Харисов (1956 елның 16 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түбән Табын) — Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының артисты. Татарстанның халык, РФ атказанган (2017) артисты, «Тантана» премиясе (2013) лауреаты.

Зөфәр Харисов
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Зөфәр Назыйм улы Харисов

Туу датасы:

16 ноябрь 1956(1956-11-16) (67 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түбән Табын

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1981 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның халык артистыРФ атказанган артисты - 2017«Тантана» премиясе- 2013

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Зөфәр Харисов 1956 елда Татарстанның Мөслим районы Түбән Табын авылында дөньяга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, Әлмәт Татар дәүләт театрында артист булып эшли.

1981 елдан алып бүгенгәчә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итә. Ул барлык образларының да үзенчәлекле сыйфатларын табып, аларны көчле темперамент белән башкару сәләтенә ия. Ихлас уены белән тамашачыларның мәхәббәтен яулап, аларны яшь аралаш көләргә, елмаерга, уйланырга мәҗбүр итә.

Зөфәр Харисовның тынгысыз хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен, аңа «Татарстан Республикасының халык артисты», 2017 елның ноябрендә «РФ атказанган артисты»[1] дигән мактаулы исем бирелде.

Уйнаган рольләре үзгәртү

Төп рольләре: Өмет – И.Юзеев «Гашыйклар тавы», Рәшит – К.Тинчурин «Назлы кияү», Ямгырчы би – Н.Фәттах «Итил суы ака торур», Пурсоньяк – Мольер «Галиҗәнап де Пурсоньяк», Сабир – И.Мәхмүтова «Син бит минем бергенәм...», Бикбулатов – И.Юзеев «Сандугачлар килгән безгә», Миннәт – М.Гыйләҗев «Бала баласы балдан татлы»), Исхак (“Ай булмаса, йолдыз бар” Т.Миңнуллин), Габдрәхим (“Бер тамчы ярату” Н.Гыйматдинова) һ.б.

Татарстан телевидениесесе тамашачысына «Җырлап керәбез — җырлап чыгабыз», «И машина, машина...» шикелле спектакльләр язмалары аша таныш.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Ирек мәйданы», 16.11.2017

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү